fbpx
28.08.2014

Уңышлар сиңа, Фәрит!


 “Татарстан яшьләре” газетасыннан Арча районында яшәүче Фәрит Вафинның язмаларын укыгач, их, шушы кешене мәгариф министры итеп куярга иде дим мин һәрвакыт. Мәктәп тормышы, татар теле проблемалары, татарлар язмышы турында шулкадәр аңлаешлы итеп, чын күңелдән кайгыртып яза бит ул. Моңа кадәр мин аның яше һәм үзе турында берни белми идем (без – олы яшьтә, җиде класс белемле генә, интернетка керә дә, анда укый да белмибез). Менә газетаның 31 июль санында аның тормышы һәм фотосы белән танышкач, бу кешегә (егеткә) ихтирамым тагын да артты. Бик ягымлы, мөлаем, шат күңелле кеше карап тора, бер дә 60 яшь бирерлек түгел үзенә. Минемчә, бу иптәшне югары урыннарга куеп, үзебезнең Татарстаныбыз өчен эшләтергә дә эшләтергә кирәк әле һәм беркадәр ирек тә бирергә үзенчә эшләү өчен. Иманым камил, әллә нинди уңышларга, яхшы күрсәткечләргә ирешер иде ул. Фәрит әфәнде, Ходай киләчәктә дә исәнлек-саулык бирсен, балаларыгызның бәхетен күреп, тигезлектә яшәргә язсын. Алга таба да үзеңнең матур, кызыклы язмаларың белән безне – “Татарстан яшьләре”н укучыларны сөендереп яшә.

                                                                       Хәйдәр САБИТОВ. Әлмәт

“Татарстан яшьләре”,16август,№20

Tags: ,

Шәрехләү