fbpx
19.11.2021

Ау бабайда кунакта. Уен программасы сценариясе


ау бабай
Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе   тәрбиячесе Гараева Ильмира Ильнур кызы. Тема: Ау бабайда кунакта. ( Уен программасы сценариясе).

Максат. Балаларга табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч. Уен формасында балаларга конкрет мисалларда  табигатьне ничек сакларга, усемлекләр һәм хайваннар турында халык сынамышлары турында белемнәрен тулыландырырга кирәклеген курсәтергә.

Реквизитлар. Ау бабайга-яшел сакал:Кыңгыравыклы ботак;   Маскалар: аю, төлке, керпе, куян(3), куркыныч битлекләр(6-7). Рогатка,  кыңгырау шләпәсе(6-7), ромашка шләпәсе(6-7).

Уен программасының сценариясе.

Алып баручы;  Исәнмесез Балалар. Без бүген Ау бабайның патшалыгына кунакка килдек.Ә сез аның кем икәнен беләсезме? Ул урман  хуҗалыгын яратучы, җәнлек һәм кош-кортларны хөрмәт итүче карт-урманчы.  Ул кайдадыр монда гына ерак тугел, әйдәгез аны чакырабызмы?

(Балалар бабайны чакыралар. Кечкенэ  яшел сакаллы карт барлыкка килә. Кулында кыңгыраулы ботак.)

Ау бабай: Исәнмесез балалар. (Балалар исәнләшә).

Алып баручы:  Ау бабай без сиңа кунакка килдек. Урман хуҗалыгыңны карарга, зирәклегеңне тыңларга телибез.

Ау бабай.  Игелекле кунакларга мин һәрвакыт шат, ә-боларда кунакмы? (Сукмак буйлап аю малае зур чәчәк бәйләме  һәм төлке кызы кечкенә чәчәк бәйләме тотып киләләр).

Аю малае төлке кызы:  Исәнмесез Ау бабай. Без сезгә бүләккә чәчәк бәйләмнәре тотып  кунакка килдек.

Аю бабай: бик зур рәхмәт, ләкин миңа сезнең бүләк бик үк ошап бетмәде.

(Ау бабай балалар белән  чәчәкләргә болыннарда үсеп утыру яхшырак икәнен, сындырып алгач  вазада бик озак яшәмәүләре турында фикер алыша).

(Малай йөгереп чыга, кулында зур рогатка. Күккә карап кошларга ата).

Ау бабай: Әй малай! Кошларга атырга ярамый! Ишетәсеңме, ярамый.

Балалар: Атма Ярамый.

(Малай кул болгый да комачауламагыз дигән ишарә ясап чыгып китә.

Ау бабай: Ә шулай мени? Әйдәле син керпегә әйлән.

(Ау бабай кыңгыраулы ботагы белән малай киткән якка болгый. Малай кире керпе маскасы киеп бер йөгереп кереп урап чыгып китә).

Балалар; Ә ул хәзер шулай керпе була әйме?

Ау бабай: Игелекле эш кылса, киредән малайга әйләнер. Ләкин әле иртә.

(Елаган тавыш ишетелә. Куаклар арасыннан куркыныч маскалар кигән балалар чыга).

Ау  бабай; Менә карагыз бу тыңлаусыз балаларга. Күпме әйттем мин алрга, су коенмагы, елгасы пычырак, агулы дип. Тыңламадылар. Ә менә балалар беләсезме ник агулы? Чөнки урман артында завод бар. Шул заводтта эшләүчеләр зарарлы, пычырак калдыкларны суга ташлыйлар. Менә шулай ярыймы балалар? Сезгә ярдәм итәм мин. Ләкин бүтән вакыт олыларның сүзләрен тыңлыйбыз дип сүз бирегез.

( Бабай таягы белән болгый , балаларнын маскалары төшә).

Ау бабай: Ә хәзер, балалар әйдәгез әле мине уеннарыгыз белән сөендерегез.

(Уеннар)

Күңелле үзгәрешләр.

Барсы да уйный. “Чикерткәләр” диюгә сикерәләр. “Күбәләкләр” диюгә барсыда әйләнә, кулларын болгап. “Бал кортлары” барсыда йөгерешә жжжжылдап. Уен тизәйгәннән тизәя. Алып баручы сүзләрне еш алыштыра.

Тату гайлә.

Балалар ике командага бүленә.

Команданың берсенә кыңгырау шләпәләре кигертелә, икенчеләр ромашка шләпәләре кигертелә.

Командага бер командир билгеләнә. Ул үзенең гайләсен бүлмәнен икенче ягына алып барырга тиеш.  Башта үзе йөгерә аннары 1 кешене алып киләлә. Шулай итеп барлык команданы җыя. Кайсы команда беренче җыелып бетә шул җиңүче.

Ау бабай; Ә хәзер балалар мин сезгә халык сынамышлары турында сөйләрмен. Элек-электән кешеләр табигатьне  күзәтеп барган. Менә мәсәлән. –Кояш кич батканда ачык чиста хава булса иртәгә нинди көн була? (Аяз,кояшлы)

-Ә кояш батканда көн болытлы булса? (Иртәгә дә көн болытлы була).

-Әгәр яңгыр вакытында күлләүкләркүбекләнеп торса- нәрсәгә була? ( озак яңгырлар көтелә)

-Яңгырдан соң күгәрченнәр күлләүектә су коенса нәрсә була?( Бик озак матур, якты көннәр була).

– Ә сез нинди халык сынамышларын беләсез?

– Ә хәзер балалар мин сезгә сораулар бирәм ә сез мина “әйе”  яки “юк” дип җавап бирәсез.

-Бал кортлары чәчәкләр согы белән туклана (әйе)

-Бакалар зарарлы(юк)

-казлар йөзә белми(юк белә)

-филләр йөзә белә(әйе)

Алып баручы; Бабай кара әле безгә кемнәр килә? (өч куян баласы килә, аяклары бинт белән бәйләнгән. Кырларында керпе малае бара).

Куяннар ( берсен-берсе уздырып сөйлиәр). Бу туристлар тагын учакларын сүндерми киткәннәр, җитмәсә консерва банкаларын, пыяла ватыкларын җиргә ташлап киткәннәр. Рәхмәт инде керпе малаена безнең аякларны бәйләде.

Бабай: ә сез ничек уйлыйсыз балалар? Балалар туристлар үзләре ял иткән җирне нинди кыяфәттә калдырырга тиеш? Калган чуп-чар белән хәзер нишәргә?

( Үз артыңнан җыештырып китергә кирәк. Чүпләрне үзең белән алып китергә кирәк, кайсы-берсен җиргә күмергә ярый).

Ау бабай; Әфәрин балалар дөрес җавап бирдегез. Керпе малае синдә молодец куяннрга Ярдәм иткәнсең. Рогаткаңны сындырып ташладыңмы?

Керпе алае; хәзер сындырам.(рогатканы сындырып ташлый). Кошларга мин бүтән бердә атмам дип сүзбирәм. Ау бабай минем киредән малай буласым килә.Сүз бирәм тәртипсез булмыйм башка.

Ау бабай: Ярар, улым син моңа лаек.

(бабай кыңгыраулы ботагын селки, керпе масканы сала малайга әйләнә).

Алып баручы һәм балалар  Бабай белән саубуллашалар. Бабайга рәхмәт әйтәләр.

Күчереп алу өчен файл:     http://surl.li/askuo

 

 

 

Шәрехләү