fbpx
29.05.2018

Мәктәпкә әзерлек төркемендә логопед эшчәнлеге.


Хәлимова Миләүшә
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы укытучы-логопеды Халимова Миләүшә Рәшит кызы.Тема: Мәктәпкә әзерлек төркемендә логопед эшчәнлеге.
Әлеге гомумиләштерүче эшчәнлекне укытучы-логопед үткәрә. Сәламәтлекне саклаучы технологияләр: психогимнастика, кинезиологик күнегүләр, сулыш күнегүләре, сөйләм белән бәйле уеннар, логоритмика. “Күчмә кошлар” презентациясе балаларның кызыксынуын арттыра, күрсәтмә материал әзерләүгә вакытны кыскарта. Максатлар: Белем бирүче: күчмә кошлар турында : аларның яшәү рәвеше, тышкы кыяфәтләре сүзлекне активлаштыру, баету; Коррекцион- үстерүче: сөйләмне аңлау дәрәҗәсен үстерү: үзенә төбәлгән сөйләмне тыңлый белү; предмет, хәрәкәт,билгене белдерүче сүзләрне аеру, гомумиләштерүче сүзләрне аңлау, куллана белү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Игътибарлылыкны, хәтерне, фикерләүне, артикуляция һәм вак моториканы үстерү; Тәрбияви: әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту, игътибарлы сак булырга өндәү. Материал: күчмә кошлар турында предметлы рәсемнәр, указка, “Колумбо” йомыркасы, “Күчмә кошлар” мультимедия презентациясе, төсле кәгазъләр.  Эшчәнлек: Оргмомент. Балалар түгәрәккә басалар һәм һәркайсы үзенең исемен әйтә.Аннары бергәләп бер-берсенә хәерле иртә телиләр. Кереш өлеше. Логопед: Балалар, без бүген кызыклы сәяхәткә чыгарбыз һәм бик күп кызыклар күрербез. Презентация . Слайд №2. Логопед: Безгә бик җиңел булмас ахры. Шушы ишекләрне ачып аның артында кем яшерелгәнен белер идек… карагыз, Ишекләрне кем саклый? Балалар: Аҗдахалар. Логопед: “Яшел аҗдахалар очып китегез!”- дип, өч төрле тавыш көче белән: көчле, тыныч һәм пышылдап дип әйтсәк, алар качырлар. Балалар (хор белән):  Яшел аҗдахалар очып китегез! (көчле,тыныч, пышылдап әйтү) Слайд№3 Ком белән бармак гимнастикасы. Логопед: Әлеге ишекләрне ачыр өчен безнең бармакларга әзерлек кирәк. Комга йомшак кына,аннары каты басып исәнләшик. Һәрбер бармакны аерым ком белән исәнләштерик, хәзер барлык бармакларны комга тидерик. Комны учларга алдык һәм әкрен сибәбез. Комга учыбыз белән басабыз, ә хәзер кул аркасы белән. Комны куллар арасында ышкыйбыз. “Аюлар киттеләр”- йодрыклап комга көч белән басабыз. “Куяннар сикерәләр”- йомшак итеп бармак очлары комда бармакларны сикертәбез. “Еланнар шуышалар”- йомшак итеп бармаклар белән комда дулкыннар ясыйбыз “Тараканнар йөгерделәр”- тараканнарны комда йөгертүне күрсәтәбез һәм комда үзебезнең әзне калдырабыз. Артикуляциягә гимнастика. “Телне уяту”. Телебез иртә белән торган, тәрәзәләрне ачкан, өскә-аска караган, уңга сулга караган. Тәрәзәләрне япкан. Тешен чистарткан,авызын чайкаган. Ашарга әзерләгән: камыр баскан, йомшарткан, белен пешергән, токмач кискән, чәй эчкән, конфет, бал ашаган. Чыккан урамга. Анда буяучы койма буйый икән, ат чабып киткән, туктаган.Телебез машинасын кабызып караган. Төп өлеш Логопед. Балалар,сезнең уң ишек артында нәрсә икәнен беләсегез киләме? Балалар: Әйе. Укырга һәм күчереп алырга.

Шәрехләү