fbpx
04.04.2017

Мәгарифтә…хәвеф бар


  [nextpage title=”1.Яхшы белем-Сингапурда” ] Мәгарифтә...хәвеф барУкучыларның белем дәрәҗәләрен һәм аны тормышта куллана алуларын бәяләүче халыкара PISA Программасы- дөньядагы мәктәпләрнең белем бирү дәрәҗәсен билгеләүче  иң дөрес һәм ышанычлы чыганак булып санала.Аның тарафыннан 3 елга бер тапкыр 15 яшьлек үсмерләр арасында тест сорауларына җавап алу үткәрелә. Белемнәр 4 юнәлештә тикшерелә: уку грамотасы, математик грамоталык, табигый-фәнни һәм компьютер грамоталыгы. ТАСС хәбәр итә: соңгы тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Сингапурдагы белем бирү системасы дөньяда иң яхшысы дип табылган. Гомумән, соңгы елларда алдынгы урыннарда һәрвакыт Азия илләре бара. Икенче урында Гонконг,аның артыннан Көньяк Корея, Япония һәм Тайвань килә. 6нчы урынны алган Финляндия Европа илләре арасында беренчелекне бирми.Ә менә безнең Россия-34нче урында. Рейтингның иң соңгы урынында-Гана.Тестлаштыру  76 дәүләттә үткәрелгән. Бүген күпләгән илләр Сингапур укыту алымнарын үзләренә күчереп алырга тырышалар.Чөнки балаларга иң яхшы урта белемне Сингапурда бирүләре инде рәсми рәвештә расланган.Бу илнең балалары дөньяның иң акыллы балалары булып исәпләнә. Моның сере нәрсәдә? Безнең Татарстан мәктәпләренең дә Сингапур методы буенча эшли башлауларына инде 7 ел булды. Сингапур методикасы алымнары Татарстан мәктәпләре һәм гимназияләрендә 2011 елдан эксперимент рәвешендә кертелгән иде. Әмма нәтиҗә юк, укыту нәтиҗәләре һаман да  искечә. Сәбәп нәрсәдә? Укытучы буларак,моның сәбәпләрен ачыкларга тырышып, мин Сингапурдагы  мәгариф эшенең торышы белән кызыксына башладым һәм кайбер кызыклы фактларны сезнең белән дә уртаклашырга булдым.Тарихка күз салсак, әле 100ел элек кенә Сингапур дигән ил Бөекбританиянең колониясе иде. Сингапур дөнья картасында Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән яшь дәүләт.1960 елларга кадәр күпмилләтле бу кечкенә дәүләттә гомуми белем бирү бөтенләй булмаган.Бәйсезлек алганнан соң, хәерчелек һәм эшсезлеккә карамастан, хөкүмәт “интеллектуаль модернизация” белән бердәм милләт формалаштыруга юнәлеш билгели.Инде беренче этапта ук яңа мәктәпләр ачыла, милли дәреслекләр языла һәм гамәлгә кертелә,техник белем бирү системасы эшләнә.Сингапур мәгариф системасының уңышка ирешүенә китергән төп этәргеч -икетеллелек кертелә.Туган тел белән (нигездә кытай теле) тигез дәрәҗәдә инглиз теле укытыла башлый.Нәтиҗәдә бүген сингапурлылар инглиз телендә туган телләрендәге кебек иркен сөйләшәләр һәм үзләрен Европа белән Азия цивилизацияләре арасында арадашчы итеп саныйлар.Бәйсезлек алганнан соң ул дөньяның иң артта калган илләренең берсе була. Ә бүген Сингапур  икъдисады иң тиз үсүче  илләрнең берсе һәм анда дөньядагы иң яхшы мәгариф системасы барлыкка килде. Бары тик мәктәптә укытуга өстенлек бирелгәнгә күрә генә ярты гасыр эчендә Сингапур үз үсешендә гигант сикереш ясый алды.[/nextpage][nextpage title=”2.Яхшы укытуның сәбәпләре” ] Бүгенге тормышта уңышка ирешү өчен акыллы булу һәм күп белү генә җитми.Иң әһәмиятлесе-алган белемнәреңне тормышта куллана белү кирәк. Сингапурда балалар киләчәк тормышка яраклаша алсыннар һәм уңышка ирешсеннәр өчен “белемнәрне ятлатудан” баш тартканнар һәм төп игътибарны баланың иҗади сәләтен үстерүгә юнәлткәннәр.Сингапур укытуының иң яхшылардан булуының тагын бер сәбәбе: мондагы балалар белемнең кыйммәтен,кадерен бик иртә,әле башлангыч сыйныфка барганчы ук белеп үсәләр.Белем алу,укуга мондый караш азия иләренең күбесенә хас.Мәсәлән,ярлы гаиләләрнең дә әти-әниләре балаларын укыту өчен соңгы акчаларын бирергә әзер торалар.Ни өченме? Чөнки алар моны киләчәккә салынган иң яхшы инвестиция дип саныйлар.Мөгаен,шуңа күрәдер Сингапур – “экономик могҗизалар” иле дә булып тора.Сингапурның Мәгариф министрлыгы укучыны һәрьяклап үстерү,укытуның сыйфатына игътибар итү һәм дәрестә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллануны  укыту өлкәсендәге уңышларга китерүче төп сәбәпләр дип саный.Укучыны тулысы белән үстерү төрле фәннәрне яхшы укыту гына түгел,ә дәрестән тыш вакытларда музыка күнекмәләре бирү,иҗат эше һәм спорт белән шөгыльләнү дә дигән сүз.Иреклелек-мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше булып тора.Укучыларда бүгенге тиз үзгәрүчән заманда һәркемгә кирәк булган креативлык,үзеңә ышану,кызгана белү һәм тырышлык сыйфатларын үстерәләр. Ел саен укыту программаларына бүгенге көн таләпләреннән чыгып төзәтмәләр,үзгәрешләр кертелә. Болай эшләү белемнәрне тормышта,эш урынында куллана алуның гаранты булып тора.Укытучыларны сайлап алу һәм әзерләү системасын экспертлар Сингапурның уңышка ирешүендә төп сәбәп дип саныйлар. Сингапурда бюджет акчасының иң күп өлеше мәгарифкә бирелә. Мәсәлән, 2013 елда мәгарифкә 5,571 млрд.доллар бирелгән. (ВВПның 3%ы).Англия,Америка Австралия һәм башка илләрнең югары квалификацияле укытучылары Сингапур университетларында бик уңышлы эшлиләр . Дәүләт укытучылар әзерләүне бер үзәккә- Милли мәгариф университетына  туплаган, әмма анда укырга керү бик кыен. Сингапур милли университеты халыкара рейтинглар буенча Азиядә иң яхшылардан санала.Чөнки дәүләт үз илендәге укыту программаларының Көнбатыш уку стандартларыннан калышмавын даими контрольдә тота.Уңышка ирешүнең тагын бер сере: күп илләрнең университетлары Сингапур белән студентлар алмашу турында килешүләр төзиләр,ә бу исә сингапурлыларга имтиханнар бирмичә генә дөньяның иң дәрәҗәле югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирә. Сингапур университетларында студентларны укытуның иң алдынгы технологияләре кулланыла: 3D принтер, 3D биопринтерлары, аэрокосмик технологияләр, роботтехника һ.б..Уку бүлмәләре,лабораторияләр фәннең иң соңгы яңалыклары белән җиһазландырылган. Министрлык укытучыларга эшләр өчен югары мотивация булдырырга тырыша,укытучы образы карьерасына башкалардан аерылып торган аерым өстенлек бирә.Бу илдә кешенең кыйммәте аның җәмгыятьтәге урыны һәм байлыгы белән түгел, ә эшләгән эшләре белән бәяләнә. [/nextpage][nextpage title=”3.Сингапур кайда да,без кайда” ]Халыкара валюта фонды мәгълүматлары нигезендә, Сингапур тулаем җитештерелгән  продуктның җан башына бүленүе буенча 3 урында тора.Анда тормыш дәрәҗәсе бик югары, һәр кешегә еллык керем 56694 доллар тәшкил итә. Илнең һәр 12нче кешесе миллионер булып исәпләнә (халыкның 8,5%). Россиялелеләр исә 2016 елда 1300 долларга хәерчеләнделәр.Иҗтимагый тулай продуктның (ВВП) җан башына бүленүе буенча Россия 73нче урында  тора. Сингапурда коррупция юк дәрәҗәсендә. Transparency International халыкара оешмасы мәгълүматларына ышансак,коррупция дәрәҗәсе буенча безнең сөекле илебез-Россия 176 дәүләт арасында 131 урынны алып тора.Сингапур-5нче урында. Җинаятьчелек тә бармак белән генә санарлык. Менә шушындый илнең мәгариф системасы белән Россиядә укытырга буламы? Сингапурның укыту формасы Россиянең хәерчелеге,ришвәтчелеге,бюрократлыгы,сәясәте белән бер эчтәлектә яраша аламы? Сыйныфларда балаларга дәрес бирүнең тышкы элементларын гына алып (кул күтәреп сәламләшү,почмакларга өелешү,төркемнәрдә эшләү һ.б.)     баланы тормышка әзерләп булмый.Аның өчен җайга салынган билгеле бер эчтәлектәге белем бирү системасы булырга тиеш.Ә ул безнең Татарстанда да, Россиядә дә юк.Илнең мәгариф системасында көн саен бер яңалык. Кемнәр генә мәктәпне өйрәтми,кемнәр генә мәктәпләргә эш кушмый бүген.Аеруча депутатлар тырыша.Әле бер ай элек кенә шундыйларның берсе мәгариф эшен яхшырту өчен сыйныф бүлмәләрен  шакмаклы итәргә кирәк, дип шаккатырган иде.Инде менә тагын берсе,Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров шушы көннәрдә генә мәгариф министрына хат язып,мәктәпләргә сәяси белем бирү педагогы кертергә кирәк,дигән тәкъдим кертте. В.Петров сүзләренчә, ”мәктәп укытучылары җәмгыяте”                      ( и,аллам,андый оешма да бар микәнни?) укучыларның илдәге сәяси хәл белән кызыксынулары артуын билгеләгән  һәм, шуның нәтиҗәсендә, укытучылар балалар биргән сорауларга  җавап биреп өлгерә алмыйлар дигән.Сәяси белем бирү буенча директор урынбасары шул эш белән шөгыльләнергә тиеш булачак,имеш. Совет заманындагы партоешма секретарьларын, политинформацияләрне Петровлар әле дә сагына икән. Мәктәп XXI гасыр укучыларына белем һәм тәрбия бирсен дисәң,артка түгел,ә алга карарга кирәк.Интернет чоры балалары белән узган гасыр урталарындагы  алымнарны кулланып   аралашып булмый.Дөрес,элеккедән нәрсәне дә булса алырга мөмкин,әмма яңа чор яңа чаралар таләп итә.Максат-һәрвакыт алга караудан гыйбарәт булырга тиеш. Әле ярый мондый ахмак сүзләрнең  күбесе әйтелә дә онытыла.Заманында Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елга кадәр мәгарифне үстерү моделен әзерләгән иде.Анда язылганнар буенча барса, инде күптән балалар бакчаларына озын-озак чиратлар юкка чыгарга тиеш иде.Югары белем үрләре дә искиткеч сурәтләнгән анда.Илнең икътисадын күтәрү бурычын үз өстенә алган милли университетлар ачыласы иде. Купшы-кызыл сүзләр кулланып киләчәккә шаккаткыч планнар кабул итү һәм аны 1-2 елдан оныту бары Россия өчен генә хас күренеш. Чынлыкта эшләр болайрак тора. РФ хөкүмәте карары белән (2014 ел,30 апрель) 2018 елга кадәр регионнарда белем бирү оешмаларын оптимальләштерү бара.”Коммерсант” газетасы бу турыда менә нәрсәләр хәбәр итә: карар нигезендә 2018 елга кадәр авылларда 3639 мәктәп һәм балалар бакчалары ябылырга тиеш.Хәзерге вакытта 9,5 мең торак пунктта балалар бакчалары бөтенләй юк.Шуларның 877се бакча булган урыннардан 25 км.ераклыкта урнашкан.Алар арасында юллар һәм җәмәгать транспорты юк.6 мең торак пунктта мәктәпләр юк.940 авылдан балалар 25 км.дан да ераграк мәктәпләргә укырга йөриләр. Күптән түгел Россия мәгариф министры (үзе!) мәктәпләрдә эшләү өчен педагогик белем булмаса да ярый дигән сүзләр әйтеп ташлады.Гомерләрен мәктәпкә багышлап,чәчләре агарган укытучылар бу сүзләрне ишеткәч егылып китмәделәрме икән? Әле аның педагогик уку йортларын тәмамлап килгәннәре дә эш булсынга түгел,вакыт үтсенгә йөри.Берәр мал табибының класска кереп, биология укытканын күз алдына китерегез әле…балалар сүгенүдән башка нәрсә ишетерләр икән? Ә без зурдан кубып Сингапур дип авыз суын корытабыз.Сингапурдагы белем бирү нәтиҗәләре бездә укытучылар  чәчләре белән җир себерсәләр дә була алмаячак.Чөнки алардагы шикелле безнең милли мәгарифебез, мәдәниятыбыз юк.Унитар дәүләт кысаларында сәяси максатны гына тормышка ашыруга җайлаштырылган мәктәпләр бүгенге көндә заманга ярашлы компетентлы шәхес тәрбияли алмыйлар.Мәктәпләр бюрократия сазлыгына, кәгазь боткасына кереп чумган. Безнең мәктәпләрдә иҗади эшләү мөмкин түгел.Ничек укытасы,нәрсә укытасы а хәрефеннән я га кадәр хөкүмәт тарафыннан тәгаенләп төгәл күрсәтеп куелган.Укытучының уңышы балаларның белем дәрәҗәсе белән түгел,ә бәйгеләрдә җиңү,грантлар оту,олимпиадаларда катнашу, “Ел укытучысы” ярышларында җырлау-бию осталыкларын күрсәтү белән бәяләнә.Шуңа күрә Сингапурлылыр белән безне чагыштыру җир белән күкне чагыштыру кебегрәк килеп чыга.Аларда баланы мәҗбүриләү,имтиханнар алып тилмертү, кимсетү юк.Бүген Сингапурлылыр “Позитив укыту” системасына күчеп баралар. Аның төп максаты- балалар турында кайгыртучан,үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга нигезләнгән мәктәп культурасы булдыру.Моның эчтәлеге-укучыларга уңай эмоцияләр алырлык төгәл күнекмәләр өйрәтелә; алар шәхси тотрыклылыкны күтәрергә, акылны үстерергә һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итәргә тиеш була.Мәсәлән,урта сыйныфларда балалар  сизгер-игътибарлы булырга,социаль җаваплы һәм җәмгыятьнең актив гражданнары булырга укыячаклар.Шул ук вакытта алар хәйрия проектлары өстендә (карт кешеләргә һәм мигрантларга ярдәм итү) эшләячәкләр.Сингапур баласы тормыш сөючән,позитив шәхес булып үсәргә тиеш.Инде язмамны төгәлләп,нокта куйыйм дип кенә торганда 29 март көнне Федерация Советы сенаторы Елена Мизулина патриотизм дәресләрен коррупция белән көрәш дәресләренә алыштыру “куркыныч тенденция” дигән белдерү белән чыкты.Аның фикеренчә, бу предметның патриотизм тәрбияләү белән бернинди уртаклыгы да юк икән.”Дәресләрдә халыкара рейтинглар күрсәтелә,ә аларда Россия беренче урыннарда тормый”,-ди ул.Сенатор шулай итеп,Россиянең коррупциягә баткан ил булуын балалардан яшерергә куша. Күңел болгаткыч сүзләр. Рәсәй мәктәпләре болай да ялганга,күз буяуга корылган.Йөз ялганга тагын берсе сыяр дип уйлыйлардыр инде.Сингапур милләтенең атасы булган   Ли Куан Ю  “хакимияттәге кешеләр намуслылык үрнәге булмасалар,коррупция белән көрәшү мөмкин түгел”, дигән иде.Бу сүзләргә бүтән нәрсә өстәп  булмый инде.Әлегә бездә министр миллионнар урлый-төрмәгә утырмый,башкаланың экс-мэры хатыны илнең иң бай хатынына әверелә,депутатлар милек турындагы декларацияләрендә күгәреп беткән машиналарын күрсәтәләр.Шушыларны күреп-белеп торган буын үсеп җитте.Соңгы сүзне алар әйтәчәк.[/nextpage]

Шәрехләү