fbpx
10.01.2019

“Җавапсыз легенда” . Әдәби уку дәресе. IV сыйныф.


җавапсыз легенда

МББУ  Түнтәр  урта  гомуми  белем  мәктәбенең  I категорияле  башлангыч  сыйныф   укытучысы Исмагилова Райхана Зәфәр кызы . Тема: Галимҗан Гыйльманов  “Җавапсыз легенда” . Әдәби уку дәресе. IV сыйныф.

Максат. Укучыларны Галимҗан Гыйльманов, аның иҗаты  белән таныштыру; шигырьләрен, хикәяләрен укуга кызыксыну тудыру; сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү; Түнтәр авылының тарихын өйрәнүгә , изге урыннары белән танышуга кызыксыну уяту;  әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Предмет:

-язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльмановны тану, аның әсәрләрен укуга теләк уяту; Галимҗан Гыйльмановның “Җавапсыз легенда” әсәрен уку.

Шәхси УУГ:

-яңа уку материалын үзләштерүдә кызыксынучанлыкны үстерү;

-шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык сыйфатларын үстерү;

-авыл тарихын өйрәнүгә кызыксыну булдыру.

Метапредмет:

 а) көйләгеч УУГ: укучылар белгән, әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. Максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү.

Танып белү УУГ:

-әсәрне уку, эчтәлеген аңлау; бирелгән сорауларга җавап бирә, тиешле мәгълүматны  таба белү;

-фикерләүнең логик чылбырын төзи белү.

Коммуникатив УУГ:

-укыту процессында катнашу, иптәшеңнең үз-үзен  тотышы белән идарә итү,

-үз фикерләрен әйтә белү.

Предметара бәйләнеш: тарих, музыка.

Тип: яңа материал үзләштерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, сүзләр язылган карточкалар: легенда, кыйсса, куй, сырхау,  сарык рәсеме, китап күргәзмәсе: “Тозлы яңгыр”, ”Самат батыр”, “Көмеш тарак”, “Тирән тамырлы Түнтәрем”, презентация  “Галимҗан Гыйльманов- язучы, шагыйрь”, “Түнтәр авылының изге урыннары”, өстәлләрдә мэнэдж мэт- класс белән идарә итү инструменты, смайликлар.

Кулланылган сингапур структуралары: Континиус  Раунд Робин.

УМК: “Перспектив башлангыч мәктәп”  (авторлары Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мәхәммәтҗанова)

Дәрес барышы

l.Оештыру.

Исәнләшү. (Хай Файв –тынычландыру сигналы)

-Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Сез бүгенге дәрескә әзерме?

-Укучылар җавабы:

Кыңгырау чыңлады дәрескә чакырып

Бүгенге дәрескә без һәммәбез әзер!

-Ә хәзер сыйныфташларны сәламләү( каршы күршеләрегезгә, янәшә күршеләрегезгә сәлам бирегез.

ll.Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, өйдә нинди эш башкардыгыз?

-Без “Айсылу” һәм “Су ияләре” әкиятләренең аермалы һәм охшаш якларын язып килдек. (Бер укучы укый).    “Айсылу” һәм “Су ияләре” әкиятләренең аермалы яклары шунда:  “Айсылу” әкиятендә Су анасы комсыз, ямьсез. Зурмөгез- кешеләргә дошман. Геройның исеме –Айсылу. “Су ияләре” әкиятендә Су иясе- явыз зат түгел. Су анасы- мәрхәмәтле, су ияләре кешеләр белән дус һ.б. Геройның исеме- Сусылу. Охшаш яклары: Айсылу-чибәр, акыллы. Сусылу да-чибәр, гүзәл.

-Укучылар, сезгә бу әкиятләр ошадымы? Кемнәр язган аны?

-“Айсылу” әкиятен Нурия Сәйяр, “Су ияләре” әкиятен Роберт Батулла язган.дәрес планы

lll.Проблема тудыру.

 -Ә сез шагыйрьләрне таныйсызмы? Әйдәгез тикшереп карыйк әле?

Экранда шагыйрь, язучыларның портретлары чыга. Аларның исемнәрен әйтеп чыгу. Бу абыйны беләсезме? (Экранда Галимҗан Гыйльманов  портреты күрсәтелә)

– Димәк, укучылар, без бугенге дәрестә кем турында сөйләшәчәкбез?

Дәреснең темасын формалаштыру.

-Без бүген Галимҗан Гыйльманов турында сөйләшәчәкбез.

-Укучылар, дәресебезнең планын төзик әле. (Бер укучы дәрес планын төзи).

  1. Галимҗан Гыйльмановның тормышы, иҗаты белән танышу.
  2. Аның шигырь, хикәяләрен уку.
  3. Эчтәлеге буенча фикер алышу, сорауларга җавап бирү.

Укытучы өсти. Шулай ук без бүген авылыбызның изге урыннары белән танышырбыз.

lV.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

– Галимҗан Гыйльмановның тормышы,  иҗаты белән танышуны башлыйбыз.   Сүзне укучыларга бирәбез. Алар Галимҗан Гыйльмановның тормышы, иҗаты белән таныштырырлар. (презентациядән күрсәтеп сөйлиләр)

  • Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы 1957 елның 1нче февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.

1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г. Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1979 елда Казан университетын тәмамлый. 1986 елда Г. Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифасын башкара.

1994 елда «Тозлы яңгыр» исемендә беренче хикәя-повесте бастырып чыгарыла.

1995 елда, Галим Әсәнов исеме астында, аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган «Гөрләвек — Ручеек» исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Әдипнең «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана  Г. Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тарафыннан куелган күп кенә сәхнәлекләрен яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнгән.

Галимҗан Гыйльманов — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;   Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты; Ул шулай ук Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (1994). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның

Йөгерек гөрләвек: Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар. Әбием сихерче бугай: Балалар өчен шигырьләр,   табышмаклар, башваткычлар, җырлар. Кием агачы: Балалар өчен шигырьләр.  Көмеш тарак: Балалар өчен пьесалар, шигырьләр җыентыклары бар.

– Димәк, Галимҗан Гыйльманов кем ул?

-Галимҗан Гыйльманов шагыйрь, язучы, драматург, әдәбият белгече дә.

 -Галимҗан Гыйльманов балалар өчен матур шигырьләр иҗат иткән. “Бабамның ордены” шигырен бер укучы сөйли.

Бабамның ордены

Бүген мин малайлар белән

Кызык уен уйнадым.

Бабамның сугыш орденын

Күрсәтергә уйладым.

   Ләкин бушка күрсәтмәдем,

   Берәр сум җыеп чыктым.

   Шатланып кайттым, мин гүя

   Сугышта җиңеп чыктым!

“Нәфес “ дигән бер дошманны

Очраткансың,- диде,-

Кан түгеп алган орденны

Пычраткансың” ,- диде…

-Нигә бабай үпкәләгән?

-Ул орденны көрәшеп, кан коеп алган.

-Кемнәргә каршы көрәшкән ул?

-Фашистларга каршы көрәшкән.

-Бабайларның көрәшеп алган орден-медальләрен сез  ничек сакларга тиеш?

-Ул  орденны фашистларга каршы көрәшкәндә күрсәткән батырлыгы өчен алган. Бабайларның батырлыгын без беркайчан да онытмаска тиеш. Аларның орденнарын кадерләп сакларга кирәк.

-Укучылар,  2015 елда без нинди бәйрәмне зурлап үткәрәчәкбез?

-9 май бәйрәмен. Быел Бөек Җиңүгә  70 ел тула.

-Безнең авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер  ветеран калды. Ул Вагыйз абый.(рәсеме күрсәтелә)

-Аларны без хөрмәтләргә, истә тотарга тиеш. Халык мәкалендә әйтелгәнчә, “Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел”.

-Укучылар, әле генә бер бәйрәм үтеп китте. Нинди бәйрәм ул?

– Әниләр бәйрәме.

-Г. Гыйльманов әниләр турында да матур шигырьләр язган. Тыңлап китик әле. (бер укучы “Әнием” шигырен  сөйли)

-Әниләр нинди кешеләр? (укучылар чиратлап әниләренә хас сыйфатларны әйтәләр)

-Алар иң изге, гүзәл, күркәм, чибәр, миһербанлы, мәрхәмәтле, ягымлы, сөйкемле, яхшы, итагатьле, иң әйбәт  кешеләр. Әниләрне хөрмәтләргә, сакларга, сүзләрен тыңларга, аларны кадерләргә кирәк.

-Укучылар Г. Гыйльмановның “Самат батыр”,  Көмеш тарак” “Тозлы яңгыр” исемле китаплары да бар. (китаплар күрсәтелә).

Динамик пауза. Укучылар татарча бию көенә бииләр, дүртәрләп парлашып яңа өстәлләргә утыралар.

-Укучылар, хрестоматиянең 45 битен  ачабыз. Без бүген Г. Гыйльмановның  нинди әсәрен укыйбыз икән?

-Без бүген язучының “Җавапсыз легенда исемле “ хикәясен укыйбыз.

-Укучылар, сез легенда сүзе белән таныш. Искә төшерик әле.(бер укучы билгеләмәсен әйтә)

-Легенда- тарихи вагыйгалар яки аерым шәхесләр турында борынгыдан     калган шигъри риваять яки фантастик  хикәя.

Уку барышында безгә яңа сүзләр очрый. Кыйсса- нинди дә булса вакыйга яки кеше турында кечкенә хикәя, хикәят. Сырхау- авыру, чирле. Куй- сарык. (рәсеме күрсәтелә)

Ә хәзер хикәяне чылбыр рәвешендә укыйбыз. Башта һәр өстәлнең 1 номерлары, аннан 2, 3, 4нче номерда утыручылар укыр.

  1. Күзләргә электрон физкультминутка.

Vl. Белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Сорауларга җавап бирү. Континиус Раунд Робин (Укучылар 30 с  аралыгында  сорауга җавапны түгәрәк буенча бер-берсенә сөйлиләр. Сөйләп бетергәч,  һәр өстәлнең 1 нче номерда утыручылары җавап бирә. Икенче сорауга 2 нче номерда утыручылар җавап бирә). Сораулар экранда чыга.

  • Бу хәл кайчан була? Авыл нәрсә белән дан тота? Егетнең курай тавышын ишеткәч, авылда нинди үзгәрешләр була?
  • Егетнең уйнавын кем ишетә? Ул нинди тәкъдим ясый? Егет киткәч, нәрсә була?
  • Егет кире кайтамы? Нигә ул тауның иң биек түбәсенә утырып уйный башлый? Егет хатасын аңлыймы?

-Укучылар нигә тауга “Курай тавы” дигән исем бирделәр икән? (укучыларның фикере тыңлана)

-Укучылар, сезнең барыгызның да фикере белән килешәбез.

Vll Белемнәрне ныгыту.

-Бу хикәя Г. Гыйльмановның “Тозлы яңгыр” җыентыгына кертелгән.

Бу хикәяне укыгач сездә нинди фикерләр туды?

-Без авылыбызның изге урыннарын белергә тиеш. “Курай тавы” кебек изге урыннар безнең авылда да бармы?

– Бар. Сүз авылыбызның изге урыннары турында сөйләргә әзерләнгән укучыга бирелә. (презентация карау)

  • Һәр авылның үзләре өчен изге саналган урыннарны бар. Безнең авылда алар берничә.
  • Берсе Гали ишан кабере. Ул авылыбызның хәзерге зиратында. Озак еллар дәвамында чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз ишан кабере туфрагын изге санап үзләре белән алганнар. Гали ишан XIX гасырда Түнтәр авылында яшәгән күренекле дин белгече.Ул “Нәкышбәнди” орденына лаек була.
    Иң әһәмиятлесе, Гали ишан турында авылдашлар телендә кадерле риваятьләр сакланган: “Ул бик күпләрне “өҗем гыйлеме” белән дәвалаган. Авырга  узып, кышкы көндә кура җиләге ашыйсы килгән бер яшь киленне подвалга төшергән. Тегесе анда “ботактан өзеп туйганчы җиләк ашаган”. Ат белән күпергә җиткәч, күперне су алып киткән була. Ишан хәзрәт кучерга “йом күзеңне” ди, күзне ачкач, алар елганың теге ягында булалар. Гали ишан “авылда ут-хәвеф булса, ут бер хуҗалыктан беркая да күчмәсен” дип дога кылган. Ишан хәзрәт үлеменнән соң 130 ел инде авылда ут чыккан очракта чыннан да икенче хуҗалыкка күчмәгән. Хәтта бер хуҗалык тулысынча янып бетеп, янәшәдә 5 метр ераклыктагы салам түбәле каралты-кураларга да ут үрмәләмәгән. Гали ишанның җеназасын күтәреп барганда авырлык югалган…”
    Икенче изге урын Түнтәрнең изге дип саналган-иске зираттагы Габдерразак хәзрәт каберлеге. Бу урын да гасырлар дәвамында бу төбәк кешеләре өчен изге урын саналган. Хәтта хайваннар авырткан очракта да, авыру терлекне җитәкләп шушы каберлек булган иске зиратны өч тапкыр әйләнеп чыга торган булганнар. Кызганыч, соңгы 80 елда бу урынны авыл халкы “чирмеш зираты” дип кенә искә алган. Аннары бу да онытылган. Бу урында көтү юлы, машина юлы барлыкка килгән. Бер кабер өстендә генә буыннан буынга яңартылган бердәнбер чардуган сакланган.
    Түнтәрнең изге дип саналган, инде онытылып беткән диярлек өченче изге  урыны бар: бу “Изгеләр чишмәсе”. Ул авылдан берничә чакрым югарырак. Аның суы белән безнең бабайлар күптөрле авыруларны, шул исәптән күз авыруларын дәвалаганнар. Хәзерге белгечләр әйтүенчә, аның суы көмеш тозлары белән баетылган булырга мөмкин.
    Бер авылда гына өч изге урын. Алар барысы да авыл тарихында киң чагылыш табарга тиеш. Борынгы бабаларыбызның изге мирасларын саклау — безнең бурыч.

-Укучылар,  Таңсылу сөйләгән изге урыннар турында “Тирән тамырлы Түнтәрем”  китабында  язылган. (китап күрсәтелә) Авылыбызның тарихын өйрәнеп Рәфкать  Шәкүрович  “Тирән тамырлы Түнтәрем”  исемле  китап бастырып чыгарды. Сез авылыбызның тарихы, килеп чыгышы, күренекле шәхесләре, нәсел агачы, тирә-юньдә дан тоткан мәчете турында  бу китаптан укып белә аласыз.

Vlll Рефлексия.

-Укучылар,  сез бүген үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз? Кем турында белдегез? Үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз?

  Смайликларыгызны алабыз. (укучылар үзләренә бәя куялар)

-Без Г. Гыйльманов турында белдек. Ул шагыйрь, язучы, драматург, әдәбият белгече. Аның  «Җавапсыз легенда “ хикәясен укыдык. Авылыбызның изге урыннарын белергә, әби-бабайларыбыз мирасын дәвам итәргә, авылыбыз турында тагын да күбрәк белергә кирәк.

Смайликларыгызны алабыз. (укучылар үзләренә бәя куялар

lХ. Өй эше.

Шакир бабай хикәясен сөйләргә өйрәнергә, авылыбыздагы тау исемнәрен,  елга исемнәрен әби-бабайлардан сорап белеп килергә.

Ә хәзер дәресебезне авылыбызга карата язылган җыр белән йомгаклыйбыз.  “Түнтәрем” җыры башкарыла. Ренат Гыйлаҗев көе, Р. Шәкүрович сүзләре. (Җыр барышында авыл турындагы видео   күрсәтелә).

 E-mail: 1208001224@tatar.edu.ru

Адрес:  Балтач районы, Түнтәр авылы, Совет урамы, 54.

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Шәрехләү