fbpx
26.05.2018

Тәлинкәдә җиләкләр


Яңа Кенәр интернат-мәктәбе
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныф укытучысы Йосыпова Рәисә Фаил кызы. Тема: Тәлинкәдә җиләкләр.(1 нче сыйныфта уздырылган ачык дәрес планы)
Максатлар: Уч төбендә пластилиннан шар әвәләү күнекмәләрен ныгыту. Укучыларның кул чукларының эшчәнлеген, фикерләү сәләтләрен үстерү. Укучыларда пөхтәлек, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.    План: Оештыру өлеше. Хәерле иртә балалар! Дәресебезне башлыйбыз. Күргәнегезчә, бүген дә сезнең яныгызга кунак апалар килделәр. Алар да бүген дәрестә сезнең ни белән шөгыльләнүегезне белергә телиләр. Балалар, тактадагы рәсемнәргә күз салыйк әле, нәрсәләр икән бу? Болар белән нишлиләр? Уйныйлармы, ашыйлармы? (“Дуртенчесе – артык” уены) Әйдәгез, бергәләп исемнәрен әйтик әле. (Апельсинны алып куялар, җиләкләр кала. Җиләкләрнең төсләрен ачыклыйбыз.) Дәреснең темасын һәм максатларын хәбәр итү. Балалар, бүген без дәрестә нәкъ менә шушы җиләкләр турында сөйләшәчәкбез. Хәтта пластилиннан үз кулларыбыз белән җиләкләр дә ясап карарбыз яме. Без үткән дәрестә сезнең белән пластилиннан тәлинкәләр ясаган идек, ә бүген без аларны җиләкләр белән тутырырбыз. Кул чукларына гимнастика. Менә без сезнең белән җиләкләрне карадык, ә хәзер мин сезгә бик кызыклы бер уен тәкъдим итәм, сезгә ошар дип уйлыйм. (Кул чукларына гимнастика: фасольдән җиләкләрне аеру.) Яңа материал. Минем кулымда нәрсә? (Җиләк) Балалар, без буген пластилиннан менә шундый кечкенә, матур җиләкләр ясаячакбыз. Җиләк нинди төстә? Яфрагы нинди төстә? Бу җиләк бик матур булса да аны ашарга ярыймы икән? Эшкә керешкәнче эш урыныбызны карап алыйк эле. Безгә бүген такта, пластилин, пычак һәм салфетка кирәк булачак. Инде пластилин белән эшләү кагыйдәләрен дә кабатлап китик балалар: Пластилин белән эшләгәндә тактада гына эшлә. Пластилинның кирәкле төсен генә сайлап ал. Пластилинны артык күп алма, кирәк кадәрен генә өзеп яки кисеп ал. Пластилинны әвәли башлаганчы башта кулың белән йомшарт. Пластилин белән эш беткәннән соң кулыңны башта кулъяулык белән сөрт, аннары гына сабынлап юу. Кагыйдәләр белән таныштык, ә хәзер эшкә керешкәнче бераз ял итеп алыйк. (Физминутка “Дәү әнигә бүләк” җыры барышында чиләкләргә җиләкләр җыялар.) (Җиләкләрне укытучы белән берлектә ясау.) Балалар, менә сез җиләкләрне ясадыгыз, ә мин сезгә аларның яфракларын ясап куйдым. (Яфракларны беркетү, тәлинкәгә тезү.) (Кулларны салфеткаларга сөртү.) Балалар, сез бүген бик зур эш башкардыгыз, нинди матур җиләкләр ясадыгыз. (Укучыларның эшләренә бәя бирү.)Хәзер әйтегез әле миңа, бу җиләкләр искиткеч матур, тәмле булып күренсәләр дә, аларны ашарга ярыймы икән? (Ярамый!) Шуңа күрә мин сезгә буген тәмле күчтәнәч әзерләдем. (Өстәлдәге ризыкларны барлау, исемнәрен әйтү, җиләктән нәрсәләр ясап, пешереп булганлыгын ачыклау.) Укырга һәм күчереп алырга

Tags:

Шәрехләү