Тикшерүләр артачак.
2017нче елда укучылар контроль эшләрне үткән елга караганда күпкә артыграк эшләячәкләр. Төрле фәннәрдән бөтенроссия тикшерүләре 4,5,10 һәм ,тагын да җаваплырагы, 11 сыйныфларда булачак. Бигрәк тә ЕГЭга кермәгән фәннәр: тарих,биология,география һәм физикадан өстәмә контроль эшләр алу турындагы хәбәр чыгарыш сыйныф укучыларында зур хәвефләнү тудырды.Аларның инде ЕГЭ белән болай да башлары буталып,психикалары бозылып беткән. Бәхеткә каршы, барысының да алдан уйлаганча, алай ук куркыныч булмавы ачыкланды.
Беренчедән, бу контроль эшләр әлегә мәҗбүри түгел һәм аларны үткәрү-үткәрмәүне мәктәп хәл итәсе булып чыкты. Икенчедән,иң мөһиме: аның нәтиҗәләре аттестатка йогынты ясамаячак. Шуңа күрә 11нче сыйныфларга әлегә җиңел сулап йөрергә була.
Ә менә 4нче сыйныфлар бөтенроссия контроль эшләрен рус теле,математика,әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча язачаклар.5нче сыйныфларга БКЭ рус теле,математика,тарих һәм биология фәннәре буенча апробация режимында булачак, ягъни мәктәпнең ирекле хәл итүе буенча.Контроль эшләрнең барлык демоверсияләре инде Интернетка куелган.
Эндәшмәү- алтынмы?
Белемнәрне бәяләүнең тест системасы акрынлап булса да икенче планга күчәргә тора. Гуманитар фәннәрдән имтиханнар телдән дә алына башлаячак.Быелга ЕГЭ шул килеш,үзгәрешсез кала. Әлегә аны ГИА да сынап-тикшереп карамакчылар.
Инде быел ук кайбер 9нчы сыйныфлар эксперимент рәвешендә рус теленнән телдән имтихан тотачаклар. Ул хәзерге вакытта чит телләрдән алына торган формада- компьютер сорауларына җавап бирү булырмы,әллә совет заманындагы имтихан алучылар кире кайтырмы, әлегә болары нәмәгълүм.Белгечләр фикеренчә,рус теле һәм әдәбияты буенча ЕГЭга 11нче сыйныфларда 2019нчы елдан телдән имтихан бирү дә өстәләчәк.
Психологик яңалыклар
Яшүсмерләр белән әледән-әле булып торган җан өшеткеч хәбәрләрне ишетеп-күреп торабыз. Яшь гомерләр өзелгәч,бала элмәккә менгәч кенә гаеплеләрне эзләү башлана. Шушы тикшерүләр вакытында барлык мәктәпләрдә дә психологик ярдәмнең булмавы ачыкланган,имеш.Быел мәктәп психологлары эшенә аеруча зур игътибар биреләчәк.Аларның эшчәнлеген үзгәртеп корырга,күп функцияләрен яңартырга уйлыйлар.Чын тормышта бу ничек булыр,анысын әлегә билгесез.Моннан тыш Сәламәтлек саклау министрлыгының мәктәп балалары өчен ОБЖ рамкаларында психологик курслар әзерләве мәгълүм булды.Аның бер бурычы: балаларны олыларның басым ясавына каршы торуга өйрәтү булачак.Инде дәреслек язу өчен авторлар тупланган.Психологик белем бирүгә 20 сәгать бирәчәкләре һәм аның атнага бер сәгать булуы да билгеле.
Хезмәт
Узган ел Мәгариф министрлыгында мәктәп балаларының хезмәт белән шөгыльләнмәүләрен күреп алдылар.Алдагы буыннардан аермалы буларак,алар парта өсләрендәге тузаннны да сөртми,үзе таптап йөргән идәнне дә юмый,ишек алларын себерү-җыештыру эшләрендә дә катнашмыйлар икән бит!Теге яки бу төрдәге хезмәт вазыйфаларын үтәү мәҗбүри рәвештә кертелерме, әллә аерым исемлеге төзелеп мәктәп карамагына тапшырырлармы-анысы әлегә тагын төгәл әйтелми.Ләкин инде шунысы ачык: мәктәп баласына хезмәт белән шөгыльләнү өчен бүген бөтен юллар ябык.Чөнки 13-14 яшьлекләрнең эшләве “балалар хезмәте” дигән төшенчәгә керә,ә ул безнең илдә тыелган.Дәүләт Думасындагы мәгариф комитеты мәктәп программаларына хезмәт тәрбиясе һәм иҗтимагый файдалы хезмәт турында өстәмәләр кертергә һәм хәтта “РФ мәгариф турында”гы законга,Хезмәт һәм Гражданлык кодексларына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.Мондый үзгәрешләр хезмәт тәрбиясе бирү вакытында кайбер чикләүләрне бетерергә һәм балигъ булмаган балаларны эшкә алуны җиңеләйтергә мөмкинлек бирер иде. Белгечләр мәктәп балаларын эш урыннары белән тәэмин итүчеләргә өстенлекләр бирү турында да уйлый башладылар.
Армия урынына колледж
1917 елның 1нче гыйнварыннан техникум белән колледжларда укучыларны укуларын тәмамлаганга кадәр, яшьләренә карамастан,армиягә алуны кичектереп тору турында закон көченә керде.Иске закон буенча 20 яше тулмаганнар гына армия хезмәтеннән азат ителеп торалар иде.Ягъни колледж һәм техникумнарга 9 сыйныфны тәмамлап килүчеләр генә армиягә алынудан азат ителеп тордылар,ә 11нче сыйныфтан соң укырга керүчеләр укуларын өзеп,армиягә киттеләр.Быелдан башлап колледж һәм техникумда укучыларның барысы да армиягә барудан азат ителәләр.
P.S. 15 февральдә Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Сергей Кравцов ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы уздыра.Очрашу туры эфирда барачак.Җитәкче үзе һәм белгечләр 2017 елда ЕГЭ һәм ГИАларны үткәрүне оештыру,белемнәрне бәяләүнең эчтәлеге,сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен сынау тәртипләре турындагы һ.б. сорауларга җавап бирәчәкләр.Хәзерге вакытта ege@obrnadzor.gov.ru электрон почтасына сораулар алына башлады инде.Бу очрашу Россия мәгариф күзәтчелегенең Youtubтагы рәсми каналында 11 сәгатьтә башлана.