fbpx
28.08.2012

Хокукый дәүләттә яшисе килә


дәүләтАлга киткән демократик илләрдә дәүләт киң катлам халыкның мәнфәгатен яклый. Җәмгыять тә, дәүләт белән идарә итүдә катнашу өчен, төрле оешмаларга берләшә. Ләкин мондый үзидарә өчен дәүләт тә, аның җәмгыяте дә әзер булырга тиеш. Хокукый дәүләт идеясе – кешелекнең иң татлы хыялы. 18 нче гасыр философлары абсолютизм чоры дәүләтенә алмашка, кешеләрнең табигый хокукларын танучы закон өстенлек иткән дәүләт килергә тиеш дип фаразлаганнар. Хокукый дәүләтнең үз билгеләре бар. Болар – закон өстенлеге, гражданнарның хокук һәм ирекләрен гарантияләү, барлык гражданнарның да закон алдында тигезлеге, өч төрле хакимият принцибы, ирекле суд, халыкара хокукның өстенлеге һ.б. Хәзер Җир шарында хокукый дәүләтләр бар. Шул исәптән, Русия Федерациясе дә үзен хокукый дәүләт дип игълан итте. Бу Русиянең Төп законы – Конституциядә язылган. Аның 1 нче маддәсендә: “Русия Федерациясе – идарә итү формасы республика булган демократик, федератив, хокукый дәүләт” диелгән. Ләкин Русияне хокукый дәүләт дип атап буламы соң әле?

Алыйк закон өстенлеген. Безнең илдә бар җирдә дә закон өстенлек итәме? Юк, әлбәттә. Бик күп оешмаларда ришвәтчелек артты, сатып алучылар хокукы адым саен бозыла. Тормышның бик күп өлкәләрендә закон үтәлми. Ә җинаятьчелекне әйтеп тә торасы юк. Илдә закон өстенлек итсен өчен, гражданнарның да хокукый культурасы югары булырга тиеш, бу шулай ук идарә органнарында эшләүчеләргә дә кагыла. Һәм, әлбәттә, илдә законның өстенлеге хокук саклау органнарының эшчәнлегенә бәйле. Сүз уңаеннан, дәүләт чиновникларының этик профессионализмы турында һәрвакытта бәхәсләр барды һәм барачак. Ни өчен дигәндә, дәүләт аппаратының гомуми эшчәнлегендә чиновникларның әдәп-әхлак дәрәҗәсе зур роль уйный. Хакимиятнең халык алдындагы абруе, ышанычы шуңа да бәйле. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бик күп илләрдә дәүләт чиновникларының үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм әхлагы турында кодекслар кабул ителде. АКШта, мәсәлән, 1958 елда ук Конгресс дәүләт кешеләренең әхлак кагыйдәләре турында кодекс кабул иткән. Соңрак шундый төрдәге башка законнар да чыккан. Әйтеп үтелгән кодексның кайбер таләпләрен китерәм (алар безнең түрәләр өчен дә артык булмас иде): дәүләт кешеләренә нинди дә булса рәсми эш башкарган өчен кемнән дә булса бүләкне алу, хезмәт урыннарыннан шәхси мәнфәгатьләрендә файдалану тыела, алар һәр затка һәм оешмага тигез карарга, хезмәт бурычларын гадел башкарырга тиеш һ.б. Бу принцип җәмгыять белән дәүләтне якынайтуга хезмәт итә. Әлбәттә, мондый кодекслар гына түрәләрне фәрештәгә әйләндерми, ләкин шулай да дәүләт кешеләренең эшчәнлегенә махсус чикләр куя.

Гражданнарның хокук һәм ирекләрен гарантияләү принцибына күчик. Гражданнарның хокуклары бозылу һәи ирекләре кысылу очраклары аз түгел. Сырхауханәләрдә бушлай хезмәт күрсәтүдәге кимчелекләр, армиядә солдатларның хокуклары бозылу (күп очракта солдатлар үз хокукларын белмиләр. Әйтик, ай саен хезмәт хакы түләнергә тиешлеген. Русия үзен хокукый дәүләт дип кенә түгел, ә социаль дәүләт дип тә игълан итә. Ягъни, илдәге һәр кешегә уку, эшләү һәм, гомумән, нормаль яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылырга тиеш. Ләкин бу хокук та күпләр өчен якты хыял булып кына кала. Әлбәттә, биредә Русиянең икътисадый хәле зур роль уйный. Тормышның икътисадый сферасы яхшырсын өчен бик күп эшләргә кирәк әле. Алыйк шул ук ил байлыгын. Мәктәптә географияне үткәндә, Русия су, урман байлыгы, файдалы казылмалар буенча башка илләр арасында алдынгы урыннарда тора, дип өйрәттеләр. Конституциядә алар барысы да халыкныкы дигән. Ә нишләп мин, халыкның бер вәкиле буларак, ул байлыкны үз кесәмдә сизмим? Нигә, Согуд Гарәбстанындагы кебек, бездә дә һәр яңа туган балага нефть акцияләре, процентлары исәбеннән банкта счет ачмаска?

Барлык гражданнарның да закон каршында тигезлеге. Конституциядә “Закон белән суд алдында һәркем тигез” дип язылган. Әйе, суд хөкеме каршына килеп баскан һәр кеше, кайсы оешмада һәм кем булып эшләвенә карамастан, закон алдында җавап тота. Дөресрәге, җавап тотарга тиеш. Тик нишләптер законның үзендә үк Президентка, Дәүләт Думасы депутатларына, судьяларга шәхси кагылгысызлык (неприкосновенность) бирелә диелгән. Гадирәк итеп әйткәндә, бу кешеләрне җинаять урынында тотсалар гына кулга алалар, ә башка очракта – махсус федераль закон нигезендә генә. Бу бит әле аларның үзләренә генә түгел, гаиләләренә дә кагыла. Шуңа күрә ул кешеләрнең балалары да ни теләсә шуны кыланып йөри ала. Бер судьяның улын беләм мин. Эчеп рульгә утыра да юл инспекторлары аны мыштым гына уздырып җибәрәләр. Әгәр дә ул шундый вакытта, Алла сакласын, юлда кеше таптатса? Хәер, судья малае булгач, аның җаваплылыкка тартылмаячагы көн кебек ачык. Димәк, мондыйлар өчен уйлап чыгарылган “шәхси кагылгысызлык” гади кешеләргә карата гаделсезлек булып чыга. “Кагылгысыз”кешеләр закон чигеннән чыкмасалар, әле бер хәл булыр иде. Ил байлыгының иң зур калҗаларын хәрәмләшеп эләктереп, үзләштереп, хәзер типтереп яшәүче олигархлар күпме?

Өч төрле хакимият принцибы. Әйе, илдә, чынлап та, өч төрле хакимият принцибы урнаштырылды: закон чыгару, башкарма һәм суд хакимияте. Алар бер-берсен контрольдә тотарга хокуклы. Башкарма хакимият (бу очракта – РФ Президенты да) закон чыгару хакимиятенең эшчәнлегенә законлы ысуллар белән тәэсир итә ала. Болар референдум оештырырга карар бирү, кабул ителәчәк законнарны тыю (вето), Дәүләт Думасына вакытыннан алда сайлау оештыруга карар бирү һ.б. Конституцион суд та Конституциягә каршы килгән законнарны тыя ала. Ә закон чыгару хакимияте, үз чиратында, РФ Президентына ышанычсызлык күрсәтеп, аны посттан алу тәкъдиме белән чыга ала. Ләкин закон чыгару хакимиятенең шундый төрдәге тәэсир итү чараларын башкарма хакимият башка ысуллар белән юкка чыгара ала. Мәсәлән, әгәр дә Дәүләт Думасы РФ Хөкүмәте Рәисенең кандидатурасын өч тапкыр кире какса, Президент Думаны таратып, яңа сайлау үткәрергә карар бирә һәм Хөкүмәт Рәисен үзе билгели ала. Шулай ук әгәр Дәүләт Думасы Хөкүмәткә ышанычсызлык белдереп, Президент моның белән ризалашмаса, ул Думаны тарата ала. Болар барысы да Русиядә башкарма хакимиятнең башкалары алдында өстенлеген күрсәтә. Хокукый дәүләттә болай булырга тиеш түгел. Русия Конституциясе хакимият бүлешү принцибын Русиянең конституцион төзелеш нигезе итеп күрсәтә. Ләкин хакимиятләрнең эшчәнлеген, бер-берсенә тәэсир итү чараларын карасак, аларның тигез хокуклы булмавын күрәбез. Русиядә хакимият бүленү принцибы гамәлдә бик зур авырлык белән генә эшли. Бу илдә хәл гомер-гомергә тоталитар режим булуы белән аңлатыла. Русия тарихында хакимият бүлешү тәҗрибәсе бервакытта да булмаган, монда һаман да самодержавие традицияләре көчле. Хакимиятне өчкә бүлү (закон чыгару, башкарма һәм суд хакимиятенә) дәүләтне автомат рәвештә тәртипкә китерми әле. Киресенчә, һәрберсенең лидерлыкка омтылуы җәмгыятьне сәяси хаоска этәрә.

Ирекле мәхкәмә. Әйе, Русиянең элеккеге еллар тарихы белән чагыштырганда, мәхкәмәсе хәзер ирекле. Ягъни, ул беркемгә дә – Президентка да, министрга да, олигархка да – буйсынмый. Суд хөкеме судта эшләүчеләргә генә бәйле (прокурорга, судьяга).

Халыкара хокукның өстенлеге. Бу билгеләмә безнең ил гражданнары өчен чын-чынлап яңалык булды. Советлар Союзы Халыкара оешмаларның күбесен танымый иде. Ә хәзер законнар язганда да халыкара хокук законнары өстенрәк санала. Әгәр дә граждан илдә иң югары инстанция саналган РФ Югары Судының карары белән килешми икән, ул Страсбургтагы Кеше хокуклары буенча Халыкара судка мөрәҗәгать итә ала. Анда мөрәҗәгать итүчеләр бар, ләкин әлегә алар аз. Биредә дә гражданнарның үзләреннән активлык сорала. Ә монда без гражданлык җәмгыяте дигән төшенчә белән очрашабыз. Гражданлык җәмгыятен, бүтәнчәрәк итеп – җәмгыятьтәге сәяси һәм социаль өлкәләр үсешенең билгеле бер стадиясе дияргә мөмкин. Без әлегә гражданлык җәмгыятен төзи алдык дип әйтә алмыйбыз. Моның өчен кешеләрнең аңында, хокукый һәм сәяси культурасында җитди үзгәрешләр булырга тиеш. Гражданлык җәмгыяте һәрбер кешенең хокукын һәм иреген яклау идеяләре белән яшәргә тиеш. Дәүләт белән гражданлык җәмгыяте бер-берсенә бәйле булып, бер-берсенең фикеренә “колак салып” эш итәргә тиеш. Гражданлык җәмгыяте иҗтимагый тормышның һәрбер өлкәсендә катнашырга тиеш. Ә без күп очракта гади бер хокукыбызны да яклый алмыйбыз. Әйе, берничә ел элек, льготаларны монетизацияләүгә каршы пенсионерлар митинглар оештырган иде. Ләкин бу мисал гына гражданлык җәмгыяте турында сөйләми. Менә сайлау кагыйдәләренә күпме үзгәреш керттеләр. Берничә ел элек булган соңгы сайлауларның нәтиҗәләре буенча, халыкның күпчелеге “барысына да каршы” графасын сайлаган. Халык беркемгә дә ышанмый дигән сүз бу. Ә хәзер ул графаны да юкка чыгардылар.

Дәүләт шуның белән халыкны билгеле бер кысаларга куып кертә. Ләкин моңа карата массакүләм митинглар, каршы килүләр булмады. Хәер, киләсе сайлауда без һәрберебез дә бу үзгәртүләрнең җимешен татыячакбыз.

Без хокук һәм ирекләребезне якларга өйрәнергә тиеш. Әйе, дөрес, үзгәртеп кору елларыннан соң бездә төрле характердагы иҗтимагый оешмалар күбәйде. Әйтик, Солдат аналары комитеты, Татарстан Республикасының Студентлар лигасы, Чаллының балалар думасы һ.б. Соңгы елларда Русиянең, Татарстанның Иҗтимагый палатасы барлыкка килде. Ләкин болар гына аз. Әлбәттә, хокукый дәүләт булсын өчен хакимият тә күп нәрсә эшләргә, шул ук вакытта ул гражданнарның болай да нәзберек активлыгына аяк чалмаска тиеш.

Шул ук вакытта, үзе күпмилләтле ил, ә үзе нормаль федерация дә төзи алмаган дәүләт хокукый була аламы? Сәясәтчеләр әйтүенчә, бездә хокукый дәүләт “de iuro” (латинчадан, “документларда, кәгазьдә”)генә 80 процентка төзелгән, ә “de fakto” (“фактта, чынбарлыкта”) 20 процентка кына. Киләчәктә ул шул 20дән артыр микән? Шикләнәм…

Шәрехләү