fbpx
07.09.2012

Коррекцион мәктәптә текстларны аңлап һәм дөрес итеп укырга өйрәтү


Коррекцион мǝктǝптǝ текстларны дɵрес итеп һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү.

       Дɵрес уку– авазларны дɵрес ǝйтеп, текстны кычкырып, хатасыз һǝм салмак уку дигǝн сүз.Хатасыз укыганда, бала сүздǝге хǝрефлǝрне, иҗеклǝрне, кушымчаларны тɵшереп калдырмый; булмаган авазлар ɵстǝп, сүзлǝрне бозмый, бер сүзне икешǝр тапкыр укымый.

       Аңлап уку исǝ укучының текст эчтǝлеген ачык һǝм тирǝн аңлый белүендǝ күренǝ. Ə бу үзе аерым сүз, җɵмлǝлǝрнең мǝгьнǝсен аңлау, укылганның ɵлешлǝре арасындагы логик яки психологик бǝйлǝнешне билгели алу нǝтиҗǝсе булып тора. Текстны тулы аңлау ǝсǝрнең тɵп уен белүдǝ һǝм аның эчтǝлегенǝ карата үз карашыңны, мɵнǝсǝбǝтеңне билгели алуда чагыла.

         Балага текстларны дɵрес һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү- коррекцион мǝктǝп ( яки класс) укытучылары ɵчен иң җаваплы һǝм кыен эшлǝрнең берсе. Чɵнки акыл үсешлǝре тоткарланган балаларның бер тɵрлǝре- игътибарсыз, икенчелǝре- укыганны карап бара алмый, ɵченчелǝре- начар күрǝ, начар ишетǝ; дүртенчелǝре- авазларны дɵрес ǝйтǝ алмый, сакау сɵйлǝшǝ. Сɵйлǝмнǝрендǝ, психологиялǝрендǝ шундый дефектлар булуга карамастан, бу балаларны да коррекцион мǝктǝп программасы нигезендǝ татарча укырга һǝм сɵйлǝшǝ белергǝ ɵйрǝтергǝ кирǝк.

          Коррекцион мǝктǝплǝр ɵчен башка фǝннǝрдǝн махсус дǝреслеклǝр булса да, татар теленǝ ɵйрǝтү ɵчен бернинди дǝреслек тǝ, методик ярдǝмлеклǝр дǝ эшлǝнмǝгǝн. Мин үзем бу уку елында Роза Хǝйдǝрова дǝреслеклǝре белǝн укыта башладым. Һǝм бу авторның уку ǝсбаплары коррекцион мǝктǝплǝр ɵчен дǝ татар теленǝ ɵйрǝтүдǝ иң камил дǝреслеклǝр булуына ышана барам. Аның цикллап укытуга корылган методикасы акыл үсешендǝ тайпылышлар булган яки укырга телǝге булмаган баланы да укырга, уйланырга һǝм сɵйлǝшергǝ мǝҗбүр итǝ.

Коррекцион мǝктǝптǝ теге яки бу текстны уку алдыннан, һичшиксез, текст алды дǝресе үткǝрелергǝ тиеш.Текст алды дǝресендǝ яңа сүзлǝр үзлǝштерелǝ, ǝйтергǝ читен сүзлǝр, грамматик категориялǝр искǝ тɵшерелǝ яки ɵр-яңадан ɵйрǝтелǝ. Баланы текстны укырга психологик яктан да ǝзерлǝргǝ кирǝк.

Тексттагы җɵмлǝлǝрне һǝм сүзлǝрне дɵрес укырга ɵйрǝтү ɵчен лексик- грамматик күнекмǝлǝрне камиллǝштерү ( ягьни текст алды) дǝресендǝ түбǝндǝге алымнарны кулланырга мɵмкин:

  1. Авыр сүзлǝрне иҗеклǝп ǝйтү. Кисмǝ хǝрефлǝрдǝн бу сүзлǝрне тɵзү, уку һǝм язу.
  2. Сүзгǝ аваз анализы ясау. Фонетик күнегүлǝр.
  3. Текста булачак яңа грамматик кагыйдǝлǝргǝ охшаш җɵмлǝлǝр тɵзү һǝм язу.
  4. Текст эчтǝлегенǝ туры килǝ торган рǝсемнǝргǝ карап, җɵмлǝлǝр тɵзү.
  5. Яңа сүзлǝр ɵйрǝнү. Сүзлек эше.

 Акыл үсешендǝ тайпылышлар булган балалар бер дǝрестǝ

 2-3тǝн артык сүзне хǝтерлǝрендǝ калдыра алмыйлар. Бер дǝрестǝ ɵйрǝнгǝнне икенче дǝрескǝ оныталар. Шуңа күрǝ текстны укыганда яңа сүзлǝрне тǝрҗемǝлǝре белǝн тактага язып куярга кирǝк.

Хǝзер Р. Хǝйдǝрованың 3 класс ɵчен « Татар теле һǝм уку китабы»ндагы ( Казан, 2004, 35 бит) « Икмǝк» дигǝн текст ярдǝмендǝ баланы ничек итеп дɵрес һǝм аңлап укырга ɵйрǝтергǝ мɵмкин икǝнлеген карап үтик.

Икмǝк.

Балалар ашханǝгǝ килделǝр һǝм ɵстǝл янына утырдылар. Пешекче апа ɵстǝлгǝ тǝлинкǝ белǝн икмǝк куйды.Искǝндǝр икмǝк белǝн уйный башлады. Ул икмǝкне алды да чǝнечкегǝ куйды һǝм вертолет ясады.Икмǝк идǝнгǝ тɵште. Бɵтен кеше Искǝндǝргǝ карады. Малай ипине идǝннǝн алды да яңадан тǝлинкǝгǝ куйды.

Əйтегез ǝле, балалар, Искǝндǝр нинди начар эш эшлǝде?

        1. Беренче эш итеп, текстны укытучы үзе укып чыга.

Текстка игьтибарны туплау ɵчен соңгы җɵмлǝ кабат укыла:

«Əйтегез ǝле, балалар, Искǝндǝр нинди начар эш эшлǝде?» Укучылар сорауга җавап бирү ɵчен текстны кабат кызыксынып һǝм игьтибар белǝн тыңларга мǝҗбүр булалар.

 2. Икенче тапкыр текст магнитофон язмасында тыңлана.

Укучылар карап баралар. Дикъкате таркау, күрүе зǝгыйфь укучылар ɵчен күрсǝткеч( указка) куллану файдалы.

3. Кычкырып укырга ǝзерлǝнү ɵчен, укучылар текстны мɵстǝкыйль рǝвештǝ эчтǝн укыйлар.

4. Класс укытучы артыннан һǝр җɵмлǝне хор белǝн кычкырып укып бара.

( Кемнең укыганы яки укымаганы укытучыга күренеп, ишетелеп тора. Ялгышлар тɵзǝтелǝ.)

5.Бɵтен игьтибарны укуга туплау ɵчен, укытучы тексттагы җɵмлǝлǝрнең беренче сүзен укый. Кайсы укучы ǝйтелгǝн сүзне алдан таба, шул укучы җɵмлǝне тулысы белǝн кычкырып укып бетерǝ.

Укытучы: Икмǝк…

Укучы: Икмǝк идǝнгǝ тɵште.

Укытучы: Малай…

Укучы : Малай ипине идǝннǝн алды да яңадан тǝлинкǝгǝ куйды.һ.б.

  1. Җɵмлǝнең соңгы сүзе ǝйтелǝ. Укучылар җɵмлǝне табып, баштан укып чыгарга тиешлǝр.

Укытучы: … утырдылар.

Укучы: Балалар ашханǝгǝ килделǝр һǝм ɵстǝл янына утырдылар.

Укытучы: … башлады.

Укучы: Искǝндǝр икмǝк белǝн уйный башлады.

7.Текстта « икмǝк» сүзе булган җɵмлǝлǝрне аерып укыйлар. Ничǝ җɵмлǝ булуын исǝплǝп ǝйтǝлǝр.

8. Укучылар үзлǝре русчага тǝрҗемǝ итеп ǝйтǝ ала торган берǝр җɵмлǝ укытыла.

 Укучылар җɵмлǝлǝрне укыйлар һǝм русчасын ǝйтǝлǝр.

9. Укытучы җɵмлǝлǝрне русча ǝйтǝ. Укучылар тексттан шул җɵмлǝне табып укырга тиешлǝр.

     Укытучы: Искандер начал играть с хлебом.

     Укучы: Искǝндǝр икмǝк белǝн уйный башлады.

     Укытучы: Он брал хлеб, ставил на вилку и сделал вертолет.

     Укучы: Ул икмǝкне алды да чǝнечкегǝ куйды һǝм вертолет ясады. Һ.б.

10. « Чылбыр» буенча уку. Һǝр укучы бер генǝ җɵмлǝ укый.

Бу –укыганны карап барырга ɵйрǝтү һǝм игьтибарны туплау ɵчен кирǝк.

11. Текстны укып чыккач, һǝр укучы үзе укыган җɵмлǝне табып, кабат укый.

  Бу күнегү күрү хǝтерен үстерүгǝ, хǝтерне ныгытуга булыша.

12. Укучылар үз җɵмлǝлǝрен китапка карамыйча, күңелдǝн ǝйтергǝ тиешлǝр.Җɵмлǝлǝрне русчага тǝрҗемǝ итǝлǝр.

 13. Укытучы яңа сүзлǝр, гыйбарǝлǝрне русча ǝйтǝ. Укучылар шул сүз кергǝн җɵмлǝлǝрне табып укырга тиешлǝр.

     Укытучы:  начал играть.

     Укучы: Искǝндǝр икмǝк белǝн уйный башлады.

     Укытучы:   к столу.

     Укучы: Балалар ашханǝгǝ килделǝр һǝм ɵстǝл янына утырдылар.

14. Укытучы җɵмлǝдǝге кайбер сүзлǝрне тексттагыча түгел, ǝ икенче сүз белǝн алыштырып укый. Укучылар ялгышны табып, хатаны тɵзǝтергǝ тиешлǝр.

  Укытучы: Балалар китапханǝгǝ килделǝр һǝм шкаф янына утырдылар. Укытучы апа ɵстǝлгǝ китап белǝн икмǝк куйды.

Укучылар: Китапханǝгǝ түгел, ашханǝгǝ. Шкаф түгел, ɵстǝл.     Укытучы апа түгел, пешекче апа.

15. Укытучы җɵмлǝлǝрдǝге кайбер сүзлǝрне тɵшереп калдырып укый. Укучылар нинди сүз тɵшеп калганын ǝйтергǝ һǝм җɵмлǝне дɵреслǝп укырга тиешлǝр.

  Укытучы: Икмǝк… тɵште. Бɵтен кеше… карады. Малай… идǝннǝн алды да яңадан…  куйды.

  Укучы: Икмǝк идǝнгǝ тɵште. Бɵтен кеше Искǝндǝргǝ карады. Малай ипине идǝннǝн алды да яңадан тǝлинкǝгǝ куйды.

16. Хикǝядǝге тɵп сүзне таптыру һǝм аны башка сүзлǝр белǝн алыштырып ( синоним яки алмашлык) ǝйттерү.

Мǝсǝлǝн, икмǝк- ипи.

17. Мин, гадǝттǝ, хикǝяне уку барышында магнитлы тактага аның эчтǝлегенǝ туры килгǝн рǝсемнǝр куеп барам.

( Балалар, ашханǝ, ɵстǝл, пешекче апа, тǝлинкǝ, икмǝк, малай, чǝнечке, идǝн, һ,б. рǝсемнǝр). Болай эшлǝү хикǝянең эчтǝлеген образлы фикерлǝп аңларга булыша.

        Коррекцион мǝктǝптǝ рǝсемнǝр белǝн эшлǝүгǝ зур игьтибар бирергǝ кирǝклеген онытмаска кирǝк.Монысы, билгеле, аерым тема. Шулай да иң файдалы берничǝ күнегүне ǝйтеп үтү урынлы булыр:

– Тактага тɵрле рǝсемнǝр кую һǝм укучылардан хикǝягǝ туры килгǝнен сайлап алдыру.

– Рǝсемнǝрне сюжет тǝртибендǝ урнаштыру.

– Рǝсемнǝр ярдǝмендǝ текстка 1-2 җɵмлǝ ɵстǝп ǝйтү.

– Хикǝянең эчтǝлеген рǝсемнǝр ярдǝмендǝ сɵйлǝтү.

– Ике вакыйганы « бутау». Тактага « Икмǝк» тексты һǝм алдагы дǝрестǝ ɵйрǝнгǝн « Кунаклар» шигыре ( 31 бит) буенча рǝсемнǝр куела. Укучыларга рǝсемнǝрне ике темага туры килǝ торган итеп бүлеп урнаштырырга кушыла. Һ.б.

        Билгеле, һǝр дǝрестǝ мин язган бу күнегүлǝрнең барысын да үтǝү мɵмкин түгел. Лǝкин текстны менǝ шундый биремнǝр һǝм күнегүлǝр белǝн укытканда укучы телǝсǝ- телǝмǝсǝ укырга мǝҗбүр була. Ул һǝр җɵмлǝне 14-15 кат укый. Уку- балалар яратмаган гади кабатлап укудан туктап, алар ɵчен кызыклы эзлǝнү, җавап табуга ǝверелǝ.Укучы җɵмлǝлǝрне аңлап укый башлый. Текстның җɵмлǝлǝре арасындагы логик бǝйлǝнешне билгелǝргǝ, күрǝ белергǝ ɵйрǝнǝ.

        Соңгы этапта укытучы текстны тагын бер тапкыр сǝнгатьле итеп үзе укып чыга. Шуннан соң гына һǝр укучыга текстны азагына кадǝр укып чыгу бурычы куела. Аңлап укыганнан соң уйлануга этǝргǝн текст сɵйлǝм барлыкка китерǝ. Дǝрес башында куелган « Искǝндǝр нинди начар эш эшлǝде?» дигǝн сорауга укучылар иркенлǝп җавап бирǝлǝр. Шулай итеп, укучылар диалогик һǝм монологик сɵйлǝмгǝ чыгалар, ситуатив күнегүлǝр башкаралар.

Мондый биремнǝр белǝн укырга ɵйрǝткǝндǝ һǝр укучының дǝрескǝ катнашуын билгелǝп, бǝялǝп бару мɵһим. Ул балаларның активлыгын үстерǝ. Шуңа күрǝ мин каршыга укучылар исемлеге язылган таблица элеп куям. Укучыларның фамилиясе турысына дɵрес җаваплар ɵчен «+» билгесе куеп барам. Дǝрес ахырына кайсы укучының дǝрескǝ ничек катнашканлыгы ачык булып күренеп тора.

Сүземне йомгаклап, шуны ǝйтергǝ телим: дɵрес һǝм аңлап уку күнекмǝлǝренǝ ия булган бала гына йɵгерек һǝм сǝнгатьле укуга күчǝ ала. Лǝкин бу- коррекцион мǝктǝп ( яки класс ) баласы ɵчен бик кыен эш. Татар телен яратмау хислǝре тудырмас ɵчен, бǝлки, акыл үсеше тоткраланган баланы сǝнгатьле укуга мǝҗбүр итǝргǝ дǝ кирǝк түгелдер. Уку тизлеген тикшерү дǝ тǝкъдим ителми. Шулай булгач, коррекцион мǝктǝпнен татар теленǝ ɵйрǝтүдǝге тɵп бурычы- татарчага дɵрес һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү һǝм шул текстлар, хикǝялǝр нигезендǝ монологик- диалогик сɵйлǝм оештыру булып кала.

 

Шәрехләү