fbpx
17.07.2012

Нинди бал файдалы? Умартачы киңәшләре.


Нинди бал файдалы?  Умартачы киңәшләре.
Бал – тәмле әйбер генә түгел, ә бәлки кыйммәтле дәва чарасы да. Борынгы табиблар аны кешенең гомерен озайта дигәннәр. Балда Менделеев таблицасының бөтен элементлары да бар. Шуңа күрә организмны савыктыру чарасы буларак аңа тиңнәр юк.

Әгәр дә балга, мәсәлән, чәчәк серкәсе яки җиләк-җимеш, чикләвек тә кушсаң, күп авырулардан котылырга булышучы, көчле дәва чарасы килеп чыга.

Хәтта сау-сәламәт булсагыз да, балны иртән ач карынга 1-2 бал кашыгы кабыгыз (артыннан бүлмә температурасындагы су эчеп куегыз). Балны бик кайнар суда эретмәгез, юкса күп кенә файдалы үзлекләре юкка чыга.

Истә тотыгыз: балны аңа карата аллергия булмаган сурәттә генә кулланырга ярый.

Ике мәртәбә көчле

Җиләк-җимеш, чикләвектән тыш балга башка төрле нәрсәләр дә кушалар. Болар – бал корты продуктлары. Алар үзләре генә дә көчле дәва чарасы. Мәсәлән, прополис ялкынсынуга каршы, иммунитетны көчәйтү һәм организмны яшәртү буенча бик куәтле чара. Ә инде аны бал һәм шомырт белән дә кушсаң, тагы да көчлерәк табигый антибиотик (ялкынсынуга каршы) чара килеп чыга. Моның сере шунда, бал да, прополис та фитонцидларга бик бай. Бер-берсен тулыландырып һәм бер-берсенең үзлекләрен көчәйтеп, алар авыру тудыручы бик күп микробларны, гөмбәләрне, бактерияләрне юк итәләр. Шуның өстенә, бу әле организмга үтә дә кирәкле поливитаминнар да. Аппетитны басуы аркасында, матдәләр алмашын һәм эндокрин системасын көйли һәм шуның нәтиҗәсендә артык авырлыктан котылырга ярдәм итә.

Чәчәк серкәсе белән

Нинди бал файдалы?  Умартачы киңәшләре.
Чәчәк серкәсе – аксым, витаминнар, ферментлар, минераль тозлар, углеводлар, май кислоталары, үсемлек гормоннары чыганагы. Һәм кешенең сәламәтлеге өчен бу бик тә кыйммәтле продукт. Бал белән бергә чәчәк серкәсе тагы да яхшырак дәва чарасы.

Балаларга файдалы, чөнки үсүне яхшырта. Серкәле бал кешенең эндокрин системасына бик яхшы йогынты ясый.

Кан составын яхшырта (эритроцитлар һәм лейкоцитлар күләмен нормальләштерә), анемия һәм нурланыш авыруыннан файдалы. Эч катуларны, энтероколит, дисбактериозны дәвалый.

Липид алмашын нормальләштереп, холестеринны, триглицеридларны киметә, шуңа күрә атеросклероз белән авыручыларга файдалы.

Француз галимнәренең мәгълүматлары буенча, чәчәк серкәсе ирләрдә простата һәм импотенцияне дәвалауда яхшы нәтиҗәләр бирә. Алар фикеренчә, 45 яшьтән узган һәр ир кеше көн саен чәчәк серкәсе кабул итәргә тиеш.

Чәчәк серкәсе организмда иң мөһим булган матдәләр алмашын (бөтен чирләр – матдәләр алмашы бозылудан килеп чыга) тәэмин итүче бик кыйммәтле компонентлардан, төрле ферментлардан тора. Шуңа күрә картаю процессын тоткарлый. Серкәле бал – галимнәр бик озак өйрәнгән һәм тәкъдим иткән яшьлек эликсиры ул.

Ләкин шуны да истә тотыгыз: чәчәк серкәсе бал корты продуктлары арасында иң көчле аллерген да.

Җиләк-җимешле һәм чикләвекле бал

Инжир белән. Йөрәк кагудан, бронхиаль астмадан, күкрәк читлегендәге авыртулардан, температурадан файдалы. Бу салкын тиюдән һәм тын юллары авыруларыннан бик яхшы чара.

Бронхиттан интегүчеләргә төнгә каршы 2 бал кашыгы инжирлы бал белән (кабып эчәргә) 1 стакан кайнар сөт эчеп яту файдалы.

Йөземле бал. Йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр өчен иң яхшы бал. Йөземдә калий күп, ә ул бал ярдәмендә бик яхшы үзләштерелә. Мондый бал инсульт кичергән кешеләр өчен яхшы. Ул атеросклероздан, гипертония, нерв системасы көйсезлекләреннән котылу өчен дә әйбәт. Борынгы табиблар фикере буенча, кара йөзем белән болгатып куелган бал ачу-ярсуны баса, ак йөзем белән – эчәклекне чистарта.

Миндаль белән. Әлеге чикләвекле бал организмны чистарта, бөтен ашказаны-эчәклек системасына әкрен генә, әмма ышанычлы ярдәм итә. Ул эчәклектәге төрле җәрәхәт-яраларны төзәтә, хәтта кайбер шешләрне дә бетерергә ярдәм итә. (Әмма эчәклектә хроник ялкынсыну авырулары булса, бу балны бик сак кулланырга киңәш ителә).

Шуның өстенә, бу ирләргә файдалы, чөнки аларның гормональ системасын стимуллаштыра.

Баллы дарулар

Авырудан терелеп килүчеләргә һәм хәлсез балаларга 2 өлеш бал һәм 1 өлеш төрле чәчәк серкәсе кушылган катнашма әзерлиләр. Серкә гранулаларын төеп, порошокка әйләндерәләр дә, бал белән яхшылап болгаталар һәм суыткычта плюс 4 градуста саклыйлар. Зурларга – ашарга 20 минут кала көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы (0,5 стакан җылы (!) суга болгатып), балаларга – көнгә 3 мәртәбә 1әр бал кашыгы.

Азканлылыктан һәм организмны ныгыту (хәл кертү) чарасы буларак, 200 г бал, 50 г чәчәк серкәсе һәм 4 стакан су катнашмасы тәкъдим ителә. Җылы суда балны эретеп, болгата-болгата чәчәк серкәсен өстиләр. 4-5 көн бүлмә температурасында тотканнан соң, куллана башлыйлар. Ашау алдыннан көнгә 3 мәртәбә 0,5әр стакан эчәләр.

Инфаркттан соң тизрәк аякка басу өчен, йөрәк ишемиясе һ.б. йөрәк чирләреннән, шулай ук бу авырулардан саклану өчен, йөземле-лимонлы бал тәкъдим ителә. Юылган лимонны 0,5 см калынлыктагы телемнәргә турыйлар. 1 стакан балга 1 лимон һәм 2 аш кашыгы караңгы төстәге йөзем алына. Катнашманы өсте ябык банка белән салкынча урында саклыйлар һәм ашарга 20 минут кала көнгә 3 мәртәбә 1әр десерт кашыгы (бал кашыгыннан зуррак, аш кашыгыннан кечерәк) кабул итәләр.

Үпкә һәм бронх чирләреннән. 100 г атланмайны ут өстендәге су эченә куеп 80 градуска хәтле җылыталар да, шуңа ваклаган прополис өстиләр һәм даими рәвештә болгата-болгата акрын ут өстендә (һәм су эчендә килеш) 15 минут тоталар. Утны сүндергәч һәм суынгач, 50 г яңа бал кушып болгаталар. Ач карынга һәм һәр ашаудан соң 15 минут узгач 1әр бал кашыгы кабул итәләр. Артыннан берничә йотым сөт эчеп куялар. Дәва циклы – 3 атна, яшь ай туганда башларга. Шуннан соң 1 атна тәнәфес.

 

Tags:

Шәрехләү