fbpx
31.01.2019

Фигыльләрне кабатлау. 4нче сыйныф.


фигыль
Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гилемуллина Ләйсән Мансур кызы . Тема: Фигыльләрне кабатлау. 4нче сыйныфта татар теленнән үткәрелгән ачык дәрес.

 

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары:

1)Белем бирү максаты:

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, соаруларын, категорияләрен(барлык-юклык,заман,зат-санда төрләнү),җөмләдәге ролен искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен камилләштерү. Дөрес, матур язу күнекмәләрен ныгыту.

2) Фикер сәләте үстерү максаты:

Укучыларның сөйләмен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын, игътибарлылык, танып- белүләрен формалаштыру.

3)Тәрбияви максат:

Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру, уку хезмәте культурасы тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: презентация”Фигыльләрне кабатлау”,балаларның иҗади    эше,  рәсемнәр,карточкалар,Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова”Татар теле 4” дәреслеге.

Кулланылган структуралар:

Релли Робин,Раунд Робин,Инсайд-Аутсайд Сёкл,Копи Клэп,Сорт Кардс. 

                            Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез! Хәерле көн!

 Укучылар чылбыр буенча сөйли:

Күзләремне ачты минем,(1нче укучы)

Иркәләде үз телем,(2нче укучы)

Үз телем яктыртты юлны,(3нче укучы)

Үз телем бирде белем.(4нче укучы)

Үз телеңне  сөймәгәндә,(5нче укучы)

Ярты ул алган белем(6нчы укучы)

Канатсыз коштай буласың,(7нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(8нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(хор белән)

 Төркемдәге укучыларның бер- берсен сәламләве.

-Җилкәдәш дусларны елмаеп сәламлик!

-Каршыдагы дусларны кул биреп сәламлик!

-Ә барыбызга уңышлар телик!

-Уңышлар безгә!!!

-Ә дәрестәге кунакларыбызга хәерле эш көннәре телик!

-Хәерле эш көннәре сезгә!

-Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә,без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.

-Укучылар дәресебез уңышлы булсын өчен,   без нинди булырга тиеш?(Креатив, инициатив,бердәм, беренче,ярдәмчел,мөстәкыйль).

-Ә җавапларыбыз нинди булырга тиеш?(Тулы,төгәл,аңлаешлы).

2.Актуальләштерү.

Укучылар!  Сезгә өй эше итеп иҗади эш бирелгән иде.Эшләрне күрсәтик әле.

-Сез ничек уйлыйсыз,ни өчен сезгә шундый эш бирелде икән?

 1нче СЛАЙД( Фигыль).

-Ә хәзер фигыль сүзенә фонетик күнегү эшләп алыйк.

 Фигыль сүзендәге һәр хәрефкә аваз анализы ясау, иҗеккә бүлү,басым кую.

-Димәк, без фигыль   темасын өйрәндек. Фигыль турында нәрсәләр өйрәндек?

 Дәрес темасын, максатын ачыклау.

Димәк, безнең дәресебезнең темасы ничек булыр?(Фигыльләрне кабатлау).

-Нәрсәләрне кабатларбыз, нинди максатлар куярбыз?

2нче СЛАЙД(Максатлар:

-Кагыйдәне искә төшерү;

-Фигыльнең барлык-юклык формасын кабатлау;

-Фигыльнең заманнарын үзләштерүне ныгыту;

-Фигыльнең зат-санда төрләнешен искәртү;

-Фигыльләрнең җөмләдәге ролен билгели белү.)

3.Ныгыту.

1.Ә хәзер кагыйдәне искә төшерү өчен,иҗади эшләрне алабыз,әйләндерәбез.кагыйдәне язу өчен сезгә вакыт бирелә.

3нче СЛАЙД( Кагыйдә)

  1. 2. Фигыльнең барлык-юклык формасын кабатлау өчен сез парларда эшләрсез.1укучы 5фигыль уйлап әйтә,пары аны юклык формага куеп әйтә.

Нәтиҗә чыгару.

4нче СЛАЙД( -ма –мә –мый- ми).

  1. Сорд Кардс структурасы буенча эш.

3нче максатыбыз нинди иде әле?Фигыль заманнарын белүегезне ныгыту өчен өстәлдәге конвертагы карточкаларны бушатабыз. Фигыль заманнарына туры килгән кушымчаларны тәртипләп тезәбез. Урындыкларны этеп куябыз да, күрше өстәлләрнең эшен күзәтәбез, хаталар күрсәк, төзәтәбез.

-Урыннарыбызга утырабыз.

-Ә сезнең өстәлләрдә үзгәрешләр булганмы?( Һәр өстәл үзенең төзегән эше белән таныштыра.)

-Афәрин, укучылар!

5нче СЛАЙД( Заманнар.)

4.Ял итү.

  1. Заман категориясен кабатлауны дәвам итәбез.Сезнең алдыгызда җөмләләр язылган карточкалар бар.Карточканы алып, җөмләдәге фигыльне табабыз,заманын билгелибез.Заманнары бунча почмакларга берләшәбез,парлашабыз, җөмләбезне укып күрсәтәбез.

-Җөмләләрегездәге фигыльләр кайсы җөмлә кисәге булып килде?

  1. Фигыльнең зат-санда төрләнешен искәртү өчен алдыгызда яткан 4кә бүленгән А4 битләрен аласыз һәм буш урыннарны тулыландырасыз,каршыдагы парыгызга сөйләп күрсәтәсез.

8.Рәсем буенча фигыльләрне кулланып 3җөмлә төзеп языгыз.6нчы слайд(рәсем).

4.Рефлексия.

Укучылар, искә төшерик әле.Дәресебезнең темасы нинди иде? Нинди максатлар куйган идек?Максатларыбызга ирештекме?

5.Үзбәя.

 Һәр укучы җилкәдәш дустына бәя куя.

6.Өй эше.

 Фигыль темасына кроссворд яки тест төзеп килергә.

7.Йомгаклау.8нчеСЛАЙД(Рәхмәт! Афәрин! Уңышлар!).

 

дәрес планы

Шәрехләү