fbpx
26.03.2013

Татар теле дәресләрен милли информацион технологияләр кулланып укыту


XXI гасыр кешенең көндәлек тормышына информацион электрон технологияләрнең күпләп үтеп керүе белән башланып китте. Кәрәзле телефоннарга, электрон системалы көнкүреш машиналарына, компьютерларга хәзер беркем дә шаккатмый. Алар гап-гади, көндәлек кулланыш кирәк-яраклары буларак кабул ителәләр. Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый.   Төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә  күчереп алырга күнегеп килүче укучы өчен, аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа ,белем бирүдә заманча информацион технологик чаралар уйлап табу – бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып тора.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән,  балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш – үзгәрешне тәэмин итә.

  Соңгы елларда илебез мәктәпләрендә күп предметлардан белем бирүдә  компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр  кулланыла Чөнки гадәти укыту  алымнары иҗади эзләнүгә   тулысынча ачылырга ирек бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күрә белгән, планлаштыра белгән һәм шуны тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы үзендә җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә.Ул бүгенге базар икътисады шартларында югалып калмаска,тәнкыйди уйлый һәм мөстәкыйль карарлар кабул итә белергә,ярдәмләшеп эшли һәм аралаша белергә тиеш. Мәктәпләрдә шундый шәхес тәрбияләүгә нәкъ менә яңа информацион педагогик технологияләр куллану ярдәмгә килә.

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу – яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия.

         Информатизация белем бирү процессына зур йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә. Башта информацион технологиянең эчтәлеген ачыклап китик.

Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм төрле программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү,саклау,эшкәртү һәм җиткерү процессы ул.

         Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр берсен икенчесеннән аерып булмый торган ике өлештән тора:

1.техник чаралар (компьютер техникасы һәм шуңа бәйләнеш чаралары),

2. билгеле  максатта кулланылган төрле программа чаралары.

Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

Ни өчен татар теле дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология  чаралары  кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләрне чишеп,хәл-итеп була? Шушы сорауга җавап биреп карыйк.

 > Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә Балалар мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең дә компьютер,Интернет кулланып өйрәнергә мөмкин икәнлеген күрәләр.Бу исә телнең абруен күтәрүдә зур   этәргеч булып тора.Электорон белем бирү сайтында цифрлы белем ресурслары (ЦОР) куелган.Монда татар телен өйрәнү өчен 18 дәрес темасы бар.Һәр темага лексика,грамматика,диалоглар һәм аудирование күнегүләре урнаштырылган.Бу татар телен өйрәнү өчен онлайн-дәреслек күптөрле уеннар,биремнәр,кроссвордлар белән дә тулыландырылган.

Соңгы зур яңалык.мультимедияле тавышлы интерактив «Бала» китапханәсе барлыкка килү.Монда татарча мультфильнар карарга мөмкин.Әлегә-36,ләкин аларның саны гел артып тора.Бала китапханәсендә мультикларны караганнан соң белемне тикшереп карау өчен кызыклы биремнәр дә бирелә.

>Икенчедән ,мондый интерактив белем бирү чаралары баланың фикерләү сәләтен үстерә;

>Өченчедән,эстетик тәрбия бирә.

>Дүртенчедән,информацион культура тәрбияли;

>Бишенчедән,укытуның сыйфатын күтәрә;

>Алтынчыдан,предметара бәйләнеш булдыруга ярдәм итә;

>Җиденчедән, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уята.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинлекләр бирә?

   Шуларны карап китик.

-дәрес материалы,тема ачык итеп күз алдына килә. Мәсәлән,    “Кыш” темасына текстлар укыганда   укучыларның күз алдында кышкы табигать,карга күмелгән авыл урамнары,көрт баскан басу-кырлар, кар бөртекләре пәйда була;

 -укучыга үз белемен үзе тикшерергә ярдәм итә. Тест формасындагы биремнәр                                                               нигезендә экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр ;

-индивидуаль белем бирү;

-дифференциаль белем бирү;

-мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү;

-мәгълүматны каталоглар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә өйрәтү;

-укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү;

-үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программалар белән эш итә белүне күз алдында тота.Алар түбәндәгеләр.

  • Электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләр бар.
  • Контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы үзе дә төзи ала.
  • Информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)
  • Күрсәтмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар) Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацион программалар да бар.

         Хәзерге көндә электрон белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак булып тора.Республикабыз мәктәпләренә төрле предметлардан компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары кайтартылды. Татар теле дәресләрендә куллану өчен “Минем беренче сүзлегем” һәм “Татар теле-2002”, “Татар телле Заман”, “Татар теле-5-11”(2009) һ.б дип аталган компакт-дисклар чыкты. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми.

Мондый программаларны куллану укытучы хезмәтен җиңеләйтә,дәрескә хәзерләнү өчен күп вакытын янга калдырырга ярдәм итә,укучыларның белем алу омтылышын үстерә.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә зур мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

Шәрехләү