Ольга Васильеваның Мәгариф һәм фән министры булып эшли башлавына 100 көн (27.11) булды.Шушы вакыт эчендә аның иң әһәмиятле үзгәртеп коруларын һәм башлангычларын ТАСС санап чыкты.Алар бишәү:
1.Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар гадәти мәктәпләрдә укый башладылар.
2.Рус теленнән ЕГЭ ның телдән бирә торган өлеше дә барлыкка киләчәк (2017-2018).
3.2017 елдан астрономия фәне кире кайтачак.
4.Мәктәпләрдә ким дигәндә 5 түләүсез түгәрәк эшләргә тиеш булачак: театр,музыка,техник,спорт һәм шахмат.
5.Һәр мәктәптә психолог булачак.Балаларга психологик ярдәм ата-аналар рөхсәтеннән тыш рөхсәт ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез: мәгариф министры шушы вакыт эчендә әһәмиятле булган тагын түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде:
- дәреслекләр санын киметү;
- укучыларны мәктәпне җыештыру-төзекләндерү эшләренә тарту;
- профориентация эше алып бару;
- югары уку йортларын үзгәртеп коруны туктату;
- югары уку йортларында язма имтиханнарны кире кайтару:
- көнчыгышны өйрәнү фәнен (востоковедение) аерым белгечлек төренә әйләндерү.