fbpx
18.12.2019

Урман – безнең байлыгыбыз 3 сыйныфта уку дәресе


урман

МБГУ  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы “Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”  башлангыч сыйныф укытучысы  Мифтахова Гөлсирин Расыйм кызы.  Тема: Урман – безнең байлыгыбыз

Максат:   1) Урманнарның  кешелек  тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата  аңлы караш тәрбияләү.

УУГ:  1) Табигать серләрен эзләнүләр аша аңларга өйрәтү;

2)  Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне җиткерә алу, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3)  Туган як табигатенә сакчыл караш,  экологик  культура, табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;

4)табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау: презентация, компьютер,табышмаклар, экологик ситуация, проект эше өчен рәсемнәр, кыңгырау, җырлар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

Психологик уңай халәт тудыру.

Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр.

-Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын-кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен     җылытып кына торган.

– Хәзер сез дә янәшәгездәге  иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле.

– Җылылык тоясызмы? 

  1. Проблема тудыру.
  • Укучылар! Без бүген сезнең белән табигатькә сәяхәткә  чыгарбыз. Ә кая баруыбызны сезгә әйтеләчәк табышмакның җавабыннан белерсез. Слайд 1

Кат-кат үсемлекле,

Аллы-гөлле чәчәкле,

Эре кызыл җиләкле,

Баллы-майлы гөмбәле,

Чут – чут  сайраучы кошлы,

Төрле-төрле җәнлекле,

Кешегә файда бирүче,

Һаваны чистартучы,

Ул нәрсә?

  • Әйе, балалар, бу – урман. Слайд2.

Димәк, укучылар безнең дәрес темасы нәрсә турында булыр? (балаларның җавабы)

Тема: Урман – безнең байлыгыбыз. Слайд3

  • Ниндидер хәбәр килде. Кемнән икән? Тыңлыйбызмы?
  • (аудио СМС хәбәрне тыңлау)
  • Балалар, безгә урман хуҗасы хат җибәргән бит әле. Әйдәгез, хатны тыңлап  карыйк.(тыңлыйлар)

Исәнмесез балалар!

Бик зур кайгы төште башыма. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, ярдәм итегез миңа.

(Урман хуҗасы).

  • -Ягез укучылар, нишлибез? Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Балалар, сез ярдәм итәргә әзерме? Әйдәгез алайса, юлга кузгалыйк!

– Укучылыр, ә урманга нәрсә белән барырбыз?

( балалар төрле транспорт төрләрен атыйлар) Экологик яктан  чиста булган транспорт төренә тукталсак отышлы булыр.

Балалар, әйдәгез бүген ерак булмаган урманга ат белән барабыз, чишмәләргә тукталырбыз, сез ризамы?

-Әйе!

– Кузгалдык! (музыкага түгәрәктә тел шартлатып атта чапкан кебек адымнар белән йөрү)

-Карагыз әле, килеп тә җиткәнбез! Безнең каршыда урман, тик укучылар урманга кергәнче,  үз – үзебезне урманда ничек тотарга  кирәклеген искә төшерик. Нинди кагыйдәләр икән ул?

Кагыйдәләр: (балалар җавабы)

Булдырдыгыз балалар! Без аларны кыска гына итеп язып та куярбыз: Слайд4

Шаулама!

Чүпләмә!

Рәнҗетмә!

Менә килеп тә җиттек. Карагыз әле балалар , урман нинди гүзәл! Монда нинди саф һава! Агач яфраклары кыштырдыйлар, кошлар сайрый.

Әйдәгез урман  аланында  туктап ял итик әле. Укучылар урманда нәрсәләр бар? (Хайваннар, кошлар,үсемлекләр, төрле җиләкләр, чәчәкләр, гөмбәләр) Безнең тирә – ягыбызда  төрле агачлар үсә. Сез бу агачлар урынында булсагыз, үзегез белән ничек таныштырыр идегез һәм үзегез турында ниләр сөйли алыр идегез?

Уен “Агачны таны” (Укытучы агач рәсемнәре күрсәтә, балалар танып агач турында сөйлиләр).

Укучылар урманда тагын ниләр үсә? (Чәчәкләр, гөмбәләр, дару үләннәре)

(Парларда эш.) Аларның кеше өчен файдалы һәм зарарлы үзлекләре бармы?

Дару үләннәре ни өчен кирәк?  Уен “ Дару үләненең файдасы”

Балалар 4 группага бүленәләр һәм дару үләннәре янына бүленеп барып басалар.Мин кыңгырауны шалтыраткач, кызлар малайларга шул дару үләннәре турында сөйли, икенче тапкыр шалтыраткач, малайлар кызларга сөйли. Зәйнәп, сиңа Марат мәтрүшкә турында  ниләр сөйләде?Берничә укучы аңлатып күрсәтә. (Үләннәрдән: сары мәтрүшкә, әрем, үги ана яфрагы, бака яфрагы)

Ә безнең як урманнарында яшәүче  җәнлекләр, кош – кортлар турында сезнең нинди фикерләрегез бар?

Мин сезгә табышмаклар әйтермен, сез җавабын табарсыз.

Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

 

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

***

Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

***
Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

***

Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

***

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

***
Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

****

Үзе бәләкәй булса да,

 

Үзеннән зур күтәрә. (кырмыска)

***

Аллы-гөлле очкалак,

 

Оча гөлләр кочкалап. (күбәләк)

***

Тызлый да бызлый,

 

Үпкән җире сызлый (черки, озынборын)

***

Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук. (кәккүк)

***

Җә й шакылды й бу чүкеч,

 

Кыш шакылдый бу чүкеч,

 

Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)

***

Койрыгын алса — башы ябыша,

 

Башын алса — койрыгы ябыша.(саескан)

***

Яшькелт – сары төсле ул,

бер кечкенә кошчык ул (песнәк)

***

Көндез йоклый, төнлә елый (ябалак) 

Укучылар, әйдәгез нәтиҗә ясыйбыз: урманның безгә нинди файдалы якларын белдегез. Ә урманга нинди куркыныч янарга мөмкин?

Куян кызы сезнең белемнәрегезне тикшереп карарга тели, сез җавап бирергә әзерме?  Экологик ситуацияләр язылган, балалар җавап бирәләр.

1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра башласа нишләр идегез?

  1. Сез иптәшегезнең ботак сындырганын күрәсез.Нишләр идегез?

3.Каен агачының суы аканын күрдегез.Нишләр идегез?

4.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?

  1. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар?

6.Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?

7.Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр

Бетәбез дип торганда,

Бирешмәскә булганнар.

Саклар диеп, яклар диеп,

Аңа кереп тулганнар.

  1. Маратның кош оясын туздыруын күрдең ди. Син ни эшләр идең? Нинди киңәш бирерсең?

-Молодцы , рәхмәт укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез.Ә хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.

Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска кирәк. Тикмәгә генә урман – планетаның  үпкәләре димиләр. Мин сезгә халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен искә төшерәм, сез моны онытмагыз:

  • *Урманга шырпы белән бармыйлар!
  • * Җимешен аша, ботагын сындырма!
  • *Кошларны рәнҗетмә, каргарлар.

*Кош йомыркаларын ватма, яшеңне түгәрсең!

-Рәхмәт , балалар . Сезнең ярдәмегез белән урман яшәвен дәвам итәр.

Ә хәзер кайтыр юлга чыгыйк. Әйдәгез атларга утырып, җырлап кайтабыз. (Җырлап кайталар “  Гүзәл туган ягыбыз.”)

Чишмә янына туктыйлар.

– Балалар бу нәрсә? Беләсезме? Чишмәләр ни өчен кирәк? (Балаларның җаваплары тыңлана)  Сәяхәттә йөреп сусатты да, әйдәгез  юл кырыенда гына Тимершык авылының Изгеләр чишмәсе кала, сихәтле суын эчеп алыйк.(чишмә суын эчәләр)

Менә укучылар сыйныфыбызга кайтып та җиттек. Бүгенге сәяхәттән алган тәэсирләрегезне  проект эше итеп  эшләргә тәкъдим итәм

тема”Урман –зур байлык”  (2 группага бүленеп эшлиләр, яклыйлар)

Укучылар, СМС хат килгән, кемнән икән?

Урман хуҗасыннан хат килгән. (аудио СМСны тыңлау)

Кадерле укучыларым! Минем урманым яңадан яшелләнде, аллы – гөлле чәчәкләр үсә, чут-чут кошлар сайрый, җәнлек – хайваннарым кире урманыма әйләнеп кайтты. Тәмле җиләкләр, гөмбәләр үсүен дәвам итә. Зур рәхмәт сезгә балалар! Гел шундый изге күңелле булыгыз. Ярдәмегез өчен сезгә күчтәнәч җибәрәм. (посылкада – урман чикләвеге)

Туган ягыбызның табигате искиткеч матур!

Нәтиҗә  ясау.

Укытучы: Куанып хозурда йоргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын…

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә…

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы!   (Р. Вәлиева)

Дәрес тәмам.

Шәрехләү