fbpx
18.01.2018

Әдәби укудан эш программасы. 3нче сыйныф.


 программа уку
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе. 3 “а” сыйныфы өчен әдәби уку фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ. 2017-2018 нче уку елы Укытучы: Мотыгуллина Мөршидә Ибраһим кызы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ. Әдәби уку дәресләре түбәндәге  максатны тормышка ашыруга юнәлгән: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән таныштыру; чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар тора: Гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне “Эчтәлек” битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген  формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык вакытлары белән сөйләп бирә)һәм гомумиләштерергә ( аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгүлүматларны берләтереп, бербөтен картина тудырырга); “акыллы өлкәннәр” белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш. Теоретик бурычлар: хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру; бу әкиятләрдәге герой турында төшенчә бирү. Әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру. Эстетик бурычлар: матурлык – ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү. Сөйләм телен үстерү бурычлары.     Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең  2017-2018 нче уку елына 1-9 нчы сыйныфлар өчен  уку планында  3нче сыйныфта татар теле фәненә  атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать каралган.   ПРЕДМЕТ БУЕНЧА КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР Тыңлау (аудирование)     Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә. Уку. Кычкырып уку Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү. Эчтән уку Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны  таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку.   Төрле стильдәге текстлар белән эш Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу. Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану.3 сыйныфта әдәби уку фәненнән эш программасы.Күчереп алырга

Шәрехләү