fbpx
27.03.2019

Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк


батыр
Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе “Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” нең башлангыч сыйныф укытучысы Шәймөхәммәтова Эльмира Газизҗан кызы. Тема:  “Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк”.

 

Максат: Җәлил һәм көрәштәшләрен дөрес тәрбия үрнәге күрсәтеп, батыр, куркусыз итеп тәрбияләүче аналар турында мәгълүмат җыю.

Бурычлар:

1. Һәркемнең әнисе бар – җәлилчеләребезне дөньяга китергән аналарны барлау;

2. Тормышта Алиш һәм әнисе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау, иҗатында анага мәхәббәтнең чагылышын күзәтү;

3.Муса Җәлилнең шигырьләрендә ана образының тәрбияви ролен ачыклау;

4.Аналарга хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

План

I.Кереш өлеш.

Батыр улларны кемнәр тудырган да, кемнәр куркусыз, туган илен яратучылар итеп үстергән?

II.Төп өлеш.

а) Батыр улларны аналар тудыра

б). Шәфкатьле Алиш белән ихтирамлы ана-Газизә арасындагы мөнәсәбәт

в) Ана образы Җәлил иҗатында Ватан – анага , Туган ил образларына барып тоташа.

III.Йомгаклау өлеше.

Исемнәре мәңге үлмәс Мусаларны тудырган әниләр халкыбызның күңелендә мәңге яшәр!

I.Кереш өлеш.

“Әнкәмнең догалары”  җыры уйный. Тавышы түбәнәйтелә (слайд2)

–  “Бәхетле бул, балам!” Җиргә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп, сабыена төбәлә дә әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: “Син дөньяга килдең, балам, бәхетле бул! Илебез киләчәге синең кулда.” Музыка туктый.

      Туган ил, Ватан, туган җир… Бу төшенчәләр һәркемгә әти-әнисе кебек үк кадерле. Тыныч тормышта без туган җиребез кочагында иркәләнеп үсәбез һәм аның кадере турында уйланмыйбыз да. Ләкин язмыш кешене әллә нинди сынаулар алдында калдырырга мөмкин.

Мәсәлән: Туган илеңме, әллә гомереңме? Бу очракта безнең күз алдына Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган меңәрләгән милләттәшләребез, күренекле шәхесләребез килеп баса. Бигрәк тә җәлилчеләрне искә алабыз.(слайд3) Яшьләр һәм куркусызлар. Быел аларның җәзалап үтерелүенә августта 75 ел була. Бу батыр улларны кемнәр тудырган да, кемнәр куркусыз, туган илен яратучылар итеп үстергән соң? Аналар!

   Сугыш китергән авырлыклар сурәтләнгән әсәрләрдә ана Ватан-ана образында гомумиләштерелгән. Ана кайгысы — Ватан кайгысы, ана шатлыгы — ил шатлыгы.

Ватан-ана! Менә бу сүз Кеше һәм Ватан мөнәсәбәтен төгәл билгели шикелле: Ана һәм Бала мөнәсәбәте булырга тиеш.

 Төп өлеш.

 а) Сугыш… Бу афәт үзе үк табигатькә каршы килә. Ана – ул тудыручы, җан өрүче, нур сибүче, рухландыручы зат. Ана белән сугыш сүзе янәшә дә була алмый кебек. Әмма илен саклаучы батыр улларны да, палачларны да.. ана тудыра.

    Җәлилчеләрдән Гайнан Кормаш ( слайд 4) турында якын дусты Нәҗип Фәезрахманов истәлегеннән:“Гайнан нәрсә эшләргә уйласа да, булдыра алучы егет иде. Икебезгә бер гармун алып өйрәнгәндә, минем ул авырлык белән генә барды, ә аның яхшы гына килеп чыкты. Ашны да ул күп вакыт үзе пешерә иде. Ял көннәрне бишбармак , пылау яки башка безнең якта булмаган казан ашлары пешереп, иптәшләрен сыйлый иде”.

   Бу һөнәргә ул, искиткеч уңган, оста куллы әнисе Газизәдән өйрәнгән булгандыр. Нәкъ менә шушы һөнәре әсирләр лагерында повар булып эшли башлагач ярап куя. Кухня тирәсенә, яшерен оешма кушуы буенча, аны Зиннәт Хәсәнов урнаштыра. Шунда эшләвеннән файдаланып, ул, оешма членнарына ярдәм итеп, күп кешене ач үлемнән саклап кала.

 Җәлил һәм Кормашның көрәштәше Фәрит Солтанбеков үз истәлекләрендә:

«Барлык күрсәтмәләрне миңа Кормаш бирә иде. Муса- лачынның уң канаты Алиш булса, сул канаты Кормаш иде», дигән. Фашистлар Гайнан Кормашны иң беренче җәзалап үтерәләр. “Иң гаепле”кешеләр  иң беренче булып үлемгә барырга тиеш булган. Сездә нигә Муса Җәлил түгел мени? дигән сорау туар. Муса Җәлил рухи яктан җитәкче булса, Гайнан Кормаш, күрәсең, оештыру эшләрен башкарган.

     Ә Фоат Сәйфелмөлеков ( слайд 5) : “Эх, өстебезгә менә шушы немец формасын кию белән үк, без халкыбыз алдында сатлык җаннар булып калдык. Ә фашист пропагандисты булу…Бу бит үз кулың белән муеныңа элмәк салу дигән сүз. Әнием күзенә, туганнарым, иптәшләрем күзенә ничек карармын? Шунысы борчый күңелне,” дип үзен тудырган анасы алдында беренче чиратта гаепле икәнен әйтә.

 “Фашист пропагандисты булып, яшерен оешма эшенә күбрәк файда китерәсең бит” дигәнгә дә дә риза булмый әле ул. “Бу-Җәлил фикере, аның белән килешенеп эшләнгән нәрсә” дигәнгә генә ризалык бирә.Чөнки ул аны, аның иҗатын хөрмәт итүчеләрдән була.

     Әнисе, җитмеш сигез яшьлек Нәгыймә карчык, егерме җиде ел буе улыннан хат-хәбәр көтеп яши.Улының батырларча һәлак булуын ишеткәч, ул уфтанмый, сыкранмый, тып-тын гына йөри дә, бер ай эчендә кибеп, сулып, дөньядән китеп бара.

     Фоат Булатовның (слайд 6) анасы Зифа Шәрәф – атаклы  Шәрәф бертуганнарының сеңлесе. Бертуган Шәрәфләр — җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, сәяси репрессия корбаннары. “Г.Тукайның әйләнә-тирәсендә зыялылар күп булган. Шулар арасында бертуган Шәрәфләр дә бар. Мин исә Тукайны Тукай итүчеләр — Шәрәфләр дип әйтер идем.

 Чөнки шагыйрь күп вакытларда шушы гаиләдә булып, алар белән аралашып яшәгән, шәхси китапханәләреннән кулланган”, – дигән тарихчы Рәмзил Вәлиев.  Шушындый гаиләдә үскән анадан туган баланың үз халкы өчен башын салуы гаҗәп тә түгелдер.

 Абдулла Баттал (слайд 7) үлем карточкасында туган урыны итеп Казанны, торган җире итеп апасының адресын күрсәткән. Әти-әниләре кем дип сорагач та, әнисе итеп апасы Ләйләне, әтисе итеп җизнәсе Гариф абыйсын атаган. Әгәр үлеме турында хәбәр алай-болай туган иленә килеп җитсә, иң элек әти-әнисенә түгел, туганнарына ирешсен, дип уйлаган, күрәсең. Аның әнисен шулай итеп , күпмедергә булса да ачы дөреслектән аралап торасы килгәндер.

Абыйсы шагыйрь Салих Баттал истәлекләрендә, Абдулла тугач, әнисенең күкрәге шешеп, баланы имезә алмавы әйтелә. Өй борынча йөреп, кемнең имчәк баласы бар, шул имезгән. Кайвакыт, Абдулланың чаялыгы чиктән ашып китсә , әнисе шаярып: “Син бөтен авыл сөтен имеп, ил малае булып үстең !”- дип әйтә торган булган. Әйе, иле өчен яшәп, зур батырлыклар эшләп ул чыннан да ил малае, ил улы булып калды.Ул гына түгел, Гариф Шабаев (слайд 8), Әхмәт Симаевны (слайд 9) да без шундый егетләр итеп кабул итәбез. 

      Зиннәт Хәсәнов (слайд 10) 5-6 яшеннән үк кул арасына керә: җир тырмалый, печән җыя, бик матур итеп чабата үрергә өйрәнә. Һәр эшкә кулы ятып тора аның. Бераз үсә  төшкәч олылардан күреп савыт-саба ямарга өйрәнә. Күршеләренең тишелгән савыт-сабасын менә дигән итеп ямап та куя.

Алар әнисенә: “И-и, улың бигрәк тә тәүфыйклы инде, Хәнифә. Күз генә тимәсен.Озын гомерле булсын,”-дип тели. 28 яшьтә фашист илбасарлары кулыннан гомере өзелсә дә, кылган батырлыклары белән ул үлемсез булып калды.

       Әхәт Атнашевнең (слайд 11) үз әнисе Мәйтап, Әхәткә 3 яшь булганда үлә. Үги әнисе Өммикамал аны какмый-сукмый, үги итеп карамый . тәрбияләп аякка бастыра. Әхәткә дә ул якын булгандыр, сугыш кырыннан язган хатларын ул : ”Исәнмесез әни белән әти! Сезгә фронттан кайнар сәламнәр озатып, тормышыгызда һәм көндәлек эшегездә уңышлар теләп калам!”, дип башлаган.

       Галләнур Бохараевның (слайд 12) үлем таныклыгында әнисе Сабира Бохарова, кыз чактагы исеме Фәризә дип язылган. Ә чынлыкта әнисе Гөлҗамал исемле булган. Моңа охшаш хәл Абдулла Баттал белән булган бит, әгәр Галләнур соңгы вакытта Абдулла белән бер камерада утырган булса( чөнки тоткыннарны икәүләп-өчәүләп тотканнар), аларның сүз куешкан булулары да мөмкин.

Ә Сабира белән Фәризә исемнәренә килгәндә, алар йорты белән янәшә йортта туган тиешле ике апасы-Сабира җиңгәсе белән Фәризә торганнар. Галләнур аларга гел кереп-чыгып йөргән, апалар да аны үз иткәннәр. 

    б)  Муса Җәлил белән бергә иңгә-иң торып фашистларга карша аяусыз көрәш алып барган 11 батыр арасында Абдулла Алиш (слайд 13)  аерым урын алып тора. Аны җәлилчеләр “Мусаның уң кулы” дип йөрткәннәр.Ул Ватанга, туган илгә чын ирләрчә батырлыгы белән генә түгел, ничә буын балаларны тәрбияләгән әкиятләре белән дә дан яулаган шәхес.Аның “Ана әкиятләре”- баласын һәрьяктан тәрбияле итеп күрергә теләгән ана исеменнән сөйләтелгән әкиятләр әниләр өчен дә, нәниләр өчен дә кыйммәтле бүләк.

       Үзәккә гади генә вакыйгалар куелган. Әти-әниләренең сүзләрен тыңламаган балалар – куян кызы һәм шаян ябалак малае кыен хәлдә калганнар . Ә “Сертотмас үрдәк” әкиятнең асылы шунда, йорттагы хәбәрне бөтен кешегә сөйләргә ярамый. Әти-әниең әйткән сүзләрне үзеңдә саклый белергә кирәк. Гаиләгә авырлык китермичә, аларның ышанычлы кешеләре булып яшәргә кирәк. Һәм ул моны үз мисалында раслый.

   Алишның Галимҗан туганына язган хатында мондый юллар бар: “Исән кайтсаң, әнигә булдыра алга кадәр ярдәм ит”. Үз хәле хәл булуга карамастан, ул һаман үзенең сөекле әнисен кайгырткан. Әнисенә карата игътибарлы, ихтирамлы, миһербанлы-шәфкатле, ярдәмчел булу-Абдулланың яшәү кануны. “Әй, карчык, аналарга булган бурычыбыз шулхәтле зур безнең, алтын сарайлар салып бирсәң дә аз булыр иде ди хатынына язучы. Аның әнисенә багышланган “Көтмә инде, көтмә” шигыреннән өзек китерәсем килә. 

Кайда китте синең балаларың?
Арыслан күк батыр улларың?
Өмет белән һаман күзәтәсең,

Кайтырлар, дип, киткән юлларын.

Көтмә инде, көтмә, изге карчык,
Җир куенында ята улларың,
Чәчәкләргә биреп, илгә булган
Мәхәббәтле керсез уйларын.

     Берничә еллар Алишның язмышы билгесез кала. Бернинди хәбәр килмәгән чакларда да өметен өзмәгән Абдулла Алишның әнисе Газизә апа:

Алар югалсалар да,

Калкып чыгарлар әле,

Дошманнарны себереп түккәч

Балкып чыгарлар әле, – дип яза ул үзенең шигырендә. Чынлап та, сугыш бетеп, “дөнья тынып калгач” кына аның язмышы ачыклана.

  в) Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. М.Җәлил ( слайд 14) әнә шундый шәхесләрнең берсе. Юк, ул шәхес кенә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып, батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Ул ,чыннан да , бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше. Чөнки, М.Җәлил диюгә татар халкын, ә татар халкы диюгә , М.Җәлилне күз алдына китерәсең.

Аның исемен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. ,,Палач балтасына башын тоткан “ килеш тә киләчәк буыннар турында кайгырта алган, кешеләрне дәртләндерерлек һәм рухландырырлык әсәрләр иҗат иткән кеше нинди кеше соң ул? Кем баласы? Кем тәрбияләп үстергән аны? Ул үзен үзе ничек тәрбияләгән? 

   Мусаның әнисе Рәхимә апа бик күп авырлыклар кичерә.Ул шигъри җанлы кеше була, җырлар,бәетләр, шигырьләр чыгара, балаларына багышлап язган мөнәҗәте дә билгеле аның бүгенге көндә. Балалары төрле якка укырга, эшкә таралып беткәч, 1928 нче елда, үләр алдыннан балаларына атап язган шигырь – мөнәҗәте  әле дә Мостафа авылы халкында саклана.

Бик нык авырдым , балам, үлсәм – күрәлми калам.

Зарланып бер хат салам, уйлап карагыз, балам! …

 Төштә күреп уянам, шуны сөйләп куанам,

Кайтырлар дип юанам,-Уйлап карагыз, балам

Чит илдә сез үзегез, хатта килә сүзегез,

Үзәгемне өздегез, уйлап карагыз, балам.

Мусаның әнисендә артистлык сәләте бик көчле булган, биергә , җырларга яраткан. Ул бик пөхтә йөргән, эшчән, тыйнак,  түземле, гадел булган. Балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышкан. 51 яшендә Мусаның әнисе исәнлеген югалтып дөнья куя.

    Муса әнисен  бик ярата. Төс, йөз кыяфәте белән ул әнисенә охшаган. Әнисенең бик күп матур сыйфатлары да  аңа күчкән.  Муса кешеләргә карата игътибарлы булган, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган. Үтә пөхтә, җыйнак, көчле,  максатына омтылышлы.  Тәкәбберлек, үзен  башкалардан өстен кую кебек сыйфатларны ул чит иткән.

   Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. шигырь-поэмаларында бу образ бөтен тулылыгы, эчке матурлыгы, мөлаемлыгы белән ачыла. “Ана бәйрәме” әсәрендә шагыйрь үз әнисен күздә тотып язгандыр. “Ана бәйрәме” шигыренә татарча мультфильм карау (слайд 15)

,,Вәхшәт” әсәрендә ул тетрәндергеч вакыйганы сурәтли. 1 укучы “Вәхшәт” шигыреннән өзек укый. (слайд 16)

Ана, иелеп, ике кулы белән

Күтәрде дә җирдән баласын,

Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка

Каршы тотты йөрәк парасын..

-Курыкма, балам, хәзер… хәзер бетә,

Йом күзеңне, күзең күрмәсен!

Түз, түз, балам…хәзер…авырттырмас та…

Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Ана үз баласына үлемнең дә җиңелен сайлый, баласын кызгана. Аналар гына уз баласын яклый, саклый белә.

,,Яшь  ана” шигырендә алты айлык ятим баланы кочагына алган Сәрвәр образы сокланырлык. Ул ана бәхете белән шатлана.  “Яшь ана” шигыренә видеоклип карау (слайд 17)

 

Бу әсәрләр бездә сугышка карата нәфрәт уята, аналарга ихтирам хисләре тәрбияли.

Гомеренең соңгы көннәрендә, үлем җәзасын көткәндә Муса газиз әнисен искә төшерә:

Эчем тулы каргыш, үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән.

Мескен әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән.

Юкка гына күкрәк сөтен имезеп,

Бишек җыры җырлап тибрәткән…

Дөньясына нәфрәт, каргыш булып

Чыкты ул җыр минем йөрәктән.

”Соңгы үпкә” шигырендә:

Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,

Күреп үлсәмче, дип кызымны!

Анам кабере – туган туфрагыма

Куеп үлсәмче, дип, башымны!

     Бу урында  шагыйрьнең 1918 елны язылган “Ятим бала” исемле шигыре искә төшерсәк, шигырьдә күрсәтелгән ятим бала, башка сыеныр урын тапмагач, зиратка бара, әнисе каберенә йөзен куеп, барлык моң-зарларын сөйли. Яшь түгеп аргач, шунда ук мәңгелек йокыга китә…

Кечкенә Мусаның шуңа охшаш эчтәлекле “Анам кабере” исемле пьесасы да бар.

       Иҗатының башы һәм ахыры… икесендә дә бер үк фикер: дөньяда ана кабере булган туган туфрактан изге җир юк, анадан да изге җан юк. Аңа тугрылыклы булуда – яшәүнең бөтен мәгънәсен күрә М.Җәлил

      Муса әнисе турында күп яза һәм күпләр бу образда үз аналарына хас сыйфатлар күрәләр . Ана образы Җәлил иҗатында Ватан – анага , Туган ил образларына барып тоташа.

Мин оныттым күптән үксезлекне,

Югалтсам да туган әнине

Бар нәрсәдән якын һәм сөекле

Туган илем- хәзер әнием,

дигән юллары бар аның ,,Ана” шигырендә.

III. Йомгаклау өлеше.

 

(Слайд 18) Батыр яуда беленсә, ана кемнәрне үстергән, дөньяны кемнәр белән бизәгән- ул шуның белән таныла. Язучы М. Горький ,,Кешедә булган барлык гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә… Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк”,- дип яза. Димәк, Муса абыйны һәм башка җәлилчеләрне тудырган аналар – илебезгә халкыбыз горурлыгы булган  каһарманны тәрбияләп биргән изге аналар. Исемнәре мәңге үлмәс Мусаларны тудырган әниләр халкыбызның күңелендә мәңге яшәр!

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. ЧЫГАНАКЛАР

1.1. Муса Җәлил. Җыентыклар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973 ел.

1.2. Муса Җәлил. Муса Җәлил “Кечкенә дусларга”. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984 ел.

1.3. Муса Җәлил. Моабит дәфтәре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986 ел.

  1. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

2.2. Мостафин Р. Муса Җәлил. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986 ел.

2.3. Мостафин Р. “Өзелгән җыр эзеннән” – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982 ел.

3 комментария “Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк”

  1. Фәридә Says:

    Эльмира Газизҗан кызының хезмәте аерым игътибарга лаек. Җәлилчеләрне дөньяга китергән аналарны барлаган ул, бигрәк тә А Алишның, М Җәлилнең әниләре турында истәлекләргә аерым тукталган. Чынлап та, нинди батыр, куркусыз уллар тәрбияләп үстергәннәр алар. Минем уйлавымча, укытучының бу хезмәте укучыларда батырлык үрнәге һәм аналарга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләүдә бик зур роль уйный.

  2. Гәрәева Гөлнара Риан кызы Says:

    Бу фәнни эзләнү эшендә бүгенге көндә бик тә актуаль мәсьәләләр күтәрелгән.Беренчедән,Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында тирән мәгълуматлар бирелгән.Икенчедән,Ватан геройларының әниләренә карата җылы мөнәсәбәте, аларга карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тирән булуы бик ачык күрсәтелгән.Ә бу каһарманнарны тагын бер баскычка югары күтәрә.

  3. Админ Says:

    Рәхмәт эчтәлекле фикерләрегез өчен

Шәрехләү