fbpx
09.05.2013

Игезәк журналлар җәфасы


    Минем бу темага язарга  теләгем дә,вакытым да юк иде.Җитмәсә,”Т.Я”.да бер-бер артлы электрон журналлар турында ике язма да басылып чыкты.Шулай булгач,инде сөйләнелгән нәрсә турында сүз куертып торуның файдасы булырмы-юкмы, белмим. Әмма бүгенге көндә шушы ике журнал белән дә эшләүче укытучы буларак,чынбарлыкны үземнең кайбер фикерләрем белән тулыландырырга булдым.

  Шушы көннәрдә  генә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында электрон журналлар турында бер хәбәр пәйда булды..Укыйбыз:”Тиздән журнал кыстырып дәрескә керүче укытучыларны күрмәячәкбез. Кәгазь журнал, ниһаять, тарихта калачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мәгариф идарәсе органнарына Казан мәктәпләрен тулысынча электрон журналларга күчерү турында күрсәтмә биргән”.Бик хуп, укытучылар күптән зарыгып көткән искиткеч күрсәтмә.

   Электрон журнал дигәннәре 2012нче елның 1сентябреннән кертелгән иде.Максаты изге:укытучыларны кәгазь боткасыннан коткарып, аз булса да эшләрен җиңеләйтү иде.Ләкин без Россиядә яшибез,бездә яхшы булсын дип башланган эшнең һәрвакыт киресе килеп чыга. Нәрсә булды? Укытучының күп вакыты сыйфатлы белем бирүгә түгел, ә билге, өй эше һәм дәрес темаларын электрон һәм кәгазь вариантта тутыруга сарыф ителде.Мин электрон журналга каршы түгел,ике кулым һәм баш-аягым белән электрон журнал яклы.Искиткеч җайлы,язганнарың матур булып күренеп тора,билгене ялгыш куйсаң,шундук төзәтеп тә була,бер класстан икенчесенә секунд эчендә күчәсең,кыскасы, заман таләпләренә җавап бирә. Җәмгыятьне тулысынча компьтерлаштыру барганда мәктәп алгарыштан читтә кала алмый,киресенчә,алдан барырга тиеш.Электрон журнал-көн таләбе,аннан котылу мөмкин түгел һәм котылырга тырышу кирәкми дә.Ләкин ул баштан ук укытучыларны җәфага салып кәгазь журнал белән янәшә яшәргә тиеш түгел иде.Кәгазь журналны бүгенгә кадәр саклау-мәгариф чиновникларының кадимлеге,яңалыкка таяк тыгарга маташулары.Шушы урында университетта укыткан укытучым Ибраһим ага Нуруллин искә төште.”Беренче театр”дагы Хәмзә картның көлкегә калуын бик тәфсилләп,истә калырлык итеп аңлаткан иде ул.Күз алдына китерегез:тимер юлдан ыжгырып бөтен көченә локомотив килә,тарих локомотивы.Хәмзә карт кулындагы агач таягын,башындагы кәләпүшен селкеп шул локомотивны туктатырга йөри һәм көлкегә кала.Электрон журналның игезәге кәгазь журнал да менә шундый көлке хәлдә бүген.Аның бер тиенгә дә кирәге юк.Инде электрон журналны тутыргач,тагын кулга ручка алып кәгазь журналны тутырып утыру көлке,валлаһи.Электрон журнал шундый итеп эшләнгән:куйган билге,биргән өй эше укучының электрон көндәлегенә шундук язылып бара.Укытучыга да җиңел,эш программасын ача да,копировать итеп,кирәкле көнгә төшерә дә куя.Моңа бер минут  та вакыт китми. Шушындый мөмкинчелек булганда кәгазь журнал тутыру тагын кемгә һәм нигә кирәк?Укытучыга кирәкми,укучыга кирәкми,димәк,өстәгеләргә кирәк.Алар мәҗбүр иткәнгә укытучылар тутырырга тиеш була.

  Мәктәпләрдә электрон журналлар куллануны тикшерү максатыннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар арасында интернет-сораштыру үткәргән. 15 мең укытучы җавапларын анализлаганнан соң, шул ачыкланган: аларның бары 25 проценты гына кәгазь журналдан баш тартып, документның электрон төренә күчкән. Педагогларның күп өлеше – 74 процент – ике төр җурналны да тутыра, 1 проценты бары кәгазь вариантны гына куллана икән.Мин мондагы 25 һәм 1% дигәннәрен аңлап бетермәдем.Кәгазь журналдан өстән күрсәтмә булмаган  килеш үз белдегең белән ничек баш тартып була икән? Мәгариф системасында мондый үзешчәнлек башка сыймаслык хәл.Аларның директорлары ,димәк,тутырмасаң да ярый дигән.Нәрсәгә таянып?Кайда ул закон ?Нишләп бездән яшерәләр? Укый торгач монысына да җавап килеп чыкты шикелле.  “Татарстанда Россия төбәкләре арасыннан беренчеләрдән булып 2012 елның 1 сентябреннән сыйныф журналларын электрон төрдә алып барырга рөхсәт итүче норматив-хокукый актлар кабул ителгән иде. Әмма моңа да карамастан,күпчелек мәктәп директорлары мөгаллимнәрдән кәгазь журнал тутыруны да таләп итте”.Әһә,менә кайда икән хикмәт  Димәк, кәгазь журнал тутыруыбызга сөекле директорларыбыз гаепле икән.Ләкин мин монысына ышанып бетә алмыйм.Чөнки директорлар өстән кушылганны җиренә җиткереп үтәүчеләр.

   Мин инде күптән кәгазь журналдан баш тартучы шул 25% тагыларга кушылыр идем, ләкин атна саен кәгазь журналымның тутырылганмы-юкмы икәнлеген бик җентекләп тикшереп торалар.Кая барасың,шул пүчтәк эш аркасында начар эшләүчеләр исемлегенә эләгәсе килеп тормый,кушылгач тутырасың. Ә 1% дигән хәлфәләр кайда укытып яталар икән?Компьтер күрмәгән,ноутбугы булмаган таш гасыры кабиләләре дә бар микәнни әле бөтен яктан беренче бара торган җөмһүриятебездә? Ничек кенә булмасын бу 26% укытучылар-кирәкмәгән өстәмә эштән азат булган бәхетле укытучылар. 74% ы исә минем кебек җәфага дучар ителгәннәр.

  Министр күрсәтмәсе безнең шикелле авыл укытучыларын куандыру өчен чыгарылмаган.Анда Республика укытучылары диелмәгән,бары Казан укытучылары гына кәгазь журналдан азат ителә дигән.Авыл укытучылары һаман да тәҗрибә куяннары булып эшләүләрен дәвам итәләр инде болай булгач.Беләсе иде,күпмегә кадәр ике журнал белән җәфа чигәрбез икән?

Электрон журналның “+”лары

Кәгазь журналның “-“лары

1.Электрон журнал һәрвакыт укытучының үзе белән,аның кул астында.

 

 

 

2.Электрон журнал чит кулларга эләкми.

 

3.Укытучы үз фәне язылган класс битләрен генә ача ала.

 

4.Укытучы куйган билге шундук укучының көндәлегенә языла.

 

5.Укучының билгесе  sms-хәбәр булып әти-әнисенең телефонына килеп төшә.

 

6.Ялгыш билге куелса,төзәтү бик җиңел..

 

 

 

7.Укучыга өй эшен көндәлеккә яздыру мәҗбүри түгел.Электрон көндәлектә барысы да күренеп тора.

 

8.Электрон журнал юкка чыга алмый.

 

 

7.Куелган билгеләрнең көн саен уртача исәбе күренеп тора.(итоговая ведомость).

 

8.Класс җитәкчесе берничә минут эчендә укучыларының билгеләрен карап чыга ала.Кирәк булса принтердан чыгара.

 

9.Билгене икенче көнне куеп булмый.(Практик,контроль эш,диктантлардан башкаларын).

 

10.Дирекциягә укытучыларның эшен контрольдә тоту бик җиңел.

 

11.Язулар матур ,бертөрле,ачык,аңлаешлы.

1.Кәгазь журналны эзләп табарга кирәк.Ул я бер укытучыда,я укытучылар бүлмәсендә,я бөтенләй кемдәдер бикләнеп калган була.

 

2.Укучылар кулына еш эләгә.Билге кую очраклары булып тора.

3.Теләсә кем теләсә кайсы вакытта теләгән битне ачып карый ала.

 

4.Укучы көндәлеген эзләп укытучыга китереп кул куйдырганчы2-3минут вакыт үтә.

5.Укучы начар билгене көндәлегенә куйдырмас өчен төрле хәйләгә бара.

 

6.Ялгыш билге куелса,бозгыч белән бозарга яки лезвие белән кырып бетерергә кирәк.Билге урыны ямьсез булып беленеп кала.

7.Көндәлеккә вакыт әрәм итеп өй эшен яздырып куярга кирәк.

 

 

8.Кәгазь журналны юкка чыгару бик җиңел.Мондый хәлләр гадәттә уку елы ахырында килеп чыга.

7.Уртача билге чыгару өчен бөтен билгеләрне җыеп кушарга-бүләргә кирәк.

 

8.Билгеләрне карау бик озак вакытны ала.Билгеләрне кулдан язып кына күчереп алып була.

 

9.Теләсә кайсы көнгә теләгән вакытта билге куеп була.

 

 

10 Тау кадәр өелгән журналларны сәгатьләр буе актарып утырырга кирәк.

 

11.Һәр биттә төрле почерк,хәтта кайберләре көчкә таныла.

Tags:

Бер шәрехләү “Игезәк журналлар җәфасы”

  1. Рәфхәт Зарипов Says:

    Фәрит әфәнде!
    Электрон журналларга мөнәсәбәтегез турында укыдым. Афәрин! Тулысы белән килешәм. “ТЯ”дагы язмаларыгызны да яратып, кызыксынып укып барам. Мин дә “ТЯ”га язам. Быел мәктәп темасына да шактый язмаларым чыкты. Әле чыкмаганнары да бар. Мин инде карт кеше. Мәктәптән списанный. Ике ел инде укытмыйм.Миңа 72 яшь. Сез әле живой, дәртле укытучы. Языгыз. “ТЯ”да да бастырыгыз! Сайтыгыз да бик яхшы. Хуплыйм. Электрон журналлар турында газеттагы мәкаләмә өстәмә итеп тагын бер фикерне әйтәсе килә. Татар теле укытучысы буларак Сез дә ул темага кагылмагансыз.
    Электрон журналны мактасак да, мин татарлар өчен әлеге электрон журнал эченә үлгән күсе кыстырылган дип саныйм. Ник дисезме? Электрон журналда укучының исем фамилиясе бер генә мәртәбә языла дип беләбез. Бу исем фамилия рус теле һәм инглиз теле битләренә дә язылган сыйныф җитәкчесе аны русча гына язарга тиеш була. Татар телендә укытылган фән битләренә дә, татар теле битенә дә исем фамилияләр Галимзянова, Мухаметшин, Эндже формасында төшә. Безнең күпчелек укытучылар болай да, кәгазь журналларга да шулай язалар иде, укучылар үзләре дәфтәр тышлыгына исем фамилияне бозып язганны төзәтеп тормыйлар иде. Хәзер исә теләсәк-теләмәсәк тә, 100% укытучы татар исем фамилияләрен урысча язарга күчәргә тиеш буламы? Әллә моны икетеллелек кануны нигезләп дөресләп буламы? Ике фән битендә дөресләүне күпчелек укытучылар янә артык эш итеп кабул итәрме? Югарыдан моны (исем фамилияләрне татар битендә татар телендә дә тутыруны) итмәсләрдер дип беләм. Шулай итеп, тулаем урыслашу киң фронт белән җәелер микән? Татар теле һәм әдәбияттан сез дәрес эчтәлеген татарча тутырасыздыр. Ә менд татар телендә укыта торган башка фән укытучылары нишли? Сыйныф журналының арткы җитләрендә татар мәктәпләре укучылары өчен нинди телдә тутырыла? Анысын да урысча тутыруны мәҗбүр итмиләрме? Монда мин исем фамилия турында гына сүз алып бармыйм. Ахыргы чиктә аттаестатлар бары тик урыс телендә генә генә тутырылганлын журналның “сводная ведомость” битендә исем фамилияләр урыс телендә (идентичный) булырга тиештер! Сез татар теле укытучысы – татар телен саклаучы бер вәкил буларак бу проблемаларны ничек чишеп була дип уйлыйсыз?. Миңа электрон журнал тутырырга туры килмәде. Бәлки бу проблема бик аңсат чишеләдер?

Шәрехләү