fbpx
20.10.2021

Һәр төбәкнең була үз исеме, һәр төбәкнең була үз төсе


төбәк Һәр төбәкнең була үз исеме, һәр төбәкнең була үз төсе
Татарстан Республикасы Мөслим районы “ Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе югары категорияле укытучы-дефектологы  Сәйфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы һәм укытучы-дефектолог Хаҗиева Чулпан Мансур кызы. Тема: Һәр төбәкнең була үз исеме, һәр төбәкнең була үз төсе (проект эше).

Проектның максаты:

  1. Укучыларны Сарман районында туып үскән атаклы шәхес Дамир Гарифуллинның тормыш юлы белән таныштыру:

а) Дамир Гарифуллин-шәҗәрәче;

б) Дамир Гарифуллин-язучы;

  1. Дамир Гарифуллинның әдәби әсәрләрен, эшчәнлекләрен укучы күнеленә сеңдерү. ;
  2. Туган ягыбыз һәм аларның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Туган җиребезнең тарихын ,гореф-гадәтләрен һәм атаклы шәхесләрнең иҗатын өйрәнеп, әхлаклы, милли аңлы шәхес тәрбияләүгә ирешү проектның гипотезасы булып тора.

Проектны тормышка ашыру укучыларда (интеллектуаль, иҗади һәм гамәли) белем һәм күнекмәләр булдырырга мөмкинлек бирә.

Алар:

* Туган якны, кече Ватаныбызны һәм аның күренекле шәхесләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруда;

* Туган якны һәм аның шәхесләрен өйрәнү өчен кирәк булган белемнәрне аерып ала белүдә.

Гипотезаны тикшерү һәм максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны чишергә кирәк:

* Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

* Үз халкына, тарихына, гореф – гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үзмилләтетарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

* Үз халкының күркәм шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү;

* Иҗат итү омтылышы уяту.

Туган як, туган җир, туган авыл…Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәге безнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын. Сарман районы әллә кайдан, менә мин нинди!-дигән сыман ак калай түбәләре, биек манаралы мәчетләре, ике катлы мәктәбләре белән ялтырап күренеп тора.Өйләренең матурлыгы, тигезлеге, урамнарының чиста булуы халкыбызның эшчәнлеген , хезмәт сөючәнлеген күрсәтеп тора. Районда искиткеч кешеләр яши.Сарман районы халкының да горурланырлык шәхесләре бик күп!

Бүген без Сарман районында туып үскән күренекле тарихчы, шәҗәрәче Дамир Гарифуллин турында сөйләргә телибез. Язучы-журналист, шагыйрь, тарихчы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин 1939нчы елның 5нче маенда Сарман районы Яхшыбай авылында Гарифулла улы Хәйрулла белән килене Бибимәхтүмә гаиләсендә 11нче бала булып дөньяга килә. Яхшыбай, Әнәк авылы мәктэпләрендә –башлангыч, Иске Кэшер урта мәктәбендә җидееллык белем алганнан сон, 1953-1957 елларда Югары Ослан районындагы Ключище җир төзу һэм Тэтеш авыл хуҗалыгы техникумнарын тәмамлый. Чик буе гаскәрлэре сафында хезмәтитэ. Читтән торып, Казан университетынын журналистика бүлеген тәмамлый. Дамир Гарифуллин Сарман районының Рангазар авылында партком секретаре һэм колхоз рәисе урынбасары, Сарман район газетасы “Ленинчы” да бүлек модире, КПССнын Сарман район комитетында пропаганда һэм агитация бүлегемөдире, “Социалистик Татарстан” газетасаның махсус хәбәрчесе булып хезмәт куя. Район һэм республика матбугатында Д. Гарифуллин узган гасырнын алтмышынчы елларыннан катнаша башлый.

Бүген күпләребез җиде буын бабасын белмәгәндә Сарманда яшәүче Дамир ага Гарифуллин 500дән артык кешегә нәсел-нәсәбен барларга ярдәм иткән. Алар арасында гади кешеләрдән алып, язучы, шагыйрьләр, җырчылар, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин кебек җитәкчеләр дә бар.

Нәселләрне туганлаштырып бетергән Дамир абыйның шәҗәрә төзү эше белән мавыгып китүе болайрак була. Көннәрдән беркөнне анда туган авылы Яхшыбай мәдрәсәсендә укыткан кешеләрнең кемнәр, аларның кайдан икәнлеген ачыклау теләге уяна. Анда Фатих Сәйфи – Казанлы да белем биргән. Дамир абыйга әтисе Хәйрулла, авылдагы  Габдулла абый сөйләгәнчә, Фатих Сәйфи – Казанлы янына Һади Атласи да килеп йөргән. Аларның икесе дә озын буйлы, нык гәүдәле кешеләр булган, алачык аркылы потлы герләрне чөеп кенә йөрткәннәр. ”Казанга барган идем әле. Фатих Сәйфи Казанлы яшәгән йортның түбәсен сүтеп, яңарта башлаганар. Ул йортта Маяковский да тукталган. Фатих Сәйфи Тукайның беренче мәҗмугасын, аныңчы быктан үргән чемоданын, башка әйберләрен, истәлекләрен, фоталарын җыеп барган”, – ди Дамир абый, әлеге йортның  яңартылуына сөенеп. Эзләнә, актарына торгач, Яхшы бай мәдрәсәсендә белем биргән Хәмидиләр династиясе турында да күп нәрсә ачыклана. Шәйхелислам дигәне Корән Тәэфсире чыгара. Бу изге китапны бүген Мәккәдән алып кайталар икән. Корьәнне Япония, Катар дигән илләрдә дә бастырып чыгарганнар. Ул Хөсәен Ямашев, Г Камал белән дә дус булган. Казанга барган җирендә үпкә чиреннән вафат була. Соңыннан шунысы ачыклана: Шәйхелислам белән Габдулла Тукайның каберләре бер тирәдә икән. 1913 елда Тукай үлгәч, шагыйрьне кая күмәргә дигән сорау килеп туа. Шул вакытта муллалараны Шәйхелислам хәзрәт янына күмәргә тәкъдим итәләр. “Мин барганда 1970 нче елларда Шәйхелислам кабере юк иде инде. Шулчакта зират сакчысы: “Монда кайбер каберләрдә өчәр катлам кеше ята, караучысы булганнарныкы гына саклана”, – ди. Ә менә аның икенче туганы дин эшлеклесе Шакирҗан Хәмиди Минзәлә районы газетасын оештырган. Әгерҗе тарихын барлауда да аның өлешезур. Аның тырышлыгы белән әлеге районның татар авыллары Удмуртия җирлегенә кермичә кала. Дамир ага бер шәхеснең җиде буынын барларга тотына да, шулар арасыннан танылган кешеләрнең исемнәре табыла. Шулай итеп, нәселләрне туганлаштыра да куя. Әйтик, шагыйрь Муса Җәлил белән ТР Халык артисты Хәлил Әбҗәлиловның кайсы яктан туганнар икәнлегендә дәлилли. Муса белән Хәлилнең бабалары бер туганнар булып чыга. Р.Фәхретдиновның нәселенэ нәсеннән-җебенә кадәр белә. Казан ханы Сөембикәнең кызы (тарихчылар Сөембикәнең кызы барлыгын фаразлый) Фәхретдиновлар нәселенә кияүгә чыккан булган икән. Риза Фәхретдинов нәселе борынгы Бикчураханга, Мәүла Колыйга, Фатыйх Кәримигә барып тоташа. ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәровның туганлык җепләре әнисе ягыннан Таҗетдин Ялчыголга барып тоташа. Сарман районының Иске Әлмәт авылында туып, Кытайда җирләнгән тарихчы Морад Рәмзинең дәшәҗәрәсен төзегән ул. Нәсел барлаганда кайбер тарихи фактлар ачыклана. Әйтик, Ялчыголның туган авылы билгеле булмый. Дамир абый исә аның Азнакай районы Чалпы авылыннан икәнлеген дәлилли. Тарихи шәхесләрнең шәҗәрәсен генә төзеп калмыйча, алар турында китаплар да бастыра.

– Теләсә кайсы авылда бары бертөрле исемнәр буенча гына шактый мәгълүмат тупларга була. Әйтик, Сәйфетдин, Гайнетдин яки Әхмәтша, Гаделша бер нәселдән булырга мөмкин. Әмма Кама аръягындагы кешеләрнең башта типтәрме, башкортмы, ясакмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Шулай ук никах шәһадәтнамәләрдәге кул тамгалары да күп нәрсә сөйли. Чөнки анда кешеләр җиргә мөнәсәбәтле рәвештә төрле катламнарга бүленгән. Әвен, сәнәк, дүңгәләк, ай кебек тамгалардан агай-энеләрне барларга мөмкин. 1800 нче елларда туган кеше белән хәзерге буынны бер портрет итеп төзү бик кызык эш ул. Тарих белән кызыксынырга яраткангамы шәҗәрә төзүне алай катлаулы эшкә санамый. Үзе әйтмешли, бары тик иренмәскә генә кирәк. Шул очракта һәр кеше үзенең нәсел тамырларының кая барып то ташканын белә ала. Бер шәҗәрәне төзү өчен кайча көч ай вакыт җитсә, 7-8 елга сузылырга  да мөмкин.– ди 30 елдан артык шәҗәрә язу белән шөгыльләнгән Дамир Хәйрулла улы.

Чыннан да, әби-бабайларыңны, нәсел чылбырыңны барлау бик әһәмиятле бит ул. Шунысы куанычлы: соңгы вакытта кешеләр әнә шул төшенчәне аңлый башладылар. Димәк, культурабыз, тәрбиябез, кызыксынучанлыгыбыз үсә дигәнсүз. Иң мөһиме – нәсел алдында бик саваплы, зур эш башкарыла. “Мин шәҗәрәмне белдем” дию үзе генә дә ни тора бит!

Б) Д. Гарифуллин ин эүвэл балалар шагыйре буларак таныла. 1984-1990 еллар арасында аның мәктэпкәчә яшьтәге балаларга атап язган “Тылсымлы шакмаклар”(1984),“Кикринур”(1985), “Бакакак” (1988) һэм “Ишегалды” (1990) исемле дүрт җыентыгы дөнья күрэ.

Әлеге китаплардагы берсеннән – берсе кызыклырак шигри тәлгәшләрдән бик куп нәни балалар авыз иттеләр. Шагыйрь һәрбер шигырендә балада әхлаклелек тәрбияләүне бурыч итеп куя.Ул бик белеп кенә, чамасын югалтмыйча, нәни дусларын яхшы белән начарны аерырга өйрәтә. Аерым шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, дәрестән тыш уку әсбапларына кертелә.

Әдәби иҗат эшчәнлегенең буеннан-буена Дамир Гарифуллин өлкәннәр өчен дә шигырьләр, җырлар яза, күңелендә туган уй-хисләрен Шәрекъ поэзиясенең борынгы лирик төре – робагый жанры кысасында гәүдәләндерү юнәлешендә иҗади тәҗрибәләр алып бара. Аның сан ягыннан шактый җыелган бу төр иҗат җимешләре 2001 елда Казанда Татарстан китап нәшриятында һәм Чаллының хосусый нәшриятларында нәшер ителгән «Мең дә бер робагый» исемле җыентыкларында һәм 2003 елда Чаллыда басылып чыккан «Чыгарсыңмы каршы алырга» дигән күләмле китабында урын ала.

Мактаулы исемнәре: * ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988); * Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1999); * Саҗидә Сөләйманова премиясе (2008) — «Герантау итәгендә»;

* «Язганнарны укып, уйлар тукып» китаплары өчен.

  1. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе К. Насыйри үз вакытында: “Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл”, – дип, бик дөрес язган. Балаларга белем һәм тәрбия бирүюлы – туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф – гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт әшәешкә омтылыш уяту, узара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү дә ул….

Моңа мисал итеп Д.Гарифуллинның «Кикринур”», “Күңелем нигъмәтләре”, “Җырларым, шигырьләрем” шигырьләр җыентыгын, “Язганнарны укып, уйлап тукып” китабын китерә алабыз. Әлеге җыентыкларны укып, без укучыларны дөреслеккә өндибез, шаян шигырьләрне укып,дөрес юлны күрсәтәбез,өлкәннәрне хәрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә өндибез, аларны тәрбияле балалар булып үссеннәр диеп тырышабыз.

Гомумән, Дамир Гарифуллинның җыентыкларыннан җанга ләззәт һәм дәва таба алабыз. Аның җыентыкларында үлем һәм яшәү,тормыш һәм язмыш, гаделлек һәм оятсызлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, яхшы һәм яман, бәхет һәм бәхетсезлек, дин һәм фән,ялган һәм дөреслекне күрергә була. Бары тик бала китаплар укып кына тормышка аек акыл белән карый ала. Аны эчке дөньясы тирәнәя, күңеле баей, кешеләргә карата игътибары ,хөрмәте арта һәм күркәм омтылышлар башкарырга омтылышы көчәя.

Туган телне һәм аның күркәм шәхесләрен яхшы белү, аларны ярату, аларны хөрмәтләү – әхлаклылыкның бер өлеше булып тора.

Нәтиҗә. Дамир Гарифуллиннын тормыш хэм   иҗат юлы, купкырлы эшчэнлеге белэн танышу иде. Узенен ижат юлы аша туган телебезне, туган туфрагыбызны, үз нәселебезне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итәргә, яратырга һәм беркайчан да онытмаска чакыра.   Бу шәхес турында бик күп кызыклы  мәгълүмат табылды хэм алдыбызга куелган максат нэтижэле булды.

Күчереп алу өчен файл ссылкасы: https://cloud.mail.ru/public/EFUt/emL5C51DK

Шәрехләү