Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее»ныӊ югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Гөлүсә Солтан кызы. Тема: Арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табу. (3 нче сыйныфта математика дәресенә технологик карта )
Тема: Арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табу.
Максат: арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табуга карата тигезләмәләр чишәргә, компонент исемнәрен дөрес әйтергә һәм аларны таба белергә өйрәтү .
Бурычлар:
Белем бирү: билгесез тапкырлаучыны, бүлүчене, бүленүчене табу кагыйдәләрен кабатлау, арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табуга карата тигезләмәләрне чишү юлларын өйрәнү.
Үстерелешле: логик фикерли , чагыштыра , классификацияли белү юлларын һәм математик сөйләмнәрен үстерү.
Тәрбияви: үзенеӊ уку эшчәнлегендә җаваплылык хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: яӊа белем бирү дәресе ( Урок «открытия» нового знания).
Формасы: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә, парда.
Уку предметын үзләштерүнеӊ көтелгән нәтиҗәләре
Шәхси нәтиҗәләр:
Укучыда формалашачак:
-төп әхлакый нормаларны белү һәм аларны үтәүгә юнәлеш алу;
-үз уку эшчәнлеген бәяләү.
Укучы формалашу өчен мөмкинлек алачак:
-уку эшчәнлегендә уңышка ирешү һәм ирешмәү сәбәпләрен дөрес аңлау;
– тотрыклы уку – танып белүнең бурычларын хәл итүнең яңа гомуми ысуллары;
– башка кешеләрнең хис-тойгыларын аңлы аңлау һәм башкаларга ярдәм итүгә һәм аларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән гамәлләрдә чагылыш табучы эмпатияләр.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
– яңа уку материалында укытучы тарафыннан бирелгән эш юнәлешләрен исәпкә алып,
укытучы белән хезмәттәшлек итү;
– ысул һәм эшнең нәтиҗәсен аера белергә;
-куелган бурычны гамәлгә ашыру шартларында, үз гамәлләрене планлаштырырга;
-гамәлләрне башкарганда , аның дөреслеген мөстәкыйль бәяләргә һәм аны гамәлгә ашыру барышында да , ахырында да кирәкле төзәтмәләр кертә алырга.
Танып – белү универсаль уку гамәлләре:
-конкрет шартларга бәйле рәвештә бурычларны хәл итүнең иң нәтиҗәле ысулларын сайларга;
– өйрәнелә торган күренешләрнең сәбәпләрен-тикшерү бәйләнешен билгеләргә;
– аңлы рәвештә һәм ирекле рәвештә телдән һәм язма формада хәбәрләр төзергә;
-әһәмиятле өлешләрне таба белергә;
-бурычларны хәл итүнең уртак алымнарын белергә;
-бурычларны хәл итү өчен символик чараларны, шул исәптән модельләрне һәм схемаларны кулланырга.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
-үзеңнән аерылып торган башка кешеләрнең позициясен исәпкә алырга һәм координацияләргә;
-үз позицияңне дәлилләргә һәм уртак эшчәнлектә уртак карар чыгарганда хезмәттәшлектә партнерлар позицияләре белән координацияләргә;
– үз фикереңне һәм позициясен формалаштыру. төрле фикерләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга һәм үз позициясен нигезләргә.
Предмет нәтиҗәләре:
-билгесез тапкырлаучыны, бүлүчене, бүленүчене таба белергә;
– арифметик гамәлдәге билгесез компонентны таба белергә.
Методлар: проблемалы, практик.
Белем бирү ресурслары: дәреслек “Математика” 3 класс, 2 нче кисәкнеӊ 20 нче бите; карточкалар, үзбәя картасы, К.Ф.Гаусс портреты, PowerPoint презентацияләр программасы ярдәмендә төзелгән презентация, математикадан эш дәфтәре, Моро М. И . дәреслегенә электрон кушымта “Решение уравнений”.
Җиһазлау: компьютер, проектор.
Планны тулысы белән укырга һәм күчереп алырга: https://disk.yandex.ru/i/xvrC59nP_poMiQ