fbpx
18.11.2017

Ш.Камалның “Буранда” хикәясенә технологик карта


 Ш.Камал.Буранда
Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызының татар әдәбияты дәресе буенча ФГОС таләпләренә нигезләнеп төзелгән технологик картасы
Аңлатма язуы.Дәреснең технологик картасы – ФГОСны тормышка ашыруның инновацион инструменты. Ул дәресне оештыруның нигезен тәшкил итә, фәнни тел белән әйткәндә, дәрес конспектының график варианты булып тора. Технологик карта дәреснең һәр этабын зур төгәллек белән планлаштырырга ярдәм итә, чөнки ул этапларның һәрберсе билгеле бер максатка юнәлтелә һәм анда төрле методлар, алымнар куллану карала. Һәр технологик картаның башлам өлеше (шапка) була. Анда предмет, УМК (үрнәк программалар, дәреслек) күрсәтелә. Мин рус мәктәбенең 8 нче татар төркемендә татар әдәбиятын Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина авторлыгында чыккан дәреслек белән укытам. Бу дәреслек шул ук авторларның “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа”га нигезләнеп төзелгән. Авторлар, үз чиратында, Ф.Х.Җәүһәрованың үрнәк программасына таянганнар. Дәреслеккә бәяләмә (рецензия) биргән практик укытучы буларак, аның бик яхшы сыйфатлы уку әсбабы булуы турында әйтә алам. Бу уку елында шул дәреслеккә нигезләнеп, “Шәриф Камалның “Буранда” хикәясендә ана һәм бала проблемасы” темасы буенча дәрес үткәрелде. Мин шул дәреснең технологик картасын тәкъдим итәм. Дәреснең технологик картасы Предмет: татар әдәбияты Сыйныф: 8 нче татар төркеме УМК: 1. “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең  татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова. Казан, 2013); “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (төзүче авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 ел). Дәреслек. Татар әдәбияты, 8 нче сыйныф / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Н. Сафиуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2015. Ноутбук, проектор, экран, слайдлар, фонохрестоматия, картина репродукциясе. Тулысынча

Шәрехләү