fbpx
27.10.2012

Тилеләр дәүләте тиз үләр.


    Кеше олыгайган саен үткәннәрен еш искә ала башлый икән. Еракта калган тормыш мизгелләрен,булган вакыйгаларны,хәл-күренешләрне бүгенге көн белән чагыштыра,үлчәп карый.Үзем дә Казан Дәүләт Университетында укып йөргән көннәремне бер моңсулык белән,сагынып искә төшерәм.Ул вакытта В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университет илдәге иң дәрәҗәле югары уку йортларының берсе иде.Бүген инде Казанда дистәләгән университет бар,элеккеге институтларның барысы да университетка әйләнеп бетте.Университетта уку җиңел булды дип әйтә алмыйм.Көн саен ике-өч сәгатеңне китапханәдә үткәрмәсәң,семинарларда катнашмасаң,зачет-имтиханнарга яхшылап әзерләнмәсәң йә степиндиядән колак кагасың,йә университеттан ук ычкынасың.Хәзерге шикелле акча түләп имтихан бирү дигән нәрсә уйга да кермәде.Уку бик зур тырышлык сорый иде. Филолог булырга укыгач,атна саен дистәләгән роман укып чыгарга,фәнни хезмәтләр белән танышырга туры килә иде.Вакытында укып бармасаң,сессия вакытында гына 30-40 китапның эчтәлеге белән һич кенә дә танышып чыгып булмый.Ләкин авыр булса да шактый кызыклы һәм мавыктыргыч иде укулары.    Ә хәзер Һәр койма,һәр багана “Курсовые работы,дипломы”дигән белдерүләр белән тулган.Моңа берәү дә гаҗәпләнми.Хәтта кандидатлык,докторлык диссертациясен дә язып бирәләр.Бу нәрсә дигән сүз? Димәк,укымыйча да надан килеш югары белемгә ирешергә мөмкин дигән сүз.Шулай итеп, без яшәгән бүгенге җәмгыять белемне кирәкмәс нәрсәгә әйләндереп калдырды.Бу һич кенә дә яшьләребез вузларга керергә ашыкмый дигән сүз түгел.Киресенчә,барысы да шунда омтыла.Инде яз көне үк ЕГЭлар биргән вакытта әти-әниләр баласының керәсе урынына акчаларын түләп куялар.Инде шул көннәрдә үк көч-хәл белән укыган Галиев,Вәлиевләр үзләрен студент итеп хис итә башлыйлар.Нәтиҗәдә,әтисенең кесәсе калын булу аркасында андый бәхеткә ирешкән күпме белемсезләр студентка әверелә.Мондый “бәхет”кә ирешү өчен абзарда ничә баш бозау асрыйсын,күпме бәрәңге сатасын,күпме урлыйсын… авыл халкы үзе генә белә.Менә шулай,җәмәгать,әле капитализм ишеген ачып, бусагасын атлап керергә өлгермәдек ,инде күпме начар күренешләр белән очраштык.Яшьләрнең вузларга керәсе килә,ә укыйсы …килми;диплом аласылары килә,ә белемле буласылары…килми.Кесәдә диплом гына булсын!Хәзерге көндә бик күп яшьләребез менә шундый фикер белән укып йөри.Дөресрәге,җил куып, күп вакытын дискотекаларда,төнге клубларда акча туздырып үткәрә.Билгеле,араларында чын-чынлап тырышып укып белем ала торганнары да бардыр.Ләкин чын мәгънәсендә белемле булырга,һөнәрен яхшы итеп үзләштерергә омтылганнары бик сирәк.Нәтиҗәдә илдә “югары белемле” белемсез һөнәр ияләре артканнан-арта бара.Бу бик куркыныч нәрсә.Әйтик, имтиханнарын,курс эшләрен,дипломын акча бәрабәренә генә башкарып чыккан шундый табибка туры килдегез ди.Ни булганын ишетеп торабыз : әле тегендә, әле монда шундый хәсрәт табиблар аркасында күпме кешенең гомере өзелә.Газеталарда кешеләрнең  таза-сау аякларын,эчке әгъзаларын кисеп алулары турында хәбәрләр еш басылып тора.Ә күпме кеше гомерен өзгән техноген фаҗигаләр;әйтик, йортлар,төзелеш корылмалары җимерелү,самолет-вертолетлар мәтәлеп төшүләр нәрсә аркасында килеп чыга? Барысына да шул “кеше факторы “гаепле.Ә “кеше факторы”дигәннең артында гап-гади белемсезлек,наданлык булуын барыбыз да бик ачык белә.

  Белемсезләр иленә әйләнеп баруыбыз тагын шунда күренә: Россия академиклар,профессорлар саны буенча дөньяда артта саналмый.Ләкин берәр оешманы йә хуҗалыкны,предприятиене мактыйсы булса,бер дә оялмыйча “анда фәлән ил технологиясе кулланыла”дип шар яралар.Чит ил технологиясен куллану бер горурлыкка әйләнде.Ә бит киресенчә булырга ,башны түбән ияргә тиешләр. Ни өчен без хәтта бәрәңгене дә Голландия технологиясе буенча үстерәбез? Шикәр чөгендерен игүне Франциядән өйрәнәбез. Үзебезнең Авыл хуҗалыгы академисенең профессорлары бәрәңге белән чөгендерне дә үстерергә өйрәтә алмагач аларның кирәге бармы? Бакчаларыбызны,басуларыбызны чүп баскан. Алардан котылу өчен тагын чит ил препаратлары кирәк.Чүп дигәннән,чүпкә баткан Рәсәйдә чүп эшкәртү технологияләре тагын юк.Чүптән арынырга,кием-салымнарыбызны чистартырга Италия җиһазлары кирәк.Безнең хәтта үз мәгариф системабыз да юк.Америкача укытуның илне дебильләштерүгә алып баруын хәтта үзебезнең дә кайбер акыллыбашлар таный башлады.Сингапурга барып балаларыбызны укытырга өйрәтүнең дә нәтиҗәсе булмаячак. ”Россия- бөек ил.Без-бөек халык!”дип лаф орырга яраткан җитәкчеләргә бер дә килешә торган эш түгел инде бу. Быел да Россия вузларының берсе дә дөньяның иң яхшы 200 вузы исемлегенә керә алмады. (МГУ 214нче урында).

Үзебез белеп эшли торган берәр нәрсә бармы соң безнең? Бар: чит илләргә нефть һәм газ сату.Ләкин һаман болай яшәп булмый.Киләчәк буыннарга ул Ходай байлыгы калмаска мөмкин.Ә киләчәк буын- курс һәм диплом эшләрен сатып алып укыган буын.Үз эшен башкалардан акча биреп эшләткән кеше уйларга да,иҗатка да сәләтсез була.Менә шуңа күрә бүген яшәешебезгә тирән үтеп кергән “бар нәрсә дә сатыла һәм сатып алына” дигән инануның белем тармагына тирән үтеп керүе аеруча куркыныч.Белем алу,белемле булу кирәкмәс нәрсәгә әйләнеп калган илнең киләчәге юк.Ни кызганыч,әлегә моны аңларга теләүчеләр күренми.

  Аның каравы , мәктәпләрдә яулык кияргәме-юкмы дигән мәсьәлә дәүләткүләм нәрсәгә әйләнеп бара.Соңгы атналарда үзәк каналлар өч-дүрт көн буе бөтен халыкның игътибарын шуңа юнәлтергә тырыштылар.Эш шунда: Ставрополь краендагы Кара Түбә мәктәбенең директоры Марина Савченко дигән ханым башына яулык бөркәнгән  кызларны мәктәпкә кертми. Мәрьям дигән кызның әтисе Равил Кайбалиев прокуратурага ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.Шуннан китә инде кызык һәм кызганыч тилесериал.

Телевидениедәге бу шоу-тамаша ачыктан-ачык урысларның хокуклары кысыла ,яулык бөркәнүне тыярга кирәк дигән шигарь астында барды.Соңгы сүзне Президент Путин әйтте: кимәскә яулык ,без янәсе дини дәүләттә яшәмибез.(Соңгы көннәрдә генә Атом-төш университеты –МИФИда теология кафедрасы ачылды!).Димәк, яулык-куркыныч нәрсә,урта белем алуга комачаулык тудыра булып чыга.Ә балаларның эчүчелеге һәм наркомания бит башка бөркәнгән яулыктан куркынычрак.Ләкин коррупциягә баткан хөкүмәт шул яулык белән генә көрәшергә сәләтле.Шулай булмаса,менә бу саннар булмас иде. Росстат мәгълүматлары буенча,Рәсәйнең башлангыч сыйныфларында укучы һәр өченче баланың берсе аракы куллана, 40% укучы айга бер тапкыр спиртлы эчемлекләр эчә,20%ы көн саен исерә.

БМО мәгълүматлары дә Рәсәй өчен куанычлы түгел.Наркоманлык буенча безнең ил дөньяда өченче урында тора һәм иң куркынычы; бу санны 9-13 яшьлек балалар елдан-ел тагын да күбәйтә.Болардан котылу юлы бармы? Бүген барган “мәгариф реформасы” мәктәпне тупиктан алып чыга алырмы? Мин “реформа”ны куштырнаклар эченә алып яздым, чөнки моңарчы барган реформаларның әлегә кадәр укыту-тәрбия эшен җимереп баруы гына күренә.Соңгы көннәрдә генә Путин кул куйган” Патриотик тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү турында”гы фәрманга шулай ук тамчы да ышанычым юк.АКШның патриотик тәрбиясен өйрәнеп, шуның нигезендә синең белән миннән Рәсәйне яраттырмакчы булалар Елмаеп куйдыгызмы? Көлмәгез,җәмәгать,Еларлык көннәребез алда әле.АКШ патриотизмына җитү өчен безгә әле тагын 100 ел яшәргә кирәк.Бездәге коллык,бездәге хәерчелек ,бездәге законсызлыкны яратып буламы? Бәлки,буладыр,әйтеп карагыз.

                                                               Фәрит Вафин.

Tags: ,

Шәрехләү