22.12.2024

Хайваннарның күптөрлелеге 2класс (әйләнә-тирә дөнья фәне)


хайваннарның

Арча муниципаль районының “Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесының башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы.Тема:  “Хайваннарның күптөрлелеге” (2класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән күрсәткән ачык дәрес эшкәртмәсе).

 

Максат:

  1. Хайваннарның төрләрен кабатлау. Кыргый һәм йорт хайваннарының аермалы якларын ачыклау.
  2. Хайваннар дөньясы турында яңа мәгълүмат бирү. Хайваннарның төрлелеген, бер-берсеннән авырлык, гәүдә формасы белән аерылып торуын, аларның яшәү тирәлеген, бер-берсенә бәйлелеген аңлату.
  3. Үзеңне чорнап алган тирәлекне яратырга, аны сакларга өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Шәхескә юнәлдерелгән универсаль укыту гамәлләре:үз фикереңне булдыру, үз уңышларың, уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау.
  2. Регулятив универваль укыту гамәлләре:бирелгән план ярдәмендә эшли белергә өйрәнү.
  3. Танып – белү универсаль укыту гамәлләре:дәреслекне белешмә чыганагы итеп куллана белү, төркемнәрдә эшләү .
  4. Коммуникатив универваль укыту гамәлләре:башкаларның сөйләмен тыңларга һәм аңларга, төркемдә һәм парларда эшләргә өйрәнү, башкаларның җавапларын исәпкә алып, үз фикереңне җиткерү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, ноутбук, презентация, аңлатмалы сүзлек,рәсемнәр.

Эш формалары: парлар һәм төркемнәр белән эш, мөстәкыйль эш.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Таң ата да кояш чыга!

Кояшны сәламли көн!

Мин сәламлим Сезне дуслар,

Хәерле көн!

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Дәресебезнең темасын  табышмакларга җавап табып белербез.

Хайваннар турында табышмаклар әйтелә.

-Табышмакларның җавапларын бер сүз белән ничек дип атыйбыз?

-Хайваннар.(дәреснең темасын, максатын билгеләү)

III. Хайваннарның төркемнәрен кабатлау.

1.Хайваннар турында әңгәмә.

-Хайваннар нинди төркемнәргә бүленә, аларның исемнәрен хайваннарның аерымлык билгеләре аша билгелик. (Алдан әзерләнгән балалар сөйли)

2.Гәүдәсе мамык, каурый белән капланган, ике аяклы хайван.

Кошлар

Кошлар-тәннәре каурый белән капланган хайваннар. Җир шарында кошларның ун меңгә якын  төре билгеле. Оча, йөгерә, йөзә торган кошлар була. Алар канатлары ярдәмендә очалар, аяклары ярдәмендә йөзәләр, йөгерәләр, томшыклары ярдәмендә азык  ашыйлар.

  1. Гәүдәләре өч өлештән тора, өч пар аяклары бар.

-Бөҗәкләр

Дөньяда миллионнан артык төр бөҗәк билгеле. Аларны бөтен җирдә очратырга була.Бөҗәкләрнең тәне 3 өлештән тора: баш, күкрәк, корсак. Баш өлешендә мыеклар, күзләр, авыз,  күкрәктә канатлар һәм  өч  пар аяк урнаша.

4.Канаты бар, очалмый, коры җирдә торалмый.

 Балыклар 

Балыклар суда яшәүче хайваннар. Саңаклары белән сулыйлар. Тәннәре тәңкә белән капланган. Суда койрыклары һәм йөзгечләре ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Балыклар уылдык чәчеп үрчи.

 5.Суда да, коры җирдә дә яши ала торган хайваннар нинди төркемгә керә?

Җир-су хайваннары

Җир-су хайваннарына бакалар, гөберле бакалар, тритоннар керә. Алар суда да, коры җирдә дә яши алалар. Бездә бакаларны һәм  гөберле бакаларны очратырга була.

6.Салкын канлы, коры тиреле хайваннар төркеме ничек дип атала?

Сөйрәлүчеләр

Сөйрәлүчеләр яки рептилияләр җиде мең төрне үз эченә ала. Аларга кәлтәләр, еланнар, ташбакалар, крокодиллар керә.  Сөйрәлүчеләр – салкын канлы хайваннар, тиреләре коры.

  1. Гәүдәләре йон белән капланган, дүрт аяклы, балаларын сөт белән тукландыручы хайваннар.

-Җәнлекләр

Җәнлекләр тәннәре йон белән капланган һәм балаларын  сөт белән туендыручы хайваннар. Йорт һәм кыргый хайваннар була.

– Кыргый хайваннар табигатьтә яши, азыкны үзләре таба, яшәр өчен урын төзи, балаларын үзләре үстерә.

  1. -Ничек уйлыйсыз: йорт хайваннары кайдан килеп чыккан соң?

-Йорт хайваннары кеше янәшәсендә яши, аларны кеше тәрбияли, ашата, чистарта, сәламәтлеге турында кайгырта. Җәй көне аларга күп итеп азык  әзерли, җылы абзарлар төзи.

-Кешеләр ни өчен йорт хайваннарын асрыйлар?

Сыер кешегә нинди файда китерә? Сөттән нәрсәләр ясыйлар?

  1. Игътибарлылыкка бирем.” Хайваннарны тавышлары буенча таны”
  2. Физкультминутка “Күрсәт әле үскәнем, ничек йори аюлар, ничек сикерә куяннар, ничек кошлар очалар, ничек кычкыра бакалар”…,
  3. Яңа тема өстендә эш

 Бүген без сезнең белән хайваннар дөньясы турында сөйләшүне дәвам итәбез.  Бүгенге дәрестә аларның ИҢ –ИҢ нәре турында сөйләшербез. (Алдан әзерләнгән балалар сөйли)

-Урманда да түгел, коры җирдә дә түгел, океанда бер зур йорт яши. (Кит).

 1 слайд. Кит

  -Китлар балыклар, диңгез хайваннарын ашыйлар. Балаларын сөт белән туендыралар. Алар 90-110 тонна авырлыкта булалар. Бер көнгә 4 тонна азык ашыйлар.Зәңгәр кит дөньядагы иң зур хайван. Алар 35 метр озынлыкта, 30 фил кадәр авырлыкта булалар.

2 слайд. Фил

Әрекмәндәй зур колак, аяклары зур колач,

  Борыны җиргә тигән,  килгән ул ерак илдән.(Фил)

Африка филе- җир йөзендә иң зур хайван. Филләр үлән, яфрак һәм агачларның җимешләре белән тукланалар. Аның тамагын туйдырыр өчен 150-180 кг азык кирәк. Филнең биеклеге 4-5 метр, авырлыгы 7-8 тонна.Филне борыны хобот дип атала.

Слайд 3. Жираф

Озын муенын сузып, үзен бик горур тоеп,

Болын-далада йөри, биектән барсын күзли.Ул нәрсә ?

    Жираф – җир йөзендәге иң биек хайван. Аның биеклеге 6 метр. Ачык сары төстәге тәне кара таплар белән капланган. Озын муены ярдәмендә агачларның иң өстәге яфракларын өзеп ала. Жирафка иелергә бик читен.Су эчү өчен ул алгы аякларын аерып куя һәм озын муенын бөгә.

Слайд 4. Страус-тәвә кошы

Җырлый алмый, сайрый белми, канаты бар оча алмый.

Ни гаҗәптер аны һәркем, зур кош диеп атый.

Тәвә кошы -страус– дөньядагы иң зур кош санала. Аларның биеклеге 2,5 метр, авырлыклары 50 кг. Алар Африкада һәм Көньяк Америкада яшиләр. Тәвә кошы оча белми, ләкин ат шикелле  бик әйбәт  чаба. Үлән, вак бөҗәкләр ашый.

Слайд 5.   Колибри

Дөньядагы иң кечкенә кош –колибри .Ул Көньяк Американың урманнарында яши. Иң кечкенә колибри бал корты зурлыгында. Аны чебен-кош дип тә атыйлар. Ул әчтерхан чикләвеге кадәр оясында борчак зурлыгындагы йомыркалар салып бала чыгара.

Слайд 6.Ташбака.

Аягын, башын яшерә таш күлмәге эченә.

-Укучылар бу нәрсә ? Нәрсәнең таш күлмәге бар ?

Ташбакалар- җир йөзендәге иң борынгы хайваннар. Алар бик озак, 100 яшьтән дә артык яшиләр. Үлән, суүсемнәр, бака, балык ашыйлар. Бик озак ашамыйча да  тора алалар. Суыкта йокыга талалар.

Слайд6.  Пингвин

Ак күлмәк, кара костюм бик килешә бу кошка.

Оча белмим дип аптырамый, шәп йөзә ул диңгездә.

-Пингвиннар кош булсалар да оча белмиләр, әмма бик яхшы  йөзәләр. Пингвиннарның барлыгы 18 төре билгеле. Иң зурысы – император пингвины. Аның озынлыгы 120 см га җитә. Ә авырлыгы – 40 килограмм. Пингвиннар уртача 25 ел яшиләр.

  1. Физкультминутка “Оча-очмый” уены

VII. Рефлексия. Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк.

                                        Хайваннар турында викторина

-Бөҗәкләрнең ничә аягы була? -6

-Кошларны һәм җәнлекләрне дәвалаучы әкият героеның исеме? (Айболит).

– Бөҗәкләрдә ничә канат була ? -4

-Әкиятләрдәге хәйләкәр хайван?  (төлке)

-Үрмәкүчнең ничә аягы була?-8

-Канаты булса да,оча алмаучы кош?  (пингвин)

-Иң кечкенә кош?  (колибри)

-Авыру хайваннарны дәвалаучы һөнәр иясе кем дип атала? (ветеренар)

-Иң зур оча белмәүче кош?-(страус)

-Крокодил һәм кошларның нинди уртак яклары бар? (йомырка салалар)

-Хайваннарны өйрәнүче фән ничек атала? (зоология)

  • Фантастик рәсем. 69бит.

Дәреслектәге фантастик рәсемдә кайсы хайваннарның тән өлешләре берләштерелгән? (тиен, балык, чикерткә, әтәч, кош.)

Төркемнәрдә эш:  фантастик рәсем ясарга

VIII. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында кабатладык? Нинди яңалык белдек ?

 Үзбәя

Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, иптәшләремә булыша алам – “ 5”

Яхшы эшлим, материалны аңладым – “4”

Иптәшләремнең ярдәменә каршы килмим – “3”

Өй эше: “Минем яраткан йорт хайваным” дигән темага хикәя язарга.

 

 

 

Шәрехләү