fbpx
22.04.2013

Хәерчелек саннарга бай


      Хәерчелек саннарга байХөрмәтле, ”Татарстан яшьләрен” яратып укучы дустым! Синең хөкемеңә тагын бер мәкалә тәкъдим итәм. Ул-хәерчелек турында. Туйган хәерчелектән дип газетаны читкә алып куярга ашыкма.Мәкаләдәге күпләгән саннар сине куркытмасыннар.Алар безнең ничек яшәвебезне күрсәтүче хәвефле саннар.Депутатлар,хөкүмәт башлыклары,министрлар ничек кенә мактанмасыннар,күпме генә илебез үсә дип шапырынмасыннар,саннар киресен сөйли.Укы,уйлан һәм нәтиҗә яса.Үз фикереңне булдыр.Кая барабыз:матур киләчәккәме,төпсез упкынгамы?..

   Бүген аена 30 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алучы, һәр гаилә әгъзасының кыйм­мәтле машинасы, берничә бүлмәле фатиры яки йорты булганнарны урта сыйныф дип атыйлар. Безнең илдә, тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар ил халкының 20 процентын тәшкил итә икән. Ә нормаль җәмгыятьтә исә андыйлар барлык халыкның өчтән ике өлешен тәэмин итәргә тиеш. Димәк, алга киткән чит илләр белән чагыштырганда да, социаль норма кысаларыннан караганда да, Россия халкының яртысыннан күбрәге хәер­челек һәм ярлылык чигендә яши әле. Хәерчелек — ил халкының бер өлешенә төшкән икътисади-социаль хәл. Дөресрәге, ул — социаль категория. Россия статистика комитеты мәгълүматлары буенча 2011елда ил халкының 16 проценты (22,9 миллион кеше)хәерче дип табылган.Россия Президенты Путин В.В. бер ел элек Россиянең һәр сигезенче кешесе хәерчелек чигендә яши дип белдердре.(Бу-13% тирәсе). 2010 елгы күрсәткечләр белән чагыштырсак, хәерчеләр 2,3 миллион кешегә арткан дигән сүз. 2013 елның гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 4611 сумнан 5205 сумга кадәр арттырылды. Финанс, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары моны килештергән. Әмма күтәрелгәннән соң да минималь хезмәт хакы яшәү минимумын куып җитмәячәк. Шул ук вакытта экспертлар билгеләп үткәнчә, артып торуга да карамастан, безнең минималь хезмәт хакы бик тә түбән. Хезмәт кодексы нигезендә, минималь хезмәт хакы эшкә яраклы кешеләрнең яшәү минимумыннан түбән була алмый. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы яшәү минимумының 67,5 процентын тәшкил итә һәм хәтта арттырылган минималь хезмәт хакы да яшәү минимумының нибары 76 процентын гына тәшкил итәчәк. Ауропа стандартлары ил күләмендә хезмәт хакының 60 процентын тәшкил иткән эш хакын минималь хезмәт хакы сыйфатында таный, дип белдерә экспертлар. Бу очракта Россиядә минималь хезмәт хакы 16 мең сум тәшкил итәргә тиеш..Лаеклы яшәү өчен россиялеләргә аена уртача 27 мең 200 сум акча кирәк. “Левада-Центр” үткәргән социологик сораштыруның нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Ә чынлыкта Россия халкының яшәү минимумы хәзер 6131 сум.Бу акчага кеше үлмәс өчен ашау-эчү әйберләре генә алырга мөмкин, ә телевизор,холодильник ише әйберләрне ала алмый дигән сүз.Сораштыруда Рос­сия­нең 45 төбәгендә яшәү­челәр катнашкан. Ни гаҗәп, аларның күпчелеге яхта, шәһәр чи­тендәге зиннәтле йорт турында да, сәяхәт итү, чит ил автомобиле, кыйм­мәтле яңа технология җиһазларына ия булу хакында да хыялланмый икән. “Күпчелек өчен лаеклы яшәү ул – нәрсәгәдер мохтаҗлык күрмичә генә, әҗәткә алмыйча гына, очны очка ялгап бару һәм аз булса да җыелган акчага ия булу ди­гән сүз”, – ди “Левада-Центр”ның директор урынбасары Алексей Гражданкин. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россияле­ләрнең яртысыннан артыгы гаиләсенең матди хәлен уртача дип бәяләгән. 17 проценты үзләрен яхшы һәм бик яхшы хәлле гаилә дип саный. Сораштырылганнарның 25 проценты начар һәм бик начар хәлле гаилә вәкилләре булуын белдерә. Шундый ук сораштыру узган ел да үткәрелгән. Аннан күренгәнчә, былтыр россиялеләргә лаек­лы яшәү өчен уртача 24 мең сум акча кирәк булган.

   Ләкин шунысы кызык: безнең илдә һәр кеше  ярлы һәм бай яшәүне үзенчә бәяли.“Иҗ­ти­магый фикер” фонды тикше­ренүләре күрсәткәнчә, сораштырган кешеләрнең 11 проценты аена 5 мең сум хезмәт хакы алудан да канәгать, һәм шул хәлдә дә үзен хәерчегә санамый икән. 28 процент халыкка үзен ярлы итеп санамас өчен аена – 10, 20 сенә – 15, 16 сына – 20, 9 процентына 30 мең сум алу җитә. Байларныкы инде, билгеле, байларча. Алар аена 100 мең сумлык керемне дә аз дип саный. Ә менә БМО күрсәткечләре буенча  кеше көнгә 1.25 доллар тота алмый икән-ул хәерче булып исәпләнә. Бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процент өлеше көнен бары тик 1 доллар белән генә үткәрә, ә 40 проценты 2 доллардан артык акча туздыра алмый. Әйе, бер телем икмәккә тилмергән вакытлар ачлыкта, Бөек Ватан сугышы заманында гына түгел, хәзер дә бар.Бүген планетада андый кешеләрнең саны 2 миллиардка җитә.Алар артка калган хәерче илләрдә генә түгел,ә 70%ы уртача керемле илләрдә,мәсәлән Россия кебек илдә яши.Җан башына туры килгән керем буенча 10% хәерчеләр белән 10% байлар арасындагы аерма безнең илдә 30 тапкырга җитә АКШта андый аерма-15,Европа илләрендә тагын да түбәнрәк.Яшәү минимумыннан түбән алып яшәүчеләр бездә халыкның 7%ын,ә 10 меңгә кадәр алучылар 13,5%ын тәшкил итә.

  Хәерчелекнең сәбәпләре нәрсәдә соң? Табигый байлыкларга иң бай илдә ни өчен хәерчеләр саны арта бара?

 Соңгы елларда үткәрелгән реформаларның икътисадны үстерүгә бернинди уңай йогынтысы булмады.Шуның нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеге бик күпкә кимеде.Чубайсның халык байлыгын талауга нигезләнгән приватизациясе ил экономикасын җимерә башлауга этәргеч биреп,миллионнарны үз кулларына туплаган олигархларны тудырды.Алар илнең иң төп чимал байлыкларын(газ,нефть) эләктереп, алардан кергән акчаны чит илләргә озата башладылыр.Чит илгә табигый байлыклар гына түгел, иң яхшы акыл ияләре дә китә башлады.Чөнки профессор,фән докторы 25мең ала,ә кыйнап кеше имгәтүче полиция лейтенанты-50мең.Шундый шартларда фәнни-техник прогрессны үстереп буламы? Юк,билгеле.

  Безнең илдә дөньяның бүтән бер генә илендә булмаган гаделсез салым системасы яшәп килә.Мәктәптәге гади укытучы да, миллионер Абрамович та дәүләткә 13% налог түлиләр.Франциядә күчемсез милеккә чүт кенә салым арттыру турындагы сүзләр дә олы тавыш чыгарды.Шул налогка протест йөзеннән Россиягә килеп,минут эчендә Россия гражданлыгын алган Жерар Депардье Россиянең милли героена әйләнде.  Оятсызлыкның чигенә чыккан түрәләр курчак уены оештырган артистка фатир арты фатир бирәләр.Ә үзебезнең илнең берәр кешесе 13% налогка каршы чыгып,гадел сүзләр әйтергә керешсә,аны күптән юләрләр йортына тыгып куйган булырлар иде инде.

  Соңгы вакытта халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелде дип сөйләргә яраталар,әмма байларның кереме 100әр тапкыр артканын никтер яшерәләр.Россиядә миллардерлар саны 131 кешегә җитте.(Үткән ел 120 иде).

   Акча чит илгә агылудан туктамаса,илнең упкыга очып баруы котылгысыз.Ул триллионнар промышленность белән авыл хуҗалыгын үстерүгә тотылган булсалар,көн саен бездә 3 авыл юкка чыкмас иде.Соңгы 20 елда Рәсәй картасында  20 мең авыл юкка чыккан. 19 меңе бер кешесез, әлегә исәптә тора.Авыл халкы 1,5 миллион кешегә кимегән.Советлар заманында авыл хуҗалыгына бюджетның 27%ы бирелгән булса,бүген 1%(!) бирелә.Бер генә илдә дә авыл хуҗалыгы дәүләт ярдәменнән башка үсә алмый.АКШта дәүләт дотациясе бер гектар җиргә 70 доллар,Канадада 83,ә Россиядә бары 6 доллар тәшкил итә.Росстат исәпләве буенча соңгы ун елда авыл җирендә үлүчеләр саны бер ярым тапкырга арткан,гомер озынлыгы ике елга кимегән.Авылда бүген шәһәр белән чагыштырганда өч елга кимрәк яшиләр.Менә авыл хуҗалыгында үткәрелгән мәгнәсез реформаларның нәтиҗәсе.БМО прогнозлары буенча 2020нче елга Россиядә авылларның өчтән икесе яшәүдән туктаячак.Халык саны да кимүгә бара.2002нче елгы халык санын алу нәтиҗәләре  буенча җир шарында җиденче урында булсак,хәзер сигезенче урында.

 Бездә теләсә кайсы завод,фабрика яки фирма хуҗасы үзендә эшләүчеләрдән унар,йөзәр тапкыр артык хезмәт хакы ала.Шушындый гаделсезлекләргә юл куйган сөекле депутатларыбыз да кимен куймый.Дәүләт думасында утыручылар,мәсәлән,айга 150 мең,ярдәмчеләренә 200 мең,ә фракция җитәкчеләре 250 мең алалар.Боларга өстәп бирелә торган төрле өстенлекләр тагын шуның кадәр җыела.Ләкин бу да әле аларга аз тоела.Раиса Кармазина дигән депутат әле күптән түгел генә  үзләренә министрлар оклады кадәр акча бирелергә тиеш дигән белдерү белән чыкты.Хөкүмәт аппараты һәм президент администрациясендәгеләрнең дә акчалары чүпрә сыман тиз кабара.2013нче елның беренче гыйнварыннан аларның хезмәт хаклары 300-330 мең сумга җитте.(Элек 125 мең иде).Әле моңа ике хезмәт хакы күләмендә бирелә торган квартальный премияләр һәм күп төрле башка өстенлекләр керми.

  Шулай итеп,соңгы 15-20 елда Россиядә берсе икенчесеннән кискен аерылып торган,ике капма каршы полюста яши торган катлам-“байлар һәм ярлылыр катламы” барлыкка килде.Ярлылыр җәмгыятькә берәр төрле проблема тудыралармы? Шул турыда фикер йөртеп карыйк әле.Хәерче кеше төп хокукыннан- яшәүгә булган хокукыннан мәхрүм  ителә.Чөнки ул сыйфатлы медицина хезмәтеннән файдалана алмый һәм аның кыйммәтле дарулар сатып алырга акчасы җитми.Күптән түгел генә бер гәҗиттә яшь хатынның үлеме турында тетрәндергеч язма басылып чыкты.Аның операция ясатырга акчасы булмаган.Күпме җитмәгән дисезме? 300мең.Бу акчага бер миллионер ресторанда көндезге ашын ашап чыга торгандыр..Ә мескен хатын шушы акчасы булмау сәбәпле гомере белән хушлашкан.Мондый мисаллар бүген хәттин ашкан.Ә бит Россия медицина хезмәткәрләренең һәм койка саны буенча дөньяда беренче урында тора.Бездә 10мең кешегә 50 врач туры килә.(Ә Япониядә-12.)Бүген илдә халыкка медицина хезмәте күрсәтү мескен һәм аяныч хәлдә.Кешенең гомер озынлыгы югары булган Япония,Норвегия,Швеция кебек илләрдә эчке тулаем продукциянең(ВВП) 8-10%ы халык сәламәтлеген саклау өчен тотыла,ә Россиядә якынча 3% ы.Соңгы 20 елда бу санның үзгәргәне юк.Түләүсез медицина хезмәтенең асылы авыруларны яшертен талаудан гыйбарәт,дәвалау нигездә акчалы кешеләрне генә кайгыртуга кайтып калды.

 Гомер озынлыгы-илдәге халыкның ничек яшәвен билгеләүче төп демографик күрсәткеч.Чиновниклар ничек кенә алдашмасыннар,нинди генә программалар кабул итмәсеннәр,Рәсәй гомер озынлыгы буенча Африка,Латин Америкасы илләрен дә артта калдырып 142 нче урынга тәгәрәгән икән,халыкның материаль тәэмин ителеше,сәламәтлеге,эш һәм ял шартлары,җәмгыятьнең психологик халәтенең нинди аяныч хәлгә төшүе шушы санда бик ачык күренә.

 Белем бирү өлкәсенә күчеп карыйк.”Мәгариф турында”гы яңа Законда белем алуга хокукның бушлай булуы әйтелгән.Ләкин бушлай бернәрсә дә була алмый:аны я дәүләт,я бизнес,я укучы түләргә тиеш.Дөньяда инде 200 ел буе бушлай белем бирү дип ,салым түләүчеләрдән тупланган акчаны дәүләтнең мәгарифкә тотуы санала.Икенче төрле әйткәндә, халык инде мәгариф өчен күптән түләп куйган,ләкин бездә аннан кабат түләттерәләр.Ничек итепме? Программадан тыш өстәмә дәресләр түләүле,озайтылган көн группалары түләүле,балалар бакчасында баланы карау өчен тагын түләргә кирәкКереме аз булган гаиләләр түләүләр арту сәбәпле тиздән балаларын бакчага йөртә алмаячак, мәктәп балалары өстәмә белемнән мәхрүм калачак.Мәгариф акрынлап икегә: гади халык һәм элита  өчен укытуга күчеп бара.Законда белем бирү өчен чыгымнар тулысы белән дип әйтерлек җирле органнарга,ягъни халык җилкәсенә төшереп куелган.Мәгариф чиновниклары “белем бирү хезмәте”дигән төшенчәне бик актив һәм яратып кулланалар.Бу-һәр хезмәт ,ягъни белем алу да түләүле булырга тиеш дигән сүз.Моның нәтиҗәләре бик аяныч бетәргә мөмкин.Инде бүген үк 800мең мәктәп яшендәге бала укый-яза белми,2 миллионы урамда йөри.

 АКШта 50 ел элек хәерчелек белән көрәшә башладылар.Президент Л.Джонсон (1963-1968) вакытыннан бирле хәерчелекне бетерү өчен тугыз триллион доллар акча тотылган.Нәтиҗәдә илдә хәерчелек үсүдән туктый.Һәм байлар-ярлылыр арасындагы аерма бездәге шикелле катастрофик дәрәҗәгә килеп җитми.Якын елларда гына  бездә хәерчелек үсүдән туктар дип уйларга нигез юк.Чөнки беренчедән,мәгарифне,сәламәтлек саклауны коммерцияләштерүче 83нче Закон көченә керде.Икенчедән,пенсия тармагында нәрсә барганын берәү дә аңлый да,аңлата да алмый.Әмма аның барып чыкмаганлыгын бөтенесе дә белеп тора.Өченчедән, коммуналь хезмәтләр өчен түләү коточкыч тизлектә үсә.(уртача 9,7%)Әгәр шулай барса ,бер-ике елдан ул уртача пенсия дәрәҗәсенә менеп җитәчәк.Һәм миллионлаган пенсионерлар хәерчелеккә батачак. Безнең ил әлегә нефть бәясе белән генә тора.Нефтькә бәя төшсә, финанс кризисы котылгысыз.Боларга килеп кушылган  коррупция,откат,законсызлык киеренкелекне тагын да арттыра бара.

  Инде шактый саннар белән башыгыз чуалып беткән булса да,соңгы сүз итеп,куллану кәрҗине дигән нәрсәне карап китмичә булмый.Чөнки аннан башка безнең хәерчелек турында сөйләшүебез тулы булмас иде.2013нче елның 1 гыйнварыннан яңа куллану кәрҗине керде.Ул 2018нче елга кадәр гамәлдә булачак.Куллану кәрҗиненең 50%ын ашау-эчү әйберләре.25%ы коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләү.Хезмәт яшендәге олы кешеләр өчен кәрҗиннең күләме көнгә нибары 200сум.Бу “байлыклар”:300гр.икмәк,40гр.май,сөт продуктлары 800гр.,бәрәңге 280гр.,җиләк-җимеш 160гр.,тәм-томнар 60гр.Тагын ике көнгә 1 йомырка,160гр. ит,350гр. балык.Ашау эчү әйберләренең төрлелеге һәм күләме буенча бу кәрҗин хәтта Бөек Ватан сугышы елларындагыдан да калыша икән!

 Культура чаралары өчен 5% салынган.Бу -кеше айга бер тапкыр кино яки театрга бара ала дигән сүз.Интернет,кәрәзле телефоннар бөтенләй кермәгән.Ә Европа илләрендә хәтта эт белән мәчегә аласы ризык та кәрҗин бәясенә кертелә.Сигез елга бер тапкыр өске киемеңне яңарта аласың,биш елга бер юбка һ.б.Алдынгы илләр белән чагыштырганда безнең кәрҗиндәге әйберләрнең төре 200гә кимрәк. “Российская газета” язуынча, Россиядә 18 миллион кешенең бу кәрҗиндәгечә яшәргә мөмкинлеге юк.Менә шундый хәлләр.Кибет киштәләренең тауардан сыгылып торуы ул әле халыкның бай яшәвен билгеләми.Шул әйберләрне бөтен кеше дә кирәгенчә куллана алмауны күрсәтә.

 

Шәрехләү