fbpx
15.03.2013

“Мин авылда яшим” темасына ачык дәрес үрнәге.


Дәреснең план-конспекты.

5 ”А” сыйныфында «Мин авылда яшим» темасын өйрәнү.

(Ачык дәреснең план-конспекты)

 2013нче ел,14нче март.

Яңа Кенәр махсус(коррекцияләү) VIII төрдәге гомумбелем интернат-мәктәбе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафин Фәрит Вәдүт улы.

Дәрес темасы: Мин авылда яшим.

I.Максат:

1.Танып-белү,үстерү:текстны дөрес итеп аңлап укырга өйрәтү,эчтәлеген үзләштерү; авыл белән шәһәр арасындагы аермаларны әйтә белергә өйрәтү.

2.Коррекцияләү: а-ә авазларын әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү,образлы фикерләү күнекмәләре булдыру.

3.Тәрбияви: туган җиргә мәхәббәт,ярату хисләре булдыру.

II.Бурычлар:

1.Авазларны,сүзләрне дөрес әйтеп укый алуларына ирешү.

2.”около” сүзенең тәрҗемәсен үзләштерү (“янында”).

III.Дәрес тибы: Дәрес-презентация; (аналитик уку,өлешчә эзләнү).

IV.Җиһазлау: авыл рәсеме,текст буенча презентация,ноутбук,проектор.

Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова,Р.Һ.Рангулова.Татар теле һәм уку китабы.2сыйныф.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Исәнләшү. Дежур рапорты. Уңай психологик халәт тудыру,укучыларның дикъкатен дәрескә туплау.   ( 2минут).

II.Актуальләштерү. (4минут). Укытучы: Балалар,искә төшерик әле,без соңгы дәресләрдә нинди эчтәлектәге текстлар укыдык? Әйе,шәһәр турында.Нинди шәһәрләрне хәтерләп калдыгыз?(Җаваплар тыңлана).Ә менә бүген авыл турында укый башлыйбыз.Без кайда яшибез? Дөрес,авылда яшибез.Әйдәгез, хыял дөньясына кереп алыйк әле.(Уен.Фантастик хикәя).Әйтик,сез чит планетага эләктегез,ди.Анда авыллар юк.Шул планетада яшәүчеләргә авыл турында ничек аңлатыр идегез? (Слайд-1) Укучыларның җаваплары тыңлана.

Чираттагы слайдлар күрсәтелә. “Кайсы артык?” Слайдлар 2-4

 

III.Яңа теманы аңлату. (23минут).

1.Дәреснең темасын һәм максатын белдерү.

Рәсемнәр галереясы.Проектордан дүрт рәсем күрсәтелә.(Слайд 6).Укучылар  әл- еге рәсемнәрнең уртак якларын табып,авылга хас төп билгеләрне әйтергә,шуннан соң дәрестә каралачак,өйрәнеләчәк теманы билгеләргә тиеш булалар.

2.Сүзлек эше.

Ык- Кама елгасы кушылдыгы.  Ик.

Идел                                             Волга

Агыйдел                                       Белая

около                                           янында

3.Фонетик күнегү. Авыл-аwыл,чаңгы,Ык,рәхәт.

Аудирование.

4.Текст өстендә эш.

А).Сәнгатьле итеп укытучының укып күрсәтүе.

Б).Текст буенча презентация.Рәсемнәрне карап,рәсем астындагы җөмләләрне кычкырып укып бару.

В).Дәреслек белән эш.Укучылардан укыту.Дөрес уку күнегүләрен ныгыту. (5минут)

-һәр укучы бер генә җөмлә укый (игътибарны туплау,укыганны карап барырга өйрәтү максатыннан).

-кечкенә өзекләргә бүлеп уку (укыган өлешне истә калдыру өчен).

-укытучы җөмләнең беренче сүзен укый,укучылар тиз генә шул җөмләне табып,дәвам итәргә тиеш.(күрү хәтерен яхшырту өчен).

-укытучы җөмләнең соңгы сүзен укый,укучылар тиз генә шул җөмләне табып дәвам итәргә тиеш(күрү-ишетү хәтерен үстерү).

-текстның эчтәлеген сөйләтү.

Г).Аудирование.Текст буенча диалог тыңлау һәм шуны кабатлап сөйләү (ЦОР,”Авыл”)

Д).Күзләргә физкультминут .

IV.Белем-күнекмәләрне ныгыту. (7минут).

1.Яңа Кенәр авылы турында видеоролик карау.

2.Слайдта рәсемнәр күрсәтеп,тексттан шул рәсемгә туры килгән җөмләләрне таптыру

3.2013нче ел-табигатьне,әйләнә-тирә мөхитне саклау елы булуын исләренә төшереп,авылларыбызны саклау,чиста тоту кирәклеген искәртү.

4.Г.Тукайның “Туган авыл”шигырен яттан сөйләтү.

V.Белемнәрне тикшерү.(5минут).

1.Кроссворд чишү.(ЦОРта «Авыл» темасы).

2.”Хатаны тап!” уены. 

VI.Йомгаклау. (4минут)

1.Кыска әңгәмә.-Дәрестә нәрсә  турында укыдык,өйрәндек?

2.Билгеләр кую.

 

 

Шәрехләү