fbpx
21.01.2018

Х.Туфанга багышланган әдәби-музыкаль кичә


 Муса Җәлил
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: Х. Туфанның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем.” – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә.
Тема: Х. Туфанның тууына 118 ел тулуга багышланган   “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем.” –  дип   исемләнгән әдәби-музыкаль кичә .  Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп  идеяне тамашачыга җиткерү. 2.Х.Туфанның  “Халык рухының илчесе” ,  татар поэзиясенең горурлыгы икәнен укучыларга төшендереп, иҗатына карата олылау, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уяту. Укучыларда сәнгатьле сөйләм, сәхнәдә үзеңне тоту күнекмәләре үстерү.        Җиһазлау: “Кулыңдагы китабымда, чордаш,    Шигырьләрдә минем йөрәгем”, – дигән плакат, мультимедия, Х.Туфанның портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар, Х.Туфанның тормышын һәм иҗатын чагылдырган мәгълүматлардан торган газеталар. Кулланылган әдәбият: Х.Туфан Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (Тарих), 2002 Х.Туфан лирик шигырьләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985 Х.Туфан Гүзәл гамь. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990, һ.б. китаплары. Әдәби-музыкаль кичәнең барышы. 1а.б–Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Х.Туфанның тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәбез язучының тормыш һәм иҗат юлына багышлана. Ничек икән синең йөрәк? – дисең,      Ничек икән гомер көннәрең?           Кулымдагы китабымда, чордаш,           Шигырьләрдә минем йөрәгем. 2а.б Ничек икән йөрәк тибешең? – дисә Хәлне сорап әгәр берәр кем Гасырдашлар, сезнең үзегез биргән Җырларымда минем йөрәгем.   Х.Туфанның  “Яшьлек килә яшәргә” шигыре  башкарыла.  (Курайда “Тәфтиләү” көе уйнала.) Укырга һәм күчереп алырга

Бер шәрехләү “Х.Туфанга багышланган әдәби-музыкаль кичә”

  1. Миләүшә Says:

    Искиткеч шәп сайт.Менә дигән план үрнәкләре.Рәхмәт сезгә.Эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

Шәрехләү