fbpx
16.03.2019

“Ел вакытлары” темасын кабатлау дәресе


ел вакытлары
Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Бөгелмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Рәзилә Ринат кызы. Тема:  “Ел вакытлары”  темасын кабатлау дәресе.( 1 нче сыйныфларның рус төркемендә  уздырылган дәрес)

 

Максат:

-Укучыларның ел вакытлары турында белемнәрен гомумиләштерү, системалаштыру.

-Тема буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне  куллана белүне камиләштерү.

-Укучыларның   уйлау сәләтләрен, танып белү активлыгын үстерү.

-Диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.

-Укучыларда туган  як табигатен саклау һәм ярату хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет – өйрәнгән сүзләрне грамоталы итеп язу күнекмәләрен тикшерү;

Метапредмет – балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү күнекмәләрен формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны  билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү  универсаль уку гамәлләре: фикерләрне  логик чылбырга салу, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Шәхси – татар телен өйрәнүгә уңай караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова “Күңелле  татар теле”;  методик ярдәмлек,  дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, аудиоязма.

Дәрес барышы:  

Шәрехләү