fbpx
25.12.2018

И.Туктар. “Ялкау өчен ботка суынган”. 5 сыйныф өчен дәрес планы.


 И.Туктар Ялкау өчен ботка суынган

Кайбыч муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “Тулы Дан ордены кавалеры В.Р.Платонов исемендәге Надеждино урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Зиннурова Резидә Гумәр кызыны дәрес планы. Тема: И.Туктар Ялкау өчен ботка суынган. ( Дәреслек 5 нче сыйныф. Татар теле.  А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягъфәрова, К.С.Фәтхуллова)
  

Максат.Укучыларны яңа әсәр белән таныштыру: сәнгатьле  һәм рольле укуны камилләштерү; сәйләм телен шомарту, фикерләү сәләтен үстерү; яшьтән үк эшчән булырга өндәү; тырыш,сабыр булырга теләк тудыру. Укучыларда  узара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер, интерактив такта, мультимедиа проектор, дәреслек.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Сәламләшү. Яңа материалны үзләштерү өчен уңай психологик халәт  тудыру.Укучыларны дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

2.Өй эшен тикшерү.

3.Фонетик күнегүләр.

а)аңа-ана                      яңгыр-янгын                  уң-ун

Миң-мин                    яңа-яна

б) Мәкальләрне дөрес  кабатлагыз.

1.Кем эшләми, шул ашамый.

2.Ялкауга көн дә бәйрәм.

3.Эшенә күрә ашы.

4.Башланган эш,беткән эш.

5.Эш беткәч, уйнарга ярый.

6.Ни чәчсәң. шуны урырсың.

  1. Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

в)Бу сүз эчендә нинди сүзләр яшеренгән?

Ялкау-ял,кал,ау,уа,кая.ул.

г) тизәйткечләр:

Карга кара,кара карга,каррык-каррык каркылдама.

Агач башы тукылдык.Тукый.тукый тук булдык.(Тукран)

Яңа теманы аңлату.

Бүген без сезнең белән Идрис Туктарның хикәясен укырбыз.Бергәләп сәнгатьле, рольләп уку күнекмәләрен камилләштерербез сорауларга җаваплар бирербез,уйларбыз,нәтиҗә ясарбыз,әңгәмә алып барырбыз, хикәянең исемен сез үзегез ачыкларсыз.

Табышмак җавапларының беренче хәрефен шакмакларга языгыз.

1.Ялда бар,балда юк(Я)

2.Сарыдыр төсе,агыдыр тәме.(Лимон)

3.Үзе миңа көлә,үзе мине күрми.(Көзге)

4.Җәен киенә,кышын чишенә.(Агач)

5.Ул булса,караңгы булмый.(Ут)

ялкау

 

1.Суда туа,җирдә үлә.(Балык)

2.Аны иләктән үткәреп коймак пешереп була.(Он)

3.Чикләвекне ярата, сызгырса урманны яңгырата.(Тиен)

  1. Ике туган бер-берсен күрә алмый.(Күзләр)

5.Җәен урманда патша,кышын кардан да аста.(Аю)

ботка

 

Дәреснең максаты: Авторның әйтергә теләгән уен ачыклау.”Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык” дигән фикерен дәлилләү.

Китапның битен ачыгыз.

-Хикәяне кем язган? (И.Туктар)

-И.Туктарның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?

-Язучы турында нәрсә беләсез?(Башкортостанда туган.Казанда укыган.Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән.Балалар өчен кызыклы хикәяләр,әкиятләр язган.

Сүзлек өстендә эш.

Таянган-опирающийся

Калышма-не отставай

Куып җитәрмен-догоню

Йокымсырап-полусонный.

Әсәр белән танышу.

Әңгәмә үткәрү

Әсәрдә кемнәр турында сүз бара?

Сезгә боларның кайсысы ошамады? Ни өчен?

И.Туктар хикәясе нәрсәгә өйрәтә?

Ни өчен әсәргә шундый исем бирелгән?

Әсәргә башка исем  биреп булыр идеме?

Физминутка.

Эшлекле куллар

Бергә җыелдык

Көзге бакчага

Өмәгә киттек.

Карап тормабыз

Җирне казырбыз

Бакчаны язга

Әзерләп куярбыз.

Мәкальләрне укыгыз.Аларның кайсысы текстка исем була ала?

А)Йокы-ялкауның бәлеше.

Б)Көн-эшләргә,төн-йокларга.

В)Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

Мәкальләрне русчага тәрҗемә итегез.

Йомгаклау.

Максатка ирештекме?(Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык” икәнен аңладык)

Эшчән сүзен ничек аңлыйсыз? Ул нинди сыйфатларны үз эченә ала? Шуның моделен төзегез.

Эшчән

Теләк                                                тырыш                                            түзем

Өй эше. И.Туктарның хикәясен дәвам итегез.сорауларга җавап бирегез,сүзләрне ятлагыз. 

 

Шәрехләү