fbpx
25.01.2013

Намазлыкта чукынмыйлар


       Намазлыкта чукынмыйларСоңгы вакытта телебезгә “традицион ислам”дигән сүз килеп керде һәм ул динчеләр тарафыннан да, чиновниклар тарафыннан да еш төрләндерелә башлады.Шушы темага язучы журналистлар да күп кулланырга яраталар бу терминны. Әгәр мин үзем мәчеткә йөрми торган кеше булсам,бу турыда ,бәлки,сүз башлап та тормас идем.Барыбер түгелмени: ислам булды ни дә,традицион ислам булды ди.Бер урыс сүзе кушылудан нәрсә үзгәрә? Барыбер түгел икән шул.Мин баш ватам: “ислам”-“традицион ислам»нан ничек аерыла һәм ни өчен хөкүмәт кешеләре традицион исламны ярата төшәләр? Ислам бит партия түгел.Партиядә уңнар да,суллар да була-монысы табигый күренеш.Чөнки ул билгеле бер кешеләр төркеме тарафыннан үз мәнфәгатләрен яклау өчен махсус оештырыла.Ә ислам? Дин? Динне Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә аерым бер кешенең яки кешеләр төркеменең яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын төзәтер өчен түгел,бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп,аларны караңгылыктан,наданлыктан,вәхшилектән чыгару өчен җибәргән.

Минем дини белемем юк.Ләкин мин Коръән тәфсирләре һәм шактый гына дини әдәбият укыйм. Бу темага акыл сатарга  җыенмыйм.Аллага шөкер,андыйлар миннән башка да күп.Мин бары үземне борчыган сорауларга җавап табарга телим.Әгәр шушы мәсьәләдә гыйлемлерәк кешеләр кушылып,күтәрелгән сорауларга җавап бирүдә катнашсалар,мин бик шат булыр идем. Мин диндәге таркаулыкны,андагы бүленүләрне аңлап та,кабул итеп тә бетерә алмыйм.Традицион исламда булмаган кешеләргә карата тискәре караш формалашып бара.Юк,дөресрәге,матбугатта басылган мәкаләләр,чыгышлар аша күрәбез: мондыйларның инде “кәкәй”кеше булулары тулысынча исбатланган.Алар экстремист,алар террорист,алар хәтта- кәфер. Фаҗигале июль вакыйгаларыннан соң төрле яклап республикабызга, динебезгә, милләтебезгә кара ягулар артты; милләттәшләребез, өммәттәшләребез өстеннән әләк язулар күбәйде. Әле тагын да яманрак булырга мөмкин, дип һаман өркетеп торалар.Кавказдаггы хәлләр Татарстанга күчеп бара диләр. Бу хәлләр дини яңарышка зур зыян сала. Шуларның берсе, ап-ачык күренеп торганы – мәдрәсәләребезгә кереп укырга, дин әһеле булырга теләүчеләр азайган.Гарәп илләренә барып укып кайтулар бөтенләй дә бетәргә мөмкин.Чөнки аннан кайтучыларга “ваххабист” тамгасы инде салынды. Бездә хәзер ваххабчы-дошман сүзе белән янәшә йөри.Ә ваһһабчылык Согудиядә ул – рәсми идеология. Ваһһабчы сүзен дошман сүзе белән тәңгәлләштереп изге Мәккә, Мәдинә җирендә яшәүчеләргә дошманлык хисе тәрбиялибез, үзебезне гарәпләргә каршы куябыз түгелме соң?! Бүгенге безнең җәмгыятьтә мондыйларның тормышы тәмугка әйләнергә мөмкин. Бары “традицион ислам”дагылар гына әйбәт икән,аларның гына юлы дөрес һәм туры.Шулай итеп, мин үземә нәтиҗә ясадым.Димәк,миңа бәйләнмәсеннәр,эзәрлекләмәсеннәр,кара исемлеккә кертмәсеннәр һәм төнлә өемә кереп алып чыгып китмәсеннәр өчен мин дә “традицион ислам”да булырга тиеш.”Традицион ислам”ча намаз укырга,дога кылырга ураза тотырга һ.б….Ә ул ничек, нинди була икән соң?

“Традицион ислам”ны аңларга тырышып Интернетта казынуларның да файдасы булмады.Күп җаваплар традицион исламны Хәнәфи мәсхәбендә булу белән аңлата.Кайберләре дүрт мәсхәб тә традицион ислам ди.Кайбер дин белгечләре хөкүмәт белән килешеп яшәү һәм эшләү дип җаваплый.Габдулла хәзрәт болай ди.(Мәгънәсе бозылмасын өчен цитатаны русча китерәм). «Если рассматривать слово «традиция» в данном контексте, то его можно трактовать как сунну, то есть, поступки и высказывания пророка Мухаммеда о правилах поведения»… «А вообще ислам можно считать традиционным только тогда, когда он не противоречит шариату», (“Мир Ислама” сайты).Исламны гореф-гадәтләр,төрле йолалар белән бәйләргә тырышучылар да бар. “Традицион ислам дигән термин ул безнең динебезгә каршы килми,-дип белдерә мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов,- киресенчә, динне халыкның гореф-гадәтенә бәйли.” Гафу итегез,кардәшләрем, аңлый да,кабул да итә алмыйм мин моны.Ничек инде халыкның гореф-гадәтләрен(әйтик, Сабантуен,фольклорын һ.б.) Аллаһ сүзләре белән бәйләп куеп булсын.Монда “традиция” сүзен татарчага әйләндереп, “традицион ислам» ны якларга маташу гына бар.”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә (Казан,2005) “традиция” сүзе болай аңлатыла:”Тарихый барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр,әхлак кагыйдәләре,карашлар,зәвыклар һ,б.”

Кабат соравыма әйләнеп кайтам. Диндә традиция була алмый.Анда Аллаһы Тәгаләдән куелган кануннар гына бар.Ислам диненең бозылу һәм үзгәрү ихтималы юк.Чөнки Аллаһы Тәгалә аны үзе саклый. Ләкин надан халыклар һәм бидгать әһелләренең диндә булмаган төрле хорафәтләр кушу,диндә булмаган нәрсәләрне диндә бар дип күрсәтү ихтималы бар.

Рәсүлаллаһ өммәтнең бер-берсеннән аерылышу һәм киселелешүләрен һич теләми.Бервакыт мәчеткә кергәч андагыларның таркалып утыруларын күреп,болай ди:”Әй,мөэминнәр!Барыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ җебенә,ягъни Коръәнгә ныклап ябышыгыз!Аннары Коръәннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп,төрле юлларга китмәгез!”  Бу- үтәләме? Безнең мәчеттә,мәсәлән,җомга намазыннан соң бер төркем дәррәү торып ишеккә юнәлә,бер төркем имам белән кул бирешеп,исәнләшеп чыга.Мин башта моңа бик гаҗәпләнгән идем,хәзер ияләндем.Ләкин бер мәчет эчендә бердәмлек булмау һаман да күңелне тырнап тора:исәнләшеп,мин дөрес эшлимме,исәнләшмичә- алармы? Мәчеттә намаз вакытларын күрсәткән календарьлар таратыла.Соңгы җомгада ике төрле календарьлар күреп тагын аптырашка калдым.Икенде намазының вакыты ике календарьда ике төрле.Аерылышу менә шуннан башлана инде Аннан мөфтиләр дәрәҗәсенә күтәрелә.Моңа кешенең тәкәбберлеге,көнләшүе,мал бүлешүе килеп кушыла.Аннан атышу,кан коюлар китә.Кызганычка каршы,диндә аерылулар булган,хәзер дә бар һәм киләчәктә булмас дип беркем дә әйтә алмый.Ялгышмасам,Пәйгамбәребез с.г.в.с.мөселманнар 73 кә бүленерләр,дигән.Бүген мөселманнар дүрт мәзһәбтә яши.Аларның берсен дә ялгыш дип әйтеп булмый.Шәфигыйлар да,Мәликиләр дә,Хәнбәлиләр дә һәм без үзебезнеке дип санаган Әбү Хәнифәнекеләр дә үзләренекенә өндиләр.Ни хәл итәсең,бу бит тормыш.Кемне гаепләп була? Тормышта “Бердәм Россия”дә, “КПРФ”та,Жириновсий да бертуктаусыз үзләрен мактап,үз артларыннан барырга өндиләр бит.

Язма башындагы сорауга җавап һаман табылмады,киресенчә яңа сораулар барлыкка килде. Шуннан акылым белән бу ике сүзне бергә бәйләп аңларга тырышып карадым.Ислам-Аллаһ сүзе,”традиция”-кеше китереп кушкан сүз.Әгәр Аллаһ сүзенә кеше сүзе кушыла икән,бу инде Аллаһ сүзе булудан туктый,кешегә яраклаштырылган догмага әйләнә.

Тагын бер кат сорау куыйык: Нәрсә ул Ислам? Гомәр разыяллаһүдән бу сорауга менә мондый җавап бар.”Көннәрдән беркөнне,без Аллаһының илчесе Мөхәммәт  галәйһиссәләм янында утырган вакытта,безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде.Аны мөсафир дип әйтеп булмый иде,һәм аны безнең арада берәү дә белүче юк иде.Ул утырды да,учларын Мөхәммәт(с.г.в.) тезләренә куеп:”Мөхәммәт! Нәрсә ул Ислам?”-дип сорады.Мөхәммәт(с.г.в.) аңа болай дип җавап бирде:”Ислам ул-бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк,Мөхәммәт аның илчесе,дип гуаһлык бирүең;шулай ук,намаз укуың,зәкят түләвең,Рамазан аенда ураза тотуың һәм әгәр барырга мөмкинчелегең булса, Мәккәгә барып,хаҗ кылуыңдыр.”Дөрес!”-диде әлеге кеше.Күр әле: гап-гади һәм ап-ачык лабаса.Бу кеше- Җәбраил була.Димәк,безнең динебез шул нәрсәләрдән гыйбарәт икән.Хакыкый мөселман Ислам диненең барлык күрсәтмәләрен дә үз вакытында үтәргә һәм бу диннең төп нигезләрен сакларга,нинди генә каршылыклар,киртәләр булса да, ул хак юлдан тайпылмаска тиеш.Ә безнең мәчетләрдә имамнар нәрсә диләр: машина алма,йорт салма-шул акчаларыңны җыеп Хаҗга бар! Моны каяндыр ниндидер акчалар юнәтеп,үзләре берничә тапкыр барып кайткан хаҗилар  әйтә.Яхшы машиналарда йөрүче,бай-иркен өйләрдә торучы динчеләр әйтә.Динебез бит Хаҗга бару мәҗбүри димәгән, мөмкинчелегең булса,бар дигән.Берара Хаҗга бару район түрәләре өчен модага әйләнеп алды.Артлары бер тапкыр комган күрмәгән чиновниклар Хаҗдан кайткач эчүләрен дә ташламадылар,сөяркәләре катына йөрүдән дә туктамадылар.Менә шундый хәлләрне күреп-белеп торган минем кебек мәчет бусагасын атлап кергән кешеләр нәрсә уйларга,дингә нинди мөнәсәбәттә булырга тиешләр? Сорау өстенә сорау.Мәчеткә йөреп намаз укыган бар кеше дә бүген зәкят түлиме? Түләсә,мәчетләребез шундый хәерче хәлдә яшәмәсләр иде.Кыш көннәрендә мәчеттә суыктан калтырап утырмас идек.Инде шушылары өстенә “традицион ислам” килеп чыкты.Дөресрәге,китереп чыгардылар.”Традицион ислам” булгач,  акның карасы булган кебек “традицион булмаган исламы” да булырга тиеш бит инде аның.Аларына кемнәр керә? Ваххабистлар,сектантлар,террористлар,шәһидләрме? Ләкин алар да бит Коръән тотып ант итә,намаз укый,ураза тота…

Коръәндә язылган:”Ислам дине-җиңел дин.Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча,артык гыйбадәтләр кылырга керешсә,гаҗиз калыр да,бу дин белән көрәшә торгач җиңелер,һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар.Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә,урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез,камил гыйбадәт кыла алмасагыз,шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз…” Бу хәдис ,билгеле,кешене камил рәвештә гыйбадәт кылудан тыймый,ләкин чиктән ашмаска кирәклеген искәртә.Бүген диндәге кайбер  “акыллыбашлар” теге ярамый,бу ярамый дип кешене өркетеп,мәчеттән биздереп бетерәләр.Имеш,кәләпүшсез мәчеткә кермә,ялантәпи намазлыкка басма,сәдаканы уң кулың белән бир,биргәнеңне кеше күрмәсен,сәҗдәгә утырганда башта намазлыкка тезләрең тисен,бармакларыңны намазлыкка җәеп куй һ.б.һ.б. Атнага бер генә җыелабыз дип җомга намазларын да озак укырга кирәкми.Рәсүлебез бер имамның җәмәгать намазын озак итеп укыганын ишеткәннән соң:”Сезнең арагызда кешеләрне биздерүчеләр дә бар икән.Әгәр сезнең берәрегез имам булып намаз укытса,намазны кыскарак тотсын,чөнки оеп укучылар арасында зәгыйфьләр,олы яшьтәгеләр һәм эш кешеләре дә була”,-дип шелтә кылган.Менә шулай,хәзрәтләр.Иң элек үзегезнең эш-гамәлләрегезне тәртипкә китерергә,Коръәндә язылганнардан тайпылмаска,Аллаһы тәгалә сызган юлдан читкә чыкмаска кирәк.Динне бер-берегез белән көрәшү коралы итеп алмагыз.Иномаркаларыгыздан төшеп,чатта кулын сузып торган әбиләр янына килегез.Дин әһеленең тән сакчылары белән йөрүе бөтенләй башка сыймый,парадокс!Халыктан качарлык ,халыктан сакланырлык булгач,ничек итеп шул халыкны дингә чакырып була ?!

Шушындый-шушындый хәлләр булмаса, диндәге төрлелек,таркаулык һәм күп төрле сорауларга да урын калмас иде.”Сезгә ике нәрсә калдырдым,әгәр шул ике нәрсәгә ябышсагыз һич адашмассыз,-диелә бер хәдистә.Ул-Аллаһының китабы һәм Рәсүленең Сөннәтедер”.Шундый нәтиҗәгә килдем:исламга килеп ,намазлыкка утырган мөселман барыбер чукынмый инде ул,бисмилласын әйтеп Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кыла.

Tags:

Шәрехләү