Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “ 96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар.( 2 нче сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык дәрес).
Дәреснең тибы: Лексик – грамматик белем күнекмәләрен камилләштерү һәм комплекслы куллану.
Максат:
Дидактик : йорт һәм кыргый хайваннар турында гомуми төшенчә; хайваннарның охшаш һәм аермалы якларын карау; сөйләм калыбын аңлау һәм үзләштерү; укучыларның сүзлек составын баету.
- Үстерелешле: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү; хайван атамаларын сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру.
- Тәрбияви: укучыларда хайваннарга карата миһербанлык һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: Татарча сөйләшә алу, сыйныфташларга һәм укытучыга карата игътибарлы булу, дәрестә кызыксынучан булу.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу.
Танып-белү УУГ: дәреслектә ориентлаша белү, дәреслек, такта һәм карточкалардагы мәгълүматлар белән эшли белү.
Шәхескә кагылышлы УУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Предмет нәтиҗәсе: Татарча сорау бирә һәм әңгәмә алып бара алу.
Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен Сәлам уку – укыту әсбабы.
Җиһазлау: уен өчен карточкалар, рәсемнәр, уенчыклар, интерактив такта, ноутбук, флеш-карталар, тавыш көчәйткеч.
Эшчәнлек төрләре: аңлатмалы сөйләм, чагыштыру, әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эш, уеннар уйнау, җыр җырлау, акыл штурмы, парларда эш, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.
Дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның
- формасы – ФДББС;
- методы – эзләнү;
- контроль, бәя, пробелны бетерү – үзконтроль, үзбәя.
Дәрес барышы
- Мотивлаштыру-ориентлаштыру. (1минут)
Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да яхшы кәеф телим.
– Исәнмесез. (укучылар җавабы)
– Әйдәгез, хәзер сәлам җырын җырлап алабыз.
Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!
Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым! Хәерле көн!
-Хәлләр ничек?
– Рәхмәт, шәп.( яхшы)
-Син кем ?
– Мин укучы малай, укучы кыз. ( Исем)
-Сиңа ничә яшь?
-Миңа 8 яшь.
– Син кайда яшисең?
– Мин Казанда яшим. (Мин шәһәрдә яшим.)
- Актуальләштерү. ( 4 минут)
-Укучылар, татарча яхшы сөйләшәбез, әйеме!
– Әйдәгез, “кайтаваз”(эхо) уенын уйнап алабыз.
Мин әйтәм, ә сез тыңлыйсыз, кабатлыйсыз.( Я говорю, вы
повторяете) Аңлашылдымы? (Фонетик күнегү)
– А – авыл- урман
– Е (-Э) – керпе – төлке
– И – тиен – ишегалды
– Ә – әтәч – ничә
- Уку мәсьәләсен кую. (2 минут)
Укучылар, хәзер тактага карагыз әле. (Рәсемнәр тактага беркетелә)
Сорауларга җавап бирү:
- Бу нәрсә?
- Бу сарык, кәҗә, ат, сыер, бүре, аю, керпе,төлке, куян, эт, песи.
– Димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр, дип уйлыйсыз? (Укучылар җавабы)
– Укучылар, димәк, дәресебезнең темасы “ Йорт хайваннары һәм
кыргый хайваннар”.
- Дәресебезнең максаты нинди булыр? (Укучылар җавабы)
- Белем һәм күнекмәләр ныгыту. (10 минут)
- Укучылар, дәреслекнең 28 нче битен ачабыз һәм 1 нче күнегүне тыңлыйбыз һәм укыйбыз.
Бу – урман. Урман зур, матур. Урманда хайваннар яши. Урманда зур аю. Соры бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, йомшак тиен һәм кечкенә керпе яши.
- Афәрин, булдырдыгыз, укучылар. Хәзер уйнап алабыз.
“Серле капчык” уены. 1 укучы сумкадан уенчыкны сайлый, ләкин алмый.
-Бу нәрсә?, дип сорый укучы. (калганнар җавап бирә, сораулар да бирәләр)
-Ул нинди?
–Ул көрән, ак, кызгылт-сары, соры, куркак, хәйләкәр, зур, кечкенә.
-Ул нишли?
– Сикерә, атлый, чаба, ашый, яши.
Берничә уенчык: песи, куян, төлке, аю.
- Ял итү. (2 минут) Презентациядә музыка белән хәрәкәтләр ясала. Укучылар кабатлыйлар.
- Өйрәнгән материалны ныгыту. (15 минут)
Тактага ферма, урман рәсемнәрен беркетәм. Балаларга, битләр таратам һәм аңлатам.
-Укучылар, тактада йорт хайваннары, кыргый хайваннар да бар. Әйдәгез, аларны өйләренә урнаштырабыз, куябыз. Кем кайда яши? (Кто где живет?)
1 укучы тактага чыга (чиратлап), ә сез (калганнар) битләрдә эшләгез. Җыр 35 нче бит.
Ла-ла-ла-ла-ла!
Эх, күңелле урманда!
Аю йөри лап-лап-лап,
Куян сикерә һап –һап!
Тиен чикләвек ашый,
Керпекәй гөмбә ташый.
Тик бүре генә улый-
Биек айга менә алмый.
У-у-у!
Ла-ла-ла-ла-ла!
Эх, күңелле авылда!
Эт өрә:
“Һау-һау-һау-һау-һау!”
Песи әйтә:” Мияу –мияу!”
Сыер йөри болында,
Ат һәм сарык янында.
Тик кәҗә генә елый-
Ул бакчага керә алмый. Ми-ки-ки!
“Буталган хәрефләр” уены. (Карточкалар)
Ә, к, ә, җ (кәҗә); р, ә, й, л, ә, х, к, ә (хәйләкәр); е, р, а, ф, м (ферма); м, а, н, у, р (урман).
Дәфтәрләрдә язма эш. 28 нче бит, 1 нче күнегү нигезендә диалог төзергә тәкъдим итәм. Укучылар бер-берсененең эшләрен тикшерәләр. Стикерлар беркетәләр. 1-2 хата булса яшелне, 2-3 хата булса сарыны, 4 тән артса кызылны.
- Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Рефлексия. (7минут)
– Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Укучылар җавабы)
– Укучылар, без дәрестә нишләдек? (Укучылар җавабы)
– Укучылар, сезгә нинди эш күбрәк ошады? (Укучылар җавабы)
– Укучылар, йорт һәм кыргый хайваннарны искә төшерик әле! Презентациядә рәсем чыга, аның турында сөйләү ( төсе, файдасы, хәрәкәте).Укучылар бер-берсенең җавапларын тулыландыралар.
1 слайд. – Бу нәрсә? – Бу сарык. Ул безгә йон бирә.
– Бу нәрсә? – Бу төлке. Ул хәйләкәр, кызгылт-сары
– Бу нәрсә? – Бу сыер. Ул безгә сөт, ит бирә.
– Бу нәрсә? – Бу тиен. Тиен чикләвек ашый.
2 слайд. – Бу нәрсә? – Бу куян. Куян сикерә. Ул соры, ак.
– Бу нәрсә? – Бу кәҗә. Ул сөт бирә. Кәҗә көрән.
– Бу нәрсә? – Бу бүре. Ул усал, соры.
– Бу нәрсә? – Бу керпе. Ул кечкенә. Гөмбә ташый.
– Бу нәрсә? – Бу ат. Ул күп эшли. Ат чаба, йөри, сикерә.
3 слайд. Авылда нәрсәләр яши? Җаваплар: Сарык, кәҗә, ат, сыер.
4 слайд. Урманда нәрсәләр яши? Җаваплар: Тиен, бүре, куян, төлке.
Дирижер уены. Мин әйтәм, сез кабатлыйсыз.
- Билге кую. (2 минут ) Үзбәя:
Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, иптәшләремә булыша алам – “ 5”
Яхшы эшлим, материалны аңладым – “4”
Иптәшләремнең ярдәменә каршы килмим – “3”
Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз. Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы)
Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы)
Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)
Алдагы дәрескә проблема кую.
– Хайваннар турында яхшы беләбезме? Рәсемгә карап сөйли алабызмы? Сүзләрне истә калдырдыкмы?
- Өй эше бирү. ( 2 минут)
А) Таратылган биттә йорт хайванын яса.
Б) Таратылган биттә йорт хайваны турында язарга.
В) Рәсемне күрсәтеп йорт хайваны турында сөйләргә.