fbpx
02.10.2019

Россия мәгарифендәге яңалыклар Саннар һәм фактларда


Россия мәгарифендәге яңалыклар. Саннар һәм фактлар.

100 меңгә якын укучы дистанцион укуга күчте.

россия мәгарифендәгеРоссия мәгарифендәге беренче яңалык. 2019-2020нче уку елында 100 меңгә якын укучы мәктәпләргә килмәде. Аларның әти-әниләре балалары өчен белем алуның икенче төрле юлын сайладылар. Бу мәгълүматлар EdCrunch дип аталган глобаль мәгариф конференциясе тикшеренүләрендә әйтелде. Әлеге балалар белемне үз өйләрендә алачаклар. Мондый гаиләләрнең саны елдан-ел арта дип әйтелә документта. Россия мәгариф Министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016-2017нче уку елында гомуми белем бирү мәктәпләрендә 14 миллион укучы булган. Шуларның 8,5 меңе гаиләдә укыган. Бу –  барлык укучыларның 0,058%ы дигән сүз.

Быелгы уку елында EdCrunch экспертлары укытуның альтернатив формаларына сорауның кискен үсүен билгеләп үтәләр. Димәк, “укыталар мәктәпләрдә, мәктәпләрдә “ дигән җырлар тиздән тарихта калырга мөмкин. Өйдә укуга күчү бер яктан, традицион мәктәпнең җитешсезлекләре күп булуын күрсәтсә, икенче яктан, белем алуга яңача, заманча якын килүне дә күрсәтә. Өйдә укуга күчүнең кайбер кыенлыклары булуга карамастан – мәсәлән, баланың социальләшүе өчен шартлар тарая, уку процессын оештыру проблемалары килеп чыга һ.б. – гаиләдә белем алу киләчәктә кызу темплар белән үсәчәк, дип әйтәләр EdCrunch вәкилләре. Экспертлар тиздән мәктәп укучылары мәктәпкә йөрүдән күпләп туктаячаклар, дигән фикердә торалар. Алай гына да түгел, өйдә офлайн-белемнән баш тартып, тулысынча дистанцион формада укуга күчәчәкләр.

Мәгариф өлкәсендәге һәр дүртенче хезмәткәрнең хезмәт хакы 15 меңнән ким

Россия мәгарифендәге икенче яңалык. Росстат мәгълүматлары буенча, илдәге минималь хезмәт хакыннан россия мәгарифендәгетүбән хезмәт хакы алучыларның иң күбе мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр. Җирле министрлыклар һәм экспертлар, билгеле, уртача саннар чынбарлыкны күрсәтми дип, ризасызлыкларын белдерергә ашыктылар. Әмма чынлыкта Россиядә мәгариф тармагында эшләүчеләрнең дүрттән бере (23% ) айга 15 меңнән кимрәк хезмәт хакы ала. Укыту йортларындагы хезмәткәрләрнең 7%ы 11 280 сум акча ала. Росстат тагын шуны күрсәтә: 50 меңнән күбрәк хезмәт хакы алучыларның саны – 15%, ә 100 меңнән күбрәк алучылар – 3%.

Минималь хезмәт хакы күләмендә яки аннан да кимрәк алучы өлкәләр:

Тверь өлкәсе –барлык хезмәткәрләрнең  23,9% ы;

Дагыстан республикасы – 22,4%;

Липецк өлкәсе – 20,6%

Марий иле республикасы – 19,9%.

Бу Росстат саннары налоглар тотылганчы булган хезмәт хакы. Кулга керә торган акча тагын да кимрәк чыга. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә укытучылар гына түгел, ә балалар бакчаларында эшләүчеләр, югары уку йортлары, спорт мәктәпләре, һөнәри училищелар; алардагы администрация, идән юучылар һ.б. хезмәткәрләр керә.

Россиядә укытучыларның 50%ка якыны өстәмә эшләргә мәҗбүр

 россия мәгарифендәгеРоссиядәге мәктәп укытучыларының яртысына якыны өстәмә эшләргә мәҗбүр. Бу турыда РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм Россия халык хуҗалыгы академиясе тикшеренүләрендә әйтелә. Мәктәптә укытудан тыш бик күп укытучыларның икенче өстәмә эшләре дә бар. Сорашуда катнашучыларның 46,7%ы өстәмә хезмәт хакыннан башка яшәп булмавы турында белдергәннәр. (2016нчы елда – 42,6% булган),-дип әйтелә тикшеренүләрдә.

Сорашуда катнашучы укытучыларның 60%ы бер ставкага эшли. Бу үткән уку елына караганда 4,7%ка артык. Ике ставкага эшләүче укытучыларның саны үткән уку елы белән чагыштырганда ике тапкырга якын арткан, 7,3% тан 13,8% ка кадәр. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: 2017нче елда авыл укытучыларының яртысы (52,6%) бер ярым яки ике ставкага эшләгән (2014 елда – 39,4%). Шәһәр мәктәпләрендә аларның саны тагын да күбрәк – 63,8% (2014 елда – 45,9%)

Укытучыларның күбесе (74,4%) үз хезмәтләренең үзенчәлекләре турында сөйләгәндә мәктәптә эшләүнең тагын да авырлашуы турында әйткәннәр.

 Респондетлар фикеренчә, бүген мәктәптә укытучы хезмәтен авырлаштыручы төп сәбәпләр: төрле отчет язуларының күбәюе һәм оештыру эшләренең артуы. 2014 елда болай уйлаучылар 78,8% булган. Хәзер – 84%ы шулай,ди. Башка сәбәпләр дә бар: аттестация – 31,4%, ата-аналар белән проблемалар – 38,8%.

Россия мәгариф тармагында эшләүче укытучыларның 60%ы үз хезмәт хакларыннан риза түгелләр

  россия мәгарифендәгеРАНХиГС тикшеренүләре россия укытучыларының 60%ының үз хезмәт хакларыннан риза булмауларын күрсәтте. 24% укытучы яшьләргә мәктәпкә килүдән мәгънә юк дип уйлый. Педагоглар составының картаеп баруы – илдәге иң кискен проблемаларның берсе. РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм Россия халык хуҗалыгы академиясе хезмәткәрләре үткәргән аналитик күзәтүләр Россия мәгариф тармагында эшләүче укытучыларның 60%ының үз хезмәт хакларыннан риза булмауларын күрсәтте. Сорашуларда 900 укытучы катнашкан – 300е авыл мәктәпләрендә, 300е кечкенә шәһәрләрдә, 300е өлкә-республика башкалаларында эшләүчеләр. Сорашуда катнашучылар Воронеж, Иваново, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Алтай, Ставрополь якларында яшиләр һәм эшлиләр.

Хезмәт хакларыннан риза булган укытучылар да бар. Алар барлык укытучыларның – 42%ы. Һәм алар нигездә кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр.Өлкә, республика башкалаларында яшәүчеләрнең 41% ы риза. Авыл мәктәпләрендәгеләрнең 40% ы гына хезмәт  хакларыннан риза булып яшиләр.

Россия укытучыларының уртача хезмәт хаклары  2016нчы елдагы 33,3меңнән 2017нче елга 34,9 меңгә үскән.

Соңгы елларда мәктәп коллективлары бик аз яңара. Бары 17% сорашуда катнашучылар гына мәктәпкә яшь укытучылар килүен әйткәннәр.   

Россия мәгариф тармагында эшләүчеләрнең 65% укытучыларга дресс-код кертүне яклыйлар, дип белдерде ВЦИОМ (Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге).

 россия 65% россияле мәктәпләрдә укытучылар өчен дресс-код кертү ягында.

25тән 34 яшькә кадәргеләр арасында аны яклаучылар тагын да күбрәк – 77%.

Өлкән буын вәкилләре дресс-код кертүне бик үк яклап бетермиләр – 57%.

 2013 елда дресс-код яклылар  66% булган булса, 2018 елда – 82% булды.

 Дресс-кодны яклаучыларның төп дәлиле – форма социаль тигезлекне күрсәтер диләр(36%).Икенче дәлил – укучы формасы мәктәпләрдә тәртипне яхшыртыр дигән фикер (31%). Дресс-код пөхтәлек, җыйнаклыкка  китерә, матур була дип тә әйтәләр(16%). Бердәм форма кертүгә каршылар бары 15% кына.Алар аны кыйммәт булыр һәм балалар үз төсләрен югалтырлар дип уйлыйлар.11% җавап бирүчеләр бу эшне мәгънәсез чара дип билгеләделәр.

Бу язманың дәвамы тиздән куелачак.

Шәрехләү