fbpx
03.05.2017

Без татар балалары!


Татар балалары
Казан шәһәре Идел буе районының “16 нчы татар-инглиз гимназиясе”нең татар теле һәм әдәбият укытучысы: Сафиуллина Фәридә Нургазиз кызы. Без татар балалары! (балалар өчен сәхнәләштерелгән күренеш)
Рольләр:            Сөембикә-ханбикә;Кара җан; Татар кызлары (Алсу, Сылу, Галия, Айгөл, Фәридә ,Гөлия)            Сәхнә артыннан тавыш ишетелә: Дум-думбаклар сала моңлы аваз. Әйтерсең лә, хәтер эндәшә. Тарих битләреннән калкып чыгып, Ханбикәбез үзенә дәшә. Сәхнәгә Сөембикә-ханбикә керә. Аның артыннан,ияреп, Кара җан чыга. Сөембикә: Ничә гасыр диңгезләрен кичеп, Кайттым кабат Казан-калага. “Исәнмесез, халкым минем!” – диеп, Кычкырасым килә далага. Сөембикә Кара җаннан халкының бүгенге тормышы турында сорый. Кара җан: Халык, халык…Һаман шул инде ул. “Мин татар!” – дип дустына дәшә. Балалары әти-әнисенә: “Папа-мама”, – диеп эндәшә. Гореф-гадәт, җыр-моң, биюләр, Теле дә бит аның тапланды. “Бөек Татар”дигән исеме дә Пәрәвезләр белән капланды. Тулысы белән

Шәрехләү