fbpx
21.02.2020

Әкият терапиясе. Мырый һәм Йорт иясе . 5-9 яшьлек балалар өчен


         әкият Әкият терапиясе.  5-9 яшьлек балалар өчен 

         Әкият юнәлеше: сүз тыңламау, башкалар турында уйламау.

     Әкияттәге төп фикер: дүрт аяклы дусларны онытырга ярамый.

Әкият болай башлана…Кечкенә авылдагы иске бер йортта песи баласы Мырый яшәгән. Аны бу өйгә җәй башында алып кайткан булалар. Бер кечкенә кыз аны урамда туганнары белән  уйнап йөргән җирендә эләктереп ала да, үзләренә алып китә. Сөт бирә,  ашата, эчертә. Әнисе кызына песи баласын кире үз өенә илтеп куярга кушып карый. Әмма кыз әнисен тыңламый. Аны әле яулыкка төреп, бәби итеп уйнап йөри, әле үз артыннан йөгертә. Су буена төшәме, бакчага чыгамы,  күршеләренә керәме – һәрвакыт песи баласын күтәреп йөри.

Песи баласы да кызга ияләнә. Кыз аның башыннан, аркасыннан сыйпаганда мыр-мыр килеп,  рәхәтләнеп йоклап тик ята. Көннәр шулай матур гына үтә тора. Песи баласы тәмам матурлана, зураеп китә. Ул инде кыздан аерылыбрак та йөри башлый.  Кыз да иптәшләре килсә, тизрәк песине ташлап,  шулар янына чаба. Шулай тыныч кына көннәр, атналар үтә… Бәла көтмәгәндә килә. Ул көнне песи баласы өенә соңарыбрак, кичке якта гына кайтып керә. Ни күрсен: ишектә зур йозак эленеп тора. Ишек алларында да тынлык. Кыз да уйнап-җырлап йөрми. Караңгы төшә башлый. Песи баласы баскычта утырып хуҗаларын бик озак көтә. Әмма берәү дә күренми. Мырыйның ашыйсы-эчәсе килә. Әле тегендә, әле монда барып карый. Каты итеп мыраулый. Ул куркудан дерелди башлый. Ябылып бетмәгән абзар ишегеннән кысыла-кысыла эчкә үтә. Бер почмакта иске салам өеме була. Шунда барып ята. Абзар эче караңгыланганнан-караңгылана.

Әкият дәвам итә. Песи баласы Мырый тәмам куркуга төшә. Аңа почмакта ниндидер коточкыч куркыныч әйбер утырган кебек күренә башлый. Печәнлектә нәрсәдер кыштырдап куя. Мескен песи баласы әле суыктан,  әле куркудан дер-дер килә. Озак яткандырмы шулай песи баласы,  анысын белмибез. Кинәт аның тәпиләренә кемдер кагылып киткәндәй була. Башын күтәреп, күзләрен ачыбрак караса: шакката! Аның каршында кечкенә генә, песи малае Мырыйның үзе кадәр генә бер карт басып тора. Чәче-башы тузган, сакалы күкрәгенә җиткән. Өстендә сәләмә кием, аягында бөтенләй  бернәрсә юк.

–  Курыкма! – ди ул Мырыйга тешсез авызын ерып. –  Йорт иясе булам мин. Сине дә күптән беләм. Теге кыз сине күтәреп кайткан көнне үзеңне бик жәлләгән идем.әкият

 Әниеңнән,  туганнарыңнан аерды бит ул сине. Инде менә бөтенләй ташлап калдырдылар үзеңне. Ничек яшәрсең, ачтан үлмәсәң ярый инде. Алар тиз генә кайтмый. Мин идән астында барысын да ишетеп яттым.

Бу өйдә кыш чыгып булмый,  бик тузган, диделәр. Шәһәрдә туганнары бар икән. Кыш көне шуларда торабыз. Язлар җиткәч кенә кайтабыз, дип-дип әйттеләр.

Шуларны ишеткәч, песи баласы Мырый үкереп елап җибәрә. Инде хәзер нишләр ул? Кем аңа сөт эчертер? Җитмәсә суык,  кыш килә. Җил-бураннарда, зәмһәрир суыкларда кая барып сыеныр ул? Шунда аның күз алдына кыз алып киткәнче яшәгән йорты килде. Ул әнисен, бертуган эне-сеңелләрен исенә төшереп тагын да үзәк өзгеч тавыш белән күз яшьләрен түгә башлый. Алар инде күптән өйдәдер. Җылы сөт эчеп, рәхәтләнеп мичкә терәлеп йоклап яталардыр. Үзен урамда уйнап йөргән җирдән  эләктереп киткән кызга бик рәнҗеде.

– Борчылма, Мырый, – дип юатты аны Йорт иясе. – Синең әниең торган өйне беләм мин . Киттек әйдә. Илтеп куям.

Мырый шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикереп торды. Йорт иясен кочаклап алды.

– Рәхмәт,  рәхмәт! Коткаручым минем!

Аларның өйләре бик еракта, авылның икенче башында ук булып чыкты. Караңгы урамнар,  кәкре тыкрыклар,  җимерек коймалар аша шактый озак бардылар алар.

Ниһаять, зур бер йорт янына килеп җиттеләр. Йорт иясе Мырыйга:  “Синекеләр шушында яшиләр”, – диде. Песи баласы куанычыннан мыраулап куйды. Аның тавышын ишеттеләр. Ишек ачылды. Анда хуҗа хатын күренде. әкият

– Сәлимә,  чык тизрәк. Песиең кайткан! – дип өйгә кычкырды ул. Сәлимә йөгереп чыкты. Шатлыгыннан Мырауны күтәреп алды. Песи дә аның кочагына сыенды. Бераздан ул рәхмәт әйтергә теләп, Йорт иясен эзли  башлады. Әмма ул күренми иде инде… Ничек килеп чыккан булса, шулай юкка да чыкты. Әкият тә шунда бетте…

Әкият буенча фикер алышу өчен сораулар:

  1. Әкияттәге кыз песи баласын алып кайтып дөрес эшләгәнме?
  2. Йорт иясе очрамаган булса, песи нишләр иде?
  3. Әкияттәге хәлләр тормышта очрыймы?

 

Перевод сказки на русский язык

Сказку перевела на русский язык моя коллега Гузель Валиуллина

Котенок Мяу и Домовой

Сказкотерапия для детей 5-9 лет.

Направление: непослушание, потакание своим желаниям.    

Основная мысль: зверята и домашние питомцы – не игрушка.

В маленькой деревушке в стареньком домишке жил-был котенок Мяу. Появился он в этом домике в начале лета. Играл он себе со своими братьями и сестрами на улице, и тут увидела его одна маленькая девчушка да и забрала к себе домой. Накормила, напоила молочком. Мать девчушки уговаривала отнести котенка обратно, к его братьям и сестрам, да все без толку. Девочка то пеленала котенка, словно малыша, то играла с ним в догонялки. Побежит на речку – обязательно котенка с собой прихватит, выйдет в сад – и тут котенок с ней, зайдет к соседским ребятишкам – без котенка никак.

Да и малыш очень привязался к девочке. Она ласково гладила его по головке, по спинке, а он, мурлыча, засыпал счастливым сном. Котенок немного подрос. Теперь он часто проводил свои дни один, девочка же уходила играть со своими друзьями. Так проходили дни, недели…

Беда пришла нежданно. В тот день котенок немного задержался по своим кошачьим делам и вернулся домой поздно вечером. Во дворе домика было тихо. Не слыхать ни звенящего смеха девочки, ни ее веселого пения. На двери же висел большой замок. На улице стемнело. Долго ждал Мяу своих хозяев, но никто так и не появился. Он был голоден, дрожал от холода. Громко мяукал в надежде на то, что кто-нибудь услышит его. Похаживая по двору, котенок заметил, что дверь в хлеву чуточку приоткрыта. Он протиснулся в хлев и лег на солому. С каждым мгновением становилось все темнее, и Мяу стало страшно. Ему казалось, что в углу сидит какое-то страшное чудище. В сеннике кто-то зашуршал. Котенок дрожал все сильнее: то от холода, то от страха. Так и лежал он с зажмуренными от страха глазами. Вдруг ему показалось, что кто-то прикоснулся к его лапам. Приоткрыв глаза, Мяу увидел перед собой маленького старичка с растрепанными волосами, бородой до самой груди. Старик был босой да в лохмотьях вместо одежды. И что удивительно, он был совсем маленького роста, не выше котенка Мяу.

– Не бойся! – сказал он Мяу и расплылся в беззубой улыбке. –  Домовой я. Давно тебя знаю, сердешного, с того самого дня, как девчонка притащила тебя сюда. Наверное, твоя мама, братья и сестры скучали по тебе, ведь ты был еще совсем маленький. А теперь вот бросила тебя здесь одного и не скоро вернется. Вот как ты зиму-то перезимуешь, как с голоду-то тебе не умереть, ума не приложу. Я давеча подслушал,  как они говорили о том, что дом старый и зимой в нем будет холодно. Они решили уехать в город к родственникам и там перезимовать. Вернутся только к весне. Я сам все это слышал, сидя в погребе, там все очень хорошо слышно.

Услышав такие слова, Мяу громко заплакал от горя. Кто его накормит, молочком теплым угостит? Как он зиму холодную переживет? Где ему укрыться от суровых морозов, от вьюг и метелей? С горечью он вспомнил тот дом, в котором когда-то жил со своей мамой, братьями и сестрами. Наверное, они сейчас спят, прижавшись к теплой печке. И от этой мысли Мяу стало еще горше, ну почему, почему эта негодная девочка ради своей забавы разлучила его с мамой? А теперь вот бросила его здесь одного. Ушел бы он к маме обратно, да не помнит дорогу. По щекам Мяу катились горячие слезы обиды, отчаяния.

– Не плачь, Мяу, – успокаивал его Домовой. Я знаю, где живет твоя мама. Я тебя отведу к ней. Идем со мной.

Котенок, не веря своему счастью, вскочил на лапки и обнял старика.

– Спасибо, спасибо тебе, спаситель мой!

Дорога к дому вела через темные улицы. Миновали они много перекошенных заборов, кривых переулков, прежде чем перед ними появился большой дом. –Вот в этом доме живет твоя мама. В нем жил и ты когда-то, –  сказал Домовой. Котенок радостно замяукал, и тотчас же его услышала хозяйка дома. Открыв дверь, она увидела Мяу.

– Салима, твой котенок вернулся. Выходи скорее! –  позвала она свою дочь.

Салима, увидев Мяу, радостно подхватила его на руки, а он прижался к ней всем своим маленьким тельцем. Мяу обернулся, чтобы поблагодарить Домового, но того и след простыл. –  Как он это делает, ума не приложу, – думал Мяу, засыпая на руках у Салимы, – то появляется внезапно, то, глядишь, а его уже и нет.  

  Вопросы для беседы по сказке:

  1. Справедливо ли поступила девочка по отношению к котенку?
  2. Что бы стало с котенком, если бы ему не помог домовой?
  3.  Бывает ли в жизни такие же случаи, как в этой сказке?                          

2 комментария “Әкият терапиясе. Мырый һәм Йорт иясе . 5-9 яшьлек балалар өчен”

  1. Зульфия Says:

    Мина экият бик ошады. Бик кызыклы экият иде. Cенлемэ дэ бик ошады .

  2. Админ Says:

    Молодец, Зөлфия! Башкаларын да укы инде

Шәрехләү