21.09.2025

Әминә Бикчәнтәева Тәмле  сүз хикәясе


   Әминә Бикчәнтәева
Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе шәһәр  тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныфлар  укытучысы  Зиннәтуллина Ләйсән Рафаэль кызы.

 

Тема: Әминә Бикчәнтәева «Тәмле  сүз» хикәясе. (Рус телендә башлангыч  гомуми белем бирү мәктәбенең  2 нче сыйныфында  әдәби укудан бирелгән ачык дәрес планы)

   Тема: Әминә Бикчәнтәева «Тәмле  сүз»

Максат: 1. Кешеләрнең бер-берсе белән аралашканда “тәмле сүз” куллануларының әһәмиятен, кирәклеген ачып бирү.

  1. Сөйләм телен үстерү; аңлап, дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  2. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; әдәплелек сыйфатларын, сөйләм әдәбен тәрбияләү.

Материал:  1)Әдәби уку. Методик кулланма., Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х. Мияссарова,“Мәгариф –Вакыт,

                      2013ел.

2) Ф.Ш.Гарифуллина,  И.Х.Мияссарова, “ Әдәби ку китабы” (63нче бит) “Казан” ,”

Мәгариф-Вакыт”  нәшрияты, 2013ел. 

Сүзлек эше: кызыкты, авып китте, ялт итеп, оялды 

Дәрес барышы. 

I.Дәресне оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә!

1) – Укучылар, утырыгыз! Бүген безнең уку дәресе.Безнең дәрестә буген кунаклар бар.

2)Укучылар, барыгыз да дәрескә әзерме? Барыгыз да әзер булсагыз, дәресне башлыйбыз.

II.Уку  күнекмәләрен үстерү.

Каникулда бүгеннән.

Башланды рәхәт көннәр.

Каникул дигәннәрен

Чыгарды икән кемнәр?

Дәрес әзерлисе юк,

Юк мәктәпкә барасы.

Әти-әни эшкә китә,

Ә син өйдә каласың.

Өйдә  минем  дустым бар,

Телевизор атлы ул.

Аны карар өчен генә

Биреләдер каникул.

-Укучылар бала дөрес уйлыймы?

Ни өчен?

Телевизор безгә дус була аламы?

Ни өчен?

III.Белемнәрне актуальләштерү.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Үткән дәрестә Каюм Насыйриның “Ашаганда үзеңне тота белү кагыйдәләре”н өйрәндек. Бу кагыйдәләрне ничек үзләштергәнегезне тикшереп үтәм. Сезнең һәрберегезнең алдыгызда карточкалар бар. Анда фигыльләр язылган.(карама, ашама, сайлап алма, күз салма,ю,уртасыннан).Укучылар текста булган җөмләләргә туры китереп , җөмләләрне бер- бер артлы әйтәләр. Хәзер шушы фигыльләрне кулланып, кунакка баргач, табын янында үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтегез.(Укучыларның һәрберсе табын янында утыру кагыйдәсен әйтә. Мәсәлән, ашаган  вакытта як-ягыңа карама).

III. Уку мәсьәләсен кую.

Диалог:

-Әдел, син кая барасың?

-Мин киттем әле. Сиңа нәрсәгә ул?

– Минем  синең белән сөйләшәсем килә иде.

– Минем вакытым юк. Минем тау шуасым бар.

-Исәнме,Адел.

-Исәнме ,Рөстәм.

-Син кая барасың?

– Мин Артурлар янына тау шуарга барам. Әйдә, икәү бергә барабыз.

– Мин әнигә әйтмәдем,һәм чанам да юк.

-Әйдә әниеңә шалтыратып әйтик.Чана минеке бар .Мин сиңа биреп торам.

-Әни зинһар өчен мин классташым Рөстәм белән тау шуарга барыйм әле.

-Рәхмәт, әни.

-Рәхмәт Рөстәм.

-Укучылар, сез ике сөйләшү тыңладыгыз. Нәрсә әйтә аласыз?

Кемнәрнең сөйләшүе ошады?

-Ни өчен? Кешеләр бер- берсе белән матур итеп сөйләшергә тиешләр. Тылсымлы сүзләр белән эндәшергә тиешләр. Ә нинди тылсымлы сүзләр ишеттегез сез?

Китапларның 63 битен ачтык. Укылачак  әсәрнең исеме ничек атала?

«Тәмле сүз». Тәмле нәрсәләр була ала? Ничек инде сүз тәмле була ала?

Әсәрнең эчтәлеген сез ничек күз алдына китерәсез?

-Әсәрнең авторы бармы? Аны кем язган? ( Әминә Бикчәнтәева). Без аның бер әсәрен укыдык инде. Ул ничек атала иде? (Үрдәк беренчелекне алган). Бу язучы турында нәрсәләр беләсез?(…………………………………………..)

Әминә Бикчәнтәеваның биографиясе  белән таныштыру.( Слаид 2)

IV.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

– Ә хәзер әсәрнең эчтәлеге белән танышырбыз.

(Укытучының үрнәк укуы бер укучы дәвам  итә)

Карандашларны алдык, карап барабыз. ИНСЕРТ ЫСУЛЫ.

— аңлашылмаган сузләр асларына сызып барасыз.

Сүзлек өстендә эш.

Әсәрнең  эчтәлеге сез фаразлаганча бардымы? Сезнең фикерләр туры килдеме? (…….)

Иг  тибарларын  тикшереп карала.

Сорауларга җавап бирелә.

1.Әсәрдә ничә герой катнаша?Атап чыгыгыз.

  1. Гөлкәйләргә кем кунакка килгән? Ул аңа нәрсә бүләк иткән?

3.Курчак нинди?

  1. Кунак килгәндә өйдә кемнәр бар иде?
  2. Алар нишлиләр иде?

6.Ни өчен кунак апа башта Гөлкәйне мактый, ә соңыннан шелтәли?

7.Ни өчен Гөлкәйнең әнисе оялды?

8.Гөлкәйнең хатасын тап. Сез ничек уйлыйсыз, ул ни өчен дустына юләр ди? Ни өчен ачулана?

  1. Гөлкәйнең уңай һәм тискәре якларын табыгыз, атагыз. (слайд)

10.Хикәя ничек тәмамлана? Проблемасы.

11.Сез ничек уйлыйсыз, автор ни өчен бу әсәрне язган?

12.Сез нинди тәмле сүзләр беләсез? (өй эшен күрсәтеп, тәмле сүзләрне атарга) (слайд).

13.Сез тәмле теллеме? Ә ни өчен бу сүзләр безгә кирәк?

  1. Ял минуты. ( Микс Фриз ГРУПП)
  2. Белемнәрне ныгыту.

Текстны кисәкләргә бүләләр.

Рәсем буенча тиешле җөмләләрне табып укыту.

Мин сезгә җөмләгә туры килә торган сүз әйтәм сез шуны табып укып күрсәтегез.

-Иң өлкән кеше әйткән сүзләр.

-Өйгә кеше килде.

-Кунакның бүләге.

-Ям  сез сүзләр.

-Әнинең борчылуы.

-Рәйсә ачу саклый торган кыз түгел.

Укучылар, әйдәгез мин сезнең эчтәлекне ничек аңлаганыгызны тикшереп карыйм әле. ( укучылар диалог коралар)

Данияр, Камил

 – Сәлам, Камил!

-Сәлам, Данияр!

-Сиңа әсәр ошадымы?

– Миңа әсәр  ошады.

– Кайсы герой  күбрәк ошады?

-Рәйсә  миңа күбрәк ошады. Чөнки ул акыллы, тыйнак.

– Әйе, Камил, тыйнаклык кешене бизи.

Әдел, Әмир.

– Сәлам, Әдел!

– Сәлам,Әмир!

– Бүгенге укыган әсәрне  кем язган?

-Без бүген Әминә Бикчәнтәева әсәрен укыдык.

-Миңа укыган әсәр  бик ошады. Син Гөлкәйгә киңәш бирер идеңме?

-Мин Гөлкәйне бик җәлләдем.Чөнки ул иптәшенә кызып кына әйтеп куйды. Ул соңынна бик оялды.

– Мин  синең белән килешәм.

-Сәлам!

-Сәлам !

-Без нәрсә дигән әсәр  укыдык?

– Без дәрестә ” Тәмле сүз ” дигән әсәр  укыдык.

– Сиңа кунак апаның бүләге ошадымы?

– Әйе, ошады. Матур итеп сөйләшү кагыйдәләре 18 нче гасырда Францияда барлыкка килгэн. Аны француз короле Людовик 16 нчы  уз патшалыгында талщп иткэн.

– Рәхмәт укучылар.

Гомумиләштерү әңгәмәсе.

Ахыргы   абзацны укыту. Нинди тәмле сүзләр очрады?

VII. Рефлексия.

-Укучылар, без бүген сезнең белән Ә.Бикчәнтәеваның  ” Тәмле сүз ” дигән әсәрен  укыдык. “-Сезгә әсәр  ошадымы? Нәрсәсе белән ошады, яки ошамады?

-Кайсы геройны  үрнәк итеп алыр идегез?(Укучыларның җаваплары)

-Кадерле укучыларым! Бу дәрес Сезнең күңелләрдә эзсез калмас дип уйлыйм.

Әйтегез әле, бу әсәрдән  Сез үзегезгә нәрсә алдыгыз? Хикәяне  өйрәнү кирәк идеме? (Фикерләр тыңлана).

-Әйе нәни дусларым!Сез бик дөрес фикер йөртәсез, безне , тәрипле, тәүфыйклы булырга өйрәтә, дусларыңны, әти – әниләргә хөрмәт, мәхәбәт уята, яхшылыкка өнди! Мин дә, Сезгә, укучылар бары тик уңышлар телим, тырышып укыгыз, Туган телне, Туган илне яратыгыз!

ТЕСТ.

VIII. Өй эше бирү.

“Үрдәк беренчелекне алган” әкиятенә иллюстрация ясарга.

Әкиятнең дәвамын ничек күз алдына китерәсез? Дәвамын уйлап килергә.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ    2 нче сыйныфта үткәрелгән дәрескә презентация

 

 

Шәрехләү