fbpx
19.10.2017

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре – тәрбия бирүдә мөһим чыганак. Проект


халык иҗаты,проект
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Закирова Альмира Хәнәфи кызы һәм Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. 7-8 сыйныфлар өчен проект эше: Татар халык авыз иҗаты әсәрләре – тәрбия бирүдә мөһим чыганак.
Кереш.    Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхретдинов болай дигән: “Гыйлем юлы – бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр.” Әйе, безгә, укытучыларга, зур җаваплылык йөкләтелгән. Без һәр яктан камил, белемле, тәрбияле, мәдәниятле шәхес тәрбияләргә бурычлы. Чөнки бала чакта алган тәрбия кешене гомере буена озата бара.     ФДББС шартларында шәхеснең иҗади мөмкинлеген үстерү, актив кеше тәрбияләү, укучыларның акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтен үстерү мөһим мәсьәлә булып тора. Бу бурычны мәктәпләребез шәхескә юнәлтелгән технологияләрне кулланып кына хәл итә ала.     ФДББС ның яңалыгы нәрсәдә? Ул нәрсәгә нигезләнә? Моңа бер генә җавап: шәхес, дәүләт, җәмгыять.     “Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,” – дип яза А.Кондаков.     Шәхес тәрбияләүнең концепциясе – ул белем алуга омтылыш, аралаша белү, эшләгән эшләреңә җаваплылык тою, патриотлык, гражданлык хисләре, укуга мотивация һәм толерантлык.     Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.     ФДББС ның төп максаты – шәхес тәрбияләү. Яшь  буынны тәрбияләүдә хәл ителмәгән бәхәсле мәсьәләләр гаять  күп. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышындагы, кешеләр белән аралашуындагы кимчелекле яклар һәркемне борчый. Балаларны яңача тәрбияләү ысуллары нинди соң? Моңа кадәр булган тәрбиядәге җитешсезлекләрнең сәбәпләре нидә? Аларны бетерү юллары бармы? Бүгенге көн педагоглары шундый сорауларга җаваплар эзли. Тәрбия бирү юлларын, чараларын яхшыртырга тырыша.     Кеше җәмгыятьтә яши, аның бөтен тормышы, яшәеше башкалар белән мөнәсәбәттән гыйбарәт. Хезмәттә, җәмгыятьтә, үзара мөнәсәбәтләрдә кешенең әхлакый йөзе, рухи мәдәнияте, тормышка карашы формалаша. Матди һәм рухи байлыкларны булдыру аша безнең җәмгыятьтә кешенең кешегә мөнәсәбәте, иҗтимагый йөзе чагыла. Балалар шуны аңларга, йөрәкләре белән сизәргә тиешләр. Укытучының әһәмиятле тәрбия бурычларыннан берсе – әнә шул.     Мәктәпнең төп функцияләреннән берсе булып халыкның рухи мирасын яшь буынга тапшыру тора. Фольклордан, татар халык иҗатыннан килә торган җылы агым, халык традицияләрен дөрес һәм уңышлы файдалану да балаларны кешелекле итеп тәрбияләүдә зур булышлык итә. Тулысынча

Шәрехләү