fbpx
12.12.2022

А.Алиш. Сертотмас үрдәк. (сценарий).


         сертотмас үрдәк
Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  “ 96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. Тема: А.Алиш.”Сертотмас үрдәк” (сценарий).

 

        Катнашалар: Сертотмас үрдәк, Хуҗа, әтәч, тавыклар, чеби, эт, песи, сыер, ат,

бәрән, керпе, куян, төлке һәм төлке балалары, аю, бүре.

 

Сәхнәдә авыл күренеше, өй ишегалды, сарай, агачлар. Талгын гына йомшак      тавышлы кыз җырлаганы ишетелә. Күңел моңга тула, хисләр уяна.

 

Автор. Борын-борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул узе,

сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп

яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Алар үз чиратында аның сүзен тыңлый-тыңлый       арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.

 

Ишегалдында кош-кортларның тавышлары ишетелә. Әтәч тә, тавык та, чеби дә, каз да нидер эзли, нәрсәдер сөйләнә.

 

         Сертотмас үрдәк (Һәр җан иясе янына килеп). Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа

гына сер итеп сөйлим! (Игътибар итүче янына килеп).

Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим!

Хуҗа. (Сәхнәгә чыга һәм тынлык урнаша.  Ул кош-кортларга, хайваннарга карап).

Мин урманга утын кисәргэ киттем. Өйдә юклыгымны берәүгә дә әйтмәгез! (китә).

        Эт. Мин дә хуҗам синең белән! Ау-ау-ау!

         Сертотмас үрдәк (кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икән?

Бак-бак!

Акрын гына музыка уйный. Караңгы төшә. Кош-кортлар йоклыйлар.

 

         Таң ата, яктыра.

Әтәч (кычкыра). Кик-ри-күк!

Тавык. ( нидер чүпли, казына) Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Песи. ( ишегалдында йөри, нәрсәнедер күзәтә) Кайчан кайтыр икән ул? Мяу-у-у!

         Сыер. (абзардан башын чыгарып мөгри) Му-у-у-у, белмим шул.

Чеби (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

Бәрән. (шук кәҗә белән башларын бәргәләшәләр) Бә-ә-ә! Мин дә куркам.

Әтәч. (Үрдәкнең сөйләнеп йөргәнен күреп, читәннән кычкыра)Үрдәк, тукта әле!

Ат. (Үрдәкнең ишетмәгәнен күреп) Кара әле, тыңла әле! Сиңа әйтәбез.

Кәҗә. Кайтмый да, кайтмый Хуҗабыз. Мә-ә-ә! Аны эзләп кайтырга кирәк.Мә-ә-ә!

         Әтәч. (күкрәкләрен киереп үрдәк алдына сикереп төшә) Син очасың да, син йөзәсең          дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Тавык.( канатларын селкетеп, белдеклелеген исбатлапЛәкин берәүгә дә нишләп йөрүеңне  белгертәсе булма!

Сертотмас үрдәк  (бер урында таптанып тора да, күнеп) Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам,  барырмын инде. (бик горурланып китә)

 

Сәхнәдә табигать күренеше. Сертотмас үрдәк олы юлдан бара, елга буйлап йөзә. Менә куе урманга да барып җитә. Күбәләк артыннан  йөри. Каршысына керпе килеп чыга.

Керпе.( аркасында берничә гөмбә) Кая барасың болай?

Сертотмас үрдәк ( гадәттәгечә, хыялланып сөйләп китә)Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Әле җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хэәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны алып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе. (әйләнә – тирәсенә каранып) Синең өең еракмы соң?

Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Сертотмас үрдәк  ( сөйләшер иптәш булганына сөенеп) Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, берәүгә дә әйтмә, кара!

Керпе.(авыл ягына карап) Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә.

 

Автор. Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыга-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый. (Сертотмас үрдәккә куян килеп бәрелә)

Куян. (Үрдәкне күргәнгә аптырап) Әй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда,  ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас үрдәк  Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргэ киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.

Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗаның алмагачларын кимерергә

бик җайлы вакыт икән! (үрдәккә карап). Хуҗаңны күргәнем юк. (тизрәк авылга чаба).

Автор. Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә. Анда зур

аю йоклап ята.

Сертотмас үрдәк  Әй, тор әле, йокы бәлеше! Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Күрмәдем. (үрдәкнең хәлен аңлагандай ). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (үрдәк юлын дәвам итә).

Аю. (үзалдына) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы

вакыт икән! (авылга китә). Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Сертотмас үрдәк. ( сөйләнә-сөйләнә)Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Бүре. (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә).Боларның сарыкларын ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (үрдәккә карап) Андый кешене күргәнем юк. (китә).

        Автор.  Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

Сертотмас үрдәк  (төлкегә сокланып) Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында

кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!

          Автор.  Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.

Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?

Төлке. (Сертотмас үрдәккә ымлап) Менә сезгә тәмле үрдәк ите.

Төлке балалары. Ура! Ура! Ура! (Төлке балалары бии).

Төлке. Хәзер балакайларым, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам!

Төлке шулай дип авылга китә. Ә Сертотмас үрдәк бераздан төлке балаларыннан кача. Төлке оясыннан очып чыгып китә.

 

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр

иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.

Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дэ сарыклар эләкмәгән, хуҗаның абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, кача алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга

эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, үрдәкнең кирәген биргән…

(Хуҗа кайтып кергәндә урман җәнлекләре капкында була, хуҗа кайтып аларга

яный, орыша…)

 

Автор. Хайваннар эшнең хикмәтен Хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Сертотмас үрдәк.  Гафу итегез мине! Мин бүтән бер вакытта да серне башкаларга сөйләп йөрмәмен! Бак-бак!

Автор. Әлбәттә, Сертотмас үрдәкне гафу иткәннәр. Менә шуның белән әкият тә тәмам! Дуслыкның кыйммәтен белеп тату яшәргә кирәк.

Ишегалдында музыка уйный, хайваннар һәм кош-кортлар күңел ача. Күмәк бию.

 

Шәрехләү