fbpx
26.03.2019

Тукай-татар халкының бөек шагыйре


Тукай
Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1нче категоряле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы. Тема: Г.Тукай-татар халкының бөек шагыйре.

 

Максат:1.Г.Тукай һәм аның әсәрләре,шигырьләре

белән таныштыру.

2.Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм

күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларны үз хисләрен матур,дөрес

итеп әйтә,аңлата белергә өйрәтү.

Җиһазлау: портрет,китаплары,кроссворд,шигырь-

ләр,иллюстрацияләр.

Материал: ”Әлифба”, ”Гөлбакча”, ”Раушан көзге”

китаплары,сүзлек. 

                            Дәрес планы. 

I.Оештыру өлеше. 

II.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

а) яңа теманы,максатны хәбәр итү:

1.Дәресне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән башлау. 

2.Кроссвордлар чишү.

1.Үземне көтеп алалар,күрендемме качалар.(яңгыр)

2.Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар

Канатларын җәеп,

Балаларын туплар.(тавык)

3.Чуар йомшак күлмәге

Тотсаң уңа бизәге.(күбәләк)

4.Соскы борын бакылдык,

Күп сөйләшә такылдык.(үрдәк)

5.Аягы юк,кулы юк,

Ишек ачуга өй эченә йөгерә.(суык)

6.Түгәрәк,ә ай түгел,

Сары,ә кояш түгел.

Тәмле,тик шикәр түгел,

Койрыклы,тычкан түгел.(шалкан)

7.Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк-өй ясый.(карлыгач)

8.Кем аны чишендерә

Шул кеше яшен түгә.(суган)

2нче кроссворд.

1.Башы тарак,

Койрыгы урак.(әтәч)

2.Типкән саен уйный,сикерә,

Җирдә бердә тик ятмый.

Суга төшсә дә батмый. (туп)

3.Җәен соры,кышын ак

Аңа шулай яхшырак.(куян)

4.Ак кием кигән,

Яшел чугын элгән.(каен)

5.Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.(йолдыз)

-Бу кроссвордларда яшерелгән сүзләр нинди?

Габдулла

-Тукай

3.Магнитафон тасмасында язылган “Туган тел” көе яңгырый. Шул вакытта Эльмира Шәрифуллинаның “Язы

барның” дип исемләнгән шигырен укып үтәм.

Янар йолдыз булып кем калыкты,

Халыкларның күңел түрендә?

Кем меңъяшәр имән агачыдай

Тамыр җәйде безнең күңелдә?

Кем иде ул,һәм кем булып калды

Нәни Апуш,бөек Габдулла-

Ятимлектән зур дөньяга чыкты,

Ил күңеленә чыкты Габдулла

Даны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле,без шагыйрьле халык,

Без-Тукайлы халык мәңгегә!

6Асыйныфы укучысы Н.Гүзәлгә сүз бирелә.

Г.Тукай-татар халкының бөек шагыйре.1886нчы елның 26

Апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында дөньяга килә.

Әтисе мулла була.Габдулла 4 ай ярымлык булганда,әтисе

үлә.Әнисе аны Шәрифә исемле карчыкка калдырып,Саснага

китеп кияүгә чыга.

Габдуллага 3 яшь булганда,әнисе үз яны-

на алдыра. 1 елдан әнисе үлә. Ул бөтенләй ятим кала.Үги

әтисе аны Өчилегә Зиннәтулла бабасына илтә.Монда аны бик теләп каршы алмыйлар.Соңыннан “ямщикка”утыртып

Казанга Печән базарына җибәрә.

Анда “Асрарга бала бирәм,

кем ала?”-дип кычкырып йөргән.Шунда Габдулланы Яңа бистәдән Мөхәммәтвәли абый асрарга алган.Боларда аның

өсте бөтен,тамагы тук була.Бу тормыш озакка бармый.

“Без үлсәк,бу бала кем кулына кала,ичмасам,авылына кай-

тарыйк”,-дип ,алар кире Өчилегә озаталар.

Анда озак тормый,Кырлай авылыннан Сәгъди абзый аны үзенә ала.Аны абыстайга укырга бирәләр.Сабантуйны беренче тапкыр Кырлайда күрә.1907 елда Казанга килә,гомеренең

соңгы көненә кадәр шунда була.

-Укучылар,Г.Тукай балалар өчен бик күп әсәрләр язган.

Аның нинди әсәрләрен  беләсез? Шигырьләрен беләсез?

4.Ял итеп алу.

5.а)”Бала белән күбәләк”шигырен рольләргә бүлеп сөйләү.

-Артур-1куплет.

-Ильяс-2куплет.

-Марина-күбәләк.

Анализ:Бу шигыре белән шагыйрь ни әйтергә тели?

-Кешелекле,шәфкатьле булырга,кешеләрне рәнҗетмәскә

чакыра.

-Баланы шагыйрь шәфкатьле,кешелекле итеп сурәтли.Ул

кешеләрне,табигатьне яратучы малай.Күбәләкнең тормышы белән кызыксына.

6.”Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләтү.

7.Г.Тукай әсәрләренә карата ясалган иллюстрцияләр буенча

эш.Аларның нинди шигырьләргә туры килүен ачыклау.

Иллюстрацияләр:”Кәҗә белән сарык”,”Бәхетле бала”,”Су анасы”,”Гали белән кәҗә”.

8.Шигырьләр уку.

-Укучылардан шушы рәсемнәрне таптыру.Кайсы шигырь,

кайсы рәсемгә туры килә?

а)”Бәхетле шул баладыр,кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Укытучы олуг күрсә,белергә кушканын белсә”.

б)”Борын заман бер ир белән бер хатын торган

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган

Асраганнар 1кәҗә һәм 1сарык

Болар булган берсеннән берсе арык.

в)Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый,сакалын селкетә.

г)Җәй көне:эссе һавада мин суда йөзәм,коенам

Чәчрәтәм,уйныйм,чумам,башым белән суны сөзәм.

9.Г.Тукайның тагын нинди әсәрләрен,шигырьләрен беләсез?

“Җир йокысы”,”Кыш”,”Туган авыл”,”Карлыгач” һ.б.

10.Ял итү. “Җил исә”.

III.Йомгаклау.

-Г.Тукай,әйткәнебезчә,үлемсез мирас калдырган.Г.Тукай

исемен һәркем белә. Ул зурлар өчен дә,кечкенәләр өчен дә

бик күп шигырьләр язган.Балалар аның шигырьләрен бик

яратып укыйлар.

-Без,бүгенге дәрестә кем турында сөйләштек?(Г.Тукай).

-Г.Тукай кем ул?

-Г.Тукайның нинди шигырьләрен,әсәрләрен беләсез?

-Сезгә кайсы шигырьләре бигрәк тә ошады?

2.Өй эше бирү.96-97нче битләрдәге шигырьләрне сәнгать-

ле укырга.

-Билгеләр кую.

-Саубуллашу.

Шәрехләү