fbpx
24.12.2018

Без әнигә булышабыз. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


әни
 Яр Чаллы шәһәре  МББУ  “53 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Миннешәехова Фирүзә Дөлкәфил кызы.  Тема:  БСҮ “Без әнигә булышабыз” . Монолог.

Максат: Үткән теманы ныгыту. Монологик сөйләмгә чыгу. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчел булу, олыларга, тирәбездә яшәүчеләргә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова)

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра.

  1. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)
  2. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)
  3. Уңай психологик халәт булдыру.

– Бүген кем дежур ? Дәрестә кем юк?

-Бүген көн нинди? Көн кояшлымы? Кар явамы? Атнаның нинди көне?

  1. Өй эшен тикшерү.
  • Алдагы дәрестә нәрсә өйрәндек?
  • Кем турында сөйләштек?
  • Рәсим нишли?
  • Әнисе нишли?
  • Рәсим әнисенә булыштымы?
  • Рәсим нинди малай?
  • Рәемгә карагыз. Анда кемнәр төшерелгән? Балалар нишлиләр? Без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (әнигә булышу, өйдә булышу)

III.Актуальләштерү.

1.Тактадагы сүзләрне дөрес укыгыз.(1 слайд)

[бәрәңгэ]

[әзэрли]

[әрчи]

[чишә]

-нинди сүзләр язылган? Басым кая төшә?  (2 слайд)

[оноттом]

[булыша]

[йуwа]

[йалкъаw]

-нинди сүзләр язылган? Басым кая төшә?

  1. Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.

а)  Һәр укучыга сүзләр язылган карточкалар таратыла.  МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр. А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр. (3 слайд)

Тырыш- старательный

Ярдәмчел-отзывчивый

Тыйнак- скромный

Ялкау-ленивый

Эшчән-трудолюбивый

Мактанчык-хвастун

Тәрбияле-воспитанный

Юына – моется

Урын  җыя-заправляет постель

  1. Төп өлеш.

  • Һәр өстәлгә сүзләр язылган карточкалар таратыла. Шулар белән җөмләләр төзиләр. ТИК-ТЭК-ТОУ (перемешайте листочки и разложите 9 листочков в формате 3х3)

Тора, ашый, урын,  уйный, тузан,  йоклый, юына, китә, әзерли, иртәнге аш, үтүкли,  күлмәк, киенә, кайта, булыша, идән, себерә, сөртә, дәрес, өстәл, әни , мәктәп,  юа, әби, ашарга, идән,чүп, чыгара.

V.Физкультминут.  “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый. Укытучы сораулар бирә. Шул сорауга җавапны табалар, төремнәргә  басалар.

  • Атнаның ничәнче көне? (3)
  • Бүген ничә дәрес? (6)
  • Татар теле ничәнче дәрес? (4)……

МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

2) Текстны кабатлау. (рольләргә бүлеп  диалог өлешен  укыйлар, сөйләп карыйлар)

3) Текстан чыгып сорауга җавап бирәләр:

– Әнисе Рәсимгә нинди эш куша?

-Рәсим әнисен тыңладымы?

– Рәсим бәрәңге әрчедеме?

            -Син ничек уйлыйсың? Рәсим дөрес эшләдеме? Ни өчен?   (Минемчә,….)

  • – Ә сез әти-әниегезгә булышасызмы? Ничек булышасыз? (СИНГЛ РАУНД РОБИН– Учитель задает вопрос и дает время подумать , четыре ученика в команде по очереди отвечают по одному разу).
  1. Йомгаклау.

     -Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? Сез Рәсимгә ошар идегезме?

      Миңа дәрес кызыклы булды…. (ничә кешегә кызыклы булган, шулар кулларын күтәрәләр)

      Миңа авыр булды…..( кулларын күтәрәләр)

      Мин аңладым…. (кулларын күтәрәләр)

Өй эше: Хикәя язарга. “Мин әнигә булышам”.

 

Шәрехләү