fbpx
18.09.2017

Рөстәм Мингалим .“Дөньяда бер эт бар иде” шигыре.


Үзбәкова Алсу  
Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызының дәрес план-конспекты. Темасы:Рөстәм Мингалим. “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре.
Максат: Белем бирү: тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту; Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү. Фикер сәләтен үстерү:логик фикерләү сәләтен үстерү;мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү; танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Тәрбияви: Хайваннарга ихтирам,шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: презентация,карточкалар, рәсемнәр,дәреслек, сүзләр, сораулар. Сингапур структуралары: Дәрес планы. I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 1.Дәресне оештыру моменты. – Исәнмесез! Хәерле иртә укучылар! Әйдәгез әле кара каршы булган иптәшләрегез белән исәнләшегез, аларга карап елмаегыз, хәерле иртәләр теләгез, ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегез белән исәнләшегез аларга да елмаеп, хәерле иртәләр теләгез. Булдымы? Әкрен генә утырыгыз. Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый шуны сайлагыз.(Кояш).Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая. Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез. – Ә хәзер без сезнең белән “сорау-җавап” уенын уйнап алырбыз. Бу уенны төркемнәрдә эшләрбез. (менә сез ике төркем).Сезнең өстәлләрегездә 1нче номерлы конвертлар бар, шул конвертларда сораулар язылган. Беренче төркемнең беренче номер астындагы укучы конвертны ачып сорауны алып икенче төркемдәге 1нче номер астындагы укучыга укый, 1нче номер астындагы укучы җавап бирә. Аннары 2нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучы 1нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучыга бирә,2нче номер астындагы укучы җавап бирә. Алга таба шулай дәвам итәбез. Тулысынча

Шәрехләү