fbpx
31.05.2021

“Мияубикәгә кунакка” Уен – сәяхәт (танып белү эшчәнлеге)


мияубикәгә

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Хазиева Елена Петр кызы. Тема: «Мияубикәгә кунакка»( кечкенәләр төркеме өчен танып белү эшчәнлеге)

Үткәрү формасы: “Мияубикәгә кунакка” Уен – сәяхәт

Максат: “5“  саны эчендә санауны ныгыту. Таныш булган предметларны зурлык буенча чагыштырырга, “Зур-кечкенә” сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Пространствода ориентлашырга ,“Уң–сул“ төшенчәләрен өйрәтүне дәвам итү. “Яз” – ел фасылын әйтә hәм хас үзенчәлекләренә карап аера белүләрен камилләштерү. Бер-береңгә игътибарлылык тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: Бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын,хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында кузаллауларын үстерү.

Белем бирү бурычы: “5“  саны эчендә санауны ныгыту. Таныш булган предметларны зурлык буенча чагыштырырга, “Зур-кечкенә” сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Пространствода ориентлашырга ,“Уң–сул“ төшенчәләрен өйрәтүне дәвам итү. “Яз” – ел фасылын әйтә hәм хас үзенчәлекләренә карап аера белүләрен камилләштерү. Бер-береңгә игътибарлылык тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр: Балалар алдына куелган бурычларны үзлектән чишү

Шәхси эш: Шигырь юлларын кабатлау

Сүзлек өстендә эш:  “Унда – сулда“, “Зур – кечкенә“, “Алда – артта “ төшенчәләре

Алдан башкарылган эш: Күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик материаллар өйрәнү. Балаларның кәефләрен сорашу, җаваплар алырга тырышу, “Елмай  “ уенын өйрәтү.

Методик алымнар: Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмаклар чишү. Сорауларга җавап,хәрәкәтле уен, мактау.

Җиһазлар: Уенчык песи, тузганак чәчәге,  күбәләкләр,геометрик фигуралар ( түгүрәк, квадрат,  өчпочмак.)

“Мияубикәгә кунакка” уенында эшчәнлек барышы

Балаларны оештыру: Балаларның кәефләрен сорашу, җаваплар алырга тырышу, “Елмай  “ уенын уйнату.( Балалар түгәрәк ясап басалар.)

1,2,3 – елмаю дустыма күч!

(Балалар бер – берсенә карап елмаялар, кочаклашалар.)

Тәрбияче. Безнең кәеф тагын да күтәрелеп китте. Үзебезнең яхшы күтәренке кәефебез белән килгән  кунаклар  белән дә   уртаклашыйк.

(Балалар  кунакларга  карап  елмаялар, исәнләшәләр.)

Тәрбияче. Әйтегезче сез миңа балалар, хәзер елның кайсы вакытты?

Балалар. Яз.

Тәрбияче. Язның кайсы ае?

Балалар. Май ае.

Тәрбияче. Игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә  май  ае турында шигырь сөйләп китәсем килә:

Майдан да ямльле ай,          Яшәргән агачлар,

Җанлы ай юк бугай.             Каеннар, усаклар,

Беренче май белән                Юкәләр ярганнар

Башлана шул бу ай.              Ямь – яшел яфраклар

Тәрбияче. Як-якка карыйк әле – нинди матурлык, нинди яшеллек! Саф,язгы hава. (Балалар исниләр .)

Тәрбияче. Сез тагын нинди ел фасыллары беләсез ?

Балалар. Яз, җәй, көз, кыш.

Тәрбияче. Димәк ничә ел фасылы бар?

Балалар.  4 ел фасылы бар.

Тәрбияче. Балалар сез кунака йөрергә яратасызмы ?(Балаларның җаваплары).

Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз!

(Балаларга табышмак әйтелә.)

2  күзе, 2 колагы,

1 коерыгыбар аның.

Һәмдә бар 4 тәпие,

Тычканнарны ярата,

Кычкыра ул  – МЯУ – МЯУ-  МЯУ!

Балалар:   Песи.

Тәрбияче. Балалар, мин сезне бүген Мияубикәгә кунака алып барам. Яши Мияубикә еракта, аның янына барырга бик озак. Ә хәзер, минем артымнан тезелеп басыгыз.

Кулга – кул тотынып

Әйдәгез алга барыйк.

Нәрсә көтә безне алда

Тизрәк барып карыйк !

Тәрбияче. Балалар, без кая килеп чыктык ?

Балалар. Аланлыкка.

Тәрбияче. Күрегезче, балалар, нинди матур чәчәкләр! Игътибар белән карагыз әле, берәрегезгә таныш түгелме бу чәчәкләр?

(Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Тәрбияче. Әйе балалар, бу чәчәкнең исеме – тузганак.

Тузганакның чәчәге нинди төстә?

Балалар. Сары.

Тәрбияче. Яфраклары нинди төстә?

Балалар. Яшел.

Тәрбияче. Аланда ничә чәчәк үскәнен кем әйтер икән миңа?

Без аны ничек белә алабыз? Ничә чәчәк барлыгын белер өчен безгә нишләргә кирәк ?

Балалар. Аларны санарга кирәк.

(Балалар чәчәкләрне саныйлар, индивидуаль балалар җаваплары.)

Тәрбияче. (нәтиҗә ясый): Аланда 5 чәчәк үскән. Балалар, без тузганак чәчәге белән киләчәктә ныгырак танышырбыз, ә хәзергә юлыбызны дәвам итик, Мияубикә янына  юлыбызны дәвам итик.

Тәрбияче. Алга таба барыйк әле,

Өскә бер карыйк әле,

Анда ни күрәбез без?

Балалар. Күбәләкләр.

Тәрбияче. Карагызчы балалар, нинди матур күбәләкләр очып килгәнәр. Әйдәгез, бергәләшеп аларны санап алыйк:

1,2, 3,4  –  Барлыгы ничә күбәләк очып килгән?

Балалар. Барлыгы 4 күбәләк.

Тәрбияче. 5 күбәләк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар. 1 күбәләкне өстәп куярга кирәк.

Тәрбияче. 1 күбәләк өстәп куйдык, барлыгы ничә күбәләк булды?

Балалар. Барлыгы 5 күбәләк булды.

Тәрбияче. (нәтиҗә ясый): аланлыкта барлыгы 5 чәчәк үсә, 5 күбәләк оча. Димәк, чәчәкләр белән күбәләкләр бер   тигез.

Тәрбияче. Юлыбызны дәвам итик, алга таба барып карыйк.

(Балалар комлык янына баралар. Комлык  тирәсендә

геометрик фигуралар таралып ята: түгүрәк, квадрат,

өчпочмак.)

Тәрбияче. Шук песи   бөтен уенчыкларын таратып аткан, туктагыз әле балалар, бу безгә таныш булган фигуралар түгелмы сон?  Моны җыештырып алмыйча булмый балалар,сез миңа булышырсызмы?

Балалар. Булышырбыз.

Тәрбияче. Һәр берегез бер геометрик фигураны кулыгызга алыгыз.

(Һәр бала үзе кулына тоткан геометрик фигураның исемен әйтә.) Комлыкта «Үз өене тап!” уены уйнала.

Максат: Геометрик фигураларны үзенә  туры килгән эзенә, зурлыгына дөрес итеп урнаштыру.

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар,  һәр фигураны дөрес урнаштырдыгыз!

Уен: “ Мин башлыйм,сез дәвам итәсез! “.

(Бу уен түгәрәктә уйнала.)

Балалар. Минем уң якта – Рияз.

Минем уң якта – Динә ……  (Уен шулай дәвам итә.)

Тәрбияче. Балалар тыңлагыз әле, мин бер тавыш ишетәм!

Сездә ишетәсезме? Нәрсә тавышы дип уйлыйсыз?

Балалар. Песи.

(Кайсы яктан тавыш ишетелә, балалар билгелиләр, сүз белән әйтәләр.)

Балалар. Алдан, арттан. ( Балаларның җаваплары тыңлана.)

(Балалар песи тавышына баралар, әзләп табалар.)

Тәрбияче. Исәнме Мияубикә. Без сине озак эзләдек, кайларда йөрисең син? (Уенчык песи кулланыла)

Песи. Бар иде минем тубым, тәгәрәп ките, шуны эзләп йөрдем, бер кайдан да тапмадым.

Тәрбияче.Мияубикә, кайгырма әле син, без  буш кул белән килмәдек, без сиңа бик матур йомгаклар алып килдек, бернегенә түгел, ике йомгак алып килдек. (Бармак белән күрсәтә.) Берсе зур аның, икенчесе кечкенә. Балалар, әйдәгез бергәләшеп песигә йомгакларны бирик ,иң элек зур йомгакны , менә ул.  Рияз,  нинди йомгак әле бу? ( Зур .) (Мияубикәгә  бирәләр).

Тәрбияче. Миндә нинди йомгак калды? ( Кечкенә.)Аяз,  нинди йомгак әле бу?  (Кечкенә.) (Песигә бирәләр.) (Песи балаларга рәхмәт әйтә. Саубулашалар, бакчага кайталар.)

Йомгаклау: Балалар, без бүген кая бардык? Мияубикә янына.Сезгә күбрәк нәрсә охшады? Нәрсә бик авыр булды?(Балаларның җаваплары тыңлана).

Балалар, сез бүген бик актив, тырыш булдыгыз, дөрес җаваплар кайтардыгыз. Рәхмәт сезгә балалар.

 

Шәрехләү