fbpx
24.10.2019

Муса Җәлилгә багышлана Җыры белән җиңде дошманны


Муса Җəлилгə багышланган әдәби-музыкаль композиция.

                      Җыры белəн җиңде дошманны…

Муса Җəлилнең зур портреты. Аңа тере чəчəклəр куелган.Муса Җәлилгә

Сəхнəнең сул ягында Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннəн:

Җыр ɵйрəтте мине хɵр яшəргə,

Һəм үлəргə кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дə яңгырар җыр булып, – дигəн сүзлəр язылган.

Уңъякта компьютер экраны. Ул кичə барышында кинофрагментлар, сурəтлəр күрсəтү ɵчен кирəк.

Залны Муса Җәлилнең тормышы һəм иҗаты турында сɵйлəүче стендлар, фотолар, альбомнар, китаплар күргəзмəсе белəн бизəргə мɵмкин.

Пəрдə ачык. Сəхнə ярым караңгы. Акрын гына татар халык кɵе ишетелə.

 

Башлам. 

Экранда Берлин эчендəге сугышлар, рейхстагны штурмлау фрагментлары күрсəтелə. «День Победы» (Д.Тухманов) җыры яңгырый.

Диктор тавышы:  Бүген совет гаскəрлəре Германиянең башкаласы – Берлин шəһəрен камалышка алуны тɵгəллəделəр. Сугышлар шəһəр урамнарында бара…

Сугыш күренешлəре барган экран артыннан солдатлар чыга. Музыка акрыная. Прожектор утлары солдатларны яктырта.

1 нче солдат. 1945 елның язында, без, Берлинны штурмлаучы солдатлар, фашистлар тɵрмəсе Моабит ишегалдында чəчелеп яткан китаплар арасында читенə кулдан нидер язылган китап бите күреп алдык. Анда менə нəрсəлəр язылган иде.

2 нче солдат. (Укый) «Мин, күренекле шагыйрь Муса Җəлил, политик яктан гаеплəнгəн əсир буларак, Моабит тɵрмəсенə ябылдым. Мɵгаен, мине тиздəн атарлар. Əгəр дə бу язу руслардан берəрсенə элəксə, ул Мəскəүдəге язучы иптəшлəремə миннəн сəлам тапшырсын иде…»

 

Җəлил шигырьлəрен укучы (Ул һəрвакыт Җəлил портреты янында басып тора)

Үлгəндə дə йɵрəк туры калыр

Шигъремдəге изге антыма.

Бар җырымны илгə багышладым,

Гомремне дə бирəм халкыма.

Җырлап үттем данлы кɵрəш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

(«Җырларым»)

3 нче солдат. Палач балтасы астында шундый зирəк, Туган илне чиксез ярату һəм фашистларга чиксез нəфрəт хисе белəн сугарылган юллар язу ɵчен тимердəй нык ихтыярлы, олы җанлы, кайнар йɵрəкле булырга кирəк. Муса Җəлилнең бɵтен дɵньяга мəгълүм «Моабит дəфтəрлəре» халык күңелендə батырлык һəм югары поэзия үрнəге булып мəңге яши.

4 нче солдат. Муса Җəлил 1941 елның 13 июлендə ил саклаучылар сафына баса.

Җəлил шигырьлəрен укучы.

                     Калəмемне салдым юл сумкама,

Автоматым тактым аркама.

Фашистларга каршы пуля һəм җыр

Бил каешымда бергə саклана.

Əйдə, җырым, батыр җиңү дəртен

                     Алып керик ялкын эченə.

Мин калмасам җирдə, син калырсың

Һəйкəл булып үлмəс эшемə.

(«Əйдə, җырым»)

5 нче солдат. Алар чолганып алынган хəлдə бик каты һəм озак сугыш алып барганнар. Тиңдəшсез кɵрəштə Муса Җəлил берничə тапкыр яраланган һəм 1942 нче елның 28 нче июнендə, аңын югалткан хəлдə фашистлар əсирлегенə элəккəн.

Җəлил шигырьлəрен укучы.

Кичер мине, илем, синең бɵек

Исемең белəн килеп сугышка,

Данлы үлем белəн күмəлмəдем

Бу тəнемне соңгы сулышта.

Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

Соңгы сүздəн кинəт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Һəм хурлыклы юлдан атлатты.

(«Кичер, илем»)

Шигырь сɵйлəү барышында экранда «Моабит дəфтəрлəре» фильмыннан кадрлар күрсəтелə.

6 нчы солдат. Муса Җəлил Варшава, Берлинның Моабит, Тегель, Шпандау тɵрмəлəрендə утыра.

(Экранда тɵрмə камерасы, рəшəткəле тəрəзə проекциясе. Тəрəзə артында богаулы куллар).

Җəлил шигырьлəрен укучы.

Кая гына башым куйсам да,

Кайгы талый йɵрəк итемне.

Кич ятсам да, иртə торсам да,

Əллə нəрсə җитми шикелле.

(«Ирек»)

1 нче солдат. 791 кɵн. Ачлык, яралардан жəфа чигү, рухи газап һəм əрнеш белəн тулган əсирлек кɵннəре була бу. Əсирлектə шагыйрь бəгырен кимерə торган тойгылар, ташны эретерлек күз яшьлəре белəн тулган 791 кɵнен үткəрə.

2 нче солдат. 1944 елның 25 нче августында Муса Җəлил һəм аның кɵрəштəшлəрен Плетцензее тɵрмəсенə алып килəлəр һəм гильотинода башларын чабып ɵзəлəр.

(Экранда гильотина сурəте пəйда була. Бераздан ул кызыл чəчəк белəн алышына).

3 нче солдат. Кɵрəшчелəрнең исеме онытылмаска тиеш, менə алар: Гайнан Кормашев.

4 нче солдат. Фоат Сəйфелмɵлеков.

5 нче солдат. Абдулла Алиш.

6 нчы солдат. Фуат Булатов.

1 нче солдат. Муса Җəлил.

2 нче солдат. Гариф Шабаев.

3 нче солдат. Əхмəт Сибаев.

4 нче солдат. Абдулла Батталов.

5 нче солдат. Зиннəт Хəсəнов.

6 нчы солдат. Сəлим Бохаров.

(Исемнəре əйтелгəндə экранда һəрберсенең рəсеме күрсəтеп барыла. Соңыннан кызыл чəчəк пəйда була. Кайгылы музыка.)

Тɵп ɵлеш. 

Сəхнəдə прожектор утлары сикерешə. Мылтык аткан, бомба шартлаган тавышлар ишетелə. Экранда сугыш күренешлəре күрсəтелə. Кинəт барысы да тынып кала. Кошлар сайрый башлый. Җиңел музыка астында ромашкалар булып киенгəн биюче кызлар чыга. Кызыл ромашканы уртага алып бию башкаралар.

1 нче алып баручы.  Иртəнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хəл сорашып,

Күзгə-күз караштылар.

2 нче алып баручы.  Назлады җил аларны

Тибрəтеп ак чукларын.

Таң сипте ɵслəренə

Хуш исле саф чыкларын.

(Шигырь уку барышында бию дəвам итə. Кызыл ромашка гына сыгылып тɵшə).

1 нче алып баручы.   Чəчəклəр кəефлəнеп,

Җай гына селкенделəр.

Һəм кинəт шунда гаҗəп

Бер яңа хəл күрделəр.

2 нче алып баручы.   Ромашкалар бар да ак,

                                        Аерылмый бер-берсеннəн.

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгəн?

Ромашкалар барысы бергə:

  • Син, сеңелкəй,

Ник үзгəрдең? Нишлəдең?

Нигə кызыл чукларың?

Нидəн алсу тɵслəрең?

Кызыл ромашка.

Тɵнлə минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмəде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмəгем

Бик охшады Чулпанга.

(«Кызыл ромашка»)

Кызыл ромашка башын иеп утыра. Сəхнə караңгылана. Экранда чəнечкеле чыбыклар артында кызыл чəчəк проекциялəнə. Бераздан ул богаулы куллар белəн алышына.

Җəлил шигырьлəрен укучы.

Кичер мине, илем, синең бɵек

Исемең белəн килеп сугышка,

Данлы үлем белəн күмəлмəдем

Бу тəнемне соңгы сулышта.

Тик бер ɵмет, дуслар: сезнең сафта

Табар соңгы кɵрəш телəген.

Яраланган, лəкин тар коллыкка

Баш имəгəн керсез йɵрəгем.

(«Кичер, илем»)

Экрандагы богаулы куллар юкка чыга.

1 нче укучы. Муса Җəлилнең кɵчле рухын тɵрмəлəр сындыра алмый. Ул кырык үлемне башыннан кичерүнə карамастан, һаман да кɵр күңелле, оптимист шагыйрь булып кала.

2 нче укучы. Фашистлар шагыйрьне кыйнап та, газаплап та үзлəренə буйсындыра алмаганнар.

3 нче укучы. Совет Армиясенə каршы кɵрəшү ɵчен оештырылган легионга кɵчлəп китерелгəч тə Җəлил һəм аның кɵрəштəшлəре үзлəренең хəрби антларына тугърылыклы булып калганнар. Алар яшерен оешма тɵзилəр һəм фашистларга каршы кɵрəш башлыйлар.

4 нче укучы. Аларның тырышлыгы бушка китми. Фронтка җибəрелгəн «Идел – Урал» легионының беренче батальоны ук партизаннар ягына чыга.

5 нче укучы. Лəкин бер хыянəтче аркасында җəлилчелəрнең яшерен оешмасы фаш ителə.

Рəшəткəле тɵрмə тəрəзəсе проекциялəнə. Эт ɵргəн авазлар, немецча кычкырынулар ишетелə. Шул авазларны күмеп «Сагыну» җыры (М.Җəлил сүз., Заһид Хəбибуллин муз.) ишетелə.

Җəлил шигырьлəрен укучы.

Кайгырма, дус, яшьли үлəбез дип,

Без алмадык сатып гомерне,

Үзебезчə яшəп, үзебезчə

Без чиклибез аны түгелме?

Билгелəми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе.

Бəлки, менə шушы үлем безгə

Мəңге бетмəс яшəү китерер?!

(«Дуска»)

Экранда «Моабит дəфтəре» яки «Тормыш – җыр» дигəн фильмнардан тɵрмəдəге əсирлəр язмышын күрсəткəн ɵзеклəр бирелə.

Җəлил шигырьлəрен укучы

Сиңа миннəн хəбəр китерсəлəр,

«Муса инде үлгəн», – дисəлəр,

Син ышанма, бəгърем! Мондый сүзне

Дуслар əйтмəс, əгəр сɵйсəлəр.

(«Ышанма») 

6 нчы укучы        Арагызда кем бар – Цеткин улы,

Тельман егетлəре кайсыгыз?

Ишетегез бɵек хаклык сүзен,

Тɵрмəлəрне безнең ачыгыз!

(«Алман илендə»)

Укучылар башкаруында «Дулкыннар» җыры. М.Җəлил сузлəре, Р.Яхин музыкасы.

7 нче укучы         Еракта, Идел-йорт җирендə

Унике батырның иле бар,

Кайтмаслар тик илгə егетлəр:

Каршыда таш койма, шомлы дар.

8 нче укучы         Хɵкем җитте, безне чыгардылар

Һəм тезделəр бер буш урынга.

Кояш батты, ахры телəмəде,

Бу хурлыкка шаһит булырга.

9нчы укучы        Тышта салкын, бары аяк белəн

Тойдым җирнең таныш җылысын.

Җир йɵрəкне минем җылытмакчы

Анам тɵсле ɵреп сулышын.

10 нчы укучы      Җиз балтасын җəллад кайраганда,

Эт лəззəтен тоеп канында,

Черчетлəргə каршы соңгы сүзне

Без əйтербез хɵкем залында.

(«Хɵкем алдыннан»)

Җəлил шигырьлəрен укучы.

                              Мин тез чүкмəм, катыйль, синең алда

Кол итсəң дə, тоткын итсəң дə.

Кирəк икəн, үлəм аягүрə,

Балта белəн башым киссəң дə.

(«Катыйльгə»)

Экранда тоткыннарны җəзага алып бару проекциялəнə. Кул-аяктагы богау тавышлары. Кайгылы, моңлы музыка.

1 нче укучы         Җəйге таң. Зəп-зəңгəр күк йɵзе…

«Яшəргə иде!» – ди күңеллəр.

Тик шəфкать сорамый дошманнан,

Барысы бергə:   Батырлар елмаеп үлделəр,

Мусалар елмаеп үлделəр.

Экранда гильотина сурəте пəйда була. Музыка кинəт ɵзелə. Тынлык урнаша.

2 нче укучы. Фашизмга каршы кɵрəштə һəлак булган Муса Җəлил һəм аның кɵрəштəш дусларын тынлык белəн искə алыйк.

Тынлык.

Экранда кызыл чəчəклəр проекциясе.

Тəмамлау.

Диктор тавышы. СССР Верховный Советы Президиумы Указы. Бɵек Ватан сугышында немец-фашист басып алучыларына каршы кɵрəштə күрсəткəн ныклыгы һəм батырлыгы ɵчен Муса Җəлилгə үлгəннəн соң Советлар Союзы Герое исеме бирергə.

                              СССР Верховный Советы Президиумы

Председателе                         К.Ворошилов.

СССР Верховный Советы Президиумы

Секретаре                     Н.Пегов.

Мəскəү. Кремль.

2 февраль 1956 ел.

Экранда Указ һəм Алтын медаль проекциясе.

Əдəбият һəм сəнгать ɵлкəсендə Ленин премиялəре буенча Комитет 1957 елда Ленин премиясен «Моабит дəфтəрлəре» циклы шигырьлəре ɵчен Муса Җəлилгə бирергə дигəн карар бирде.

Экранда «Моабит дəфтəрлəре» һəм Ленин премиясе лауреаты медале проекциясе.

«Җырларым» (Н.Җиһанов муз.) җыры яңгырый.

Экранда Җəлил һəйкəле. Кешелəр аңа чəчəклəр китерə.

Җəлил шигырьлəрен укучы.

Туфрак күмəр тəнне, күмə алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

«Үлем» диеп əйтеп буламы соң

Җиңеп үлгəн мондый үлемне?

(«Ышанма»)

Җыр кɵчəя.

Пəрдə.

Автор: Фәрит Вафин

Күчереп алу өчен: pdf форматында: Герой шагыйрь . Белем.ру порталында Фәрит Вафинның блогыннан да күчереп алырга була: http://belem.ru/node/6205

Рəсемнəрне Муса Җəлил альбомыннан алырга мɵмкин. Казан, 1976.

Муса Җәлилгә багышланган тагын сценарийлар:

М. Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә. https://mugallimplan.ru/pedagogika/stsenariylar/m-lilg-bagyishlangan-d-bi-muzyikal-kich/

Без кайтырбыз җыр булып… Җәлилчеләргә багышланган сценарий.  https://mugallimplan.ru/yangalyklar/bez-kajtyrbyz-yr-bulyp-lilchel-rg-bagyshlangan-chara/

Шәрехләү