fbpx
18.01.2015

Бала мәктәпне нигә яратмый?


  мәктәпне яратмыйБала мәктәпне нигә яратмый? Бик күп балалар мәктәпне яратмыйлар,ә кайберләре бөтенләй күрә алмый.Моның сәбәбен белергә тырышып,уйланып караганыгыз бармы? Нишләп булмасын ди, күпләгән ата-аналарның һәм укытучыларның үзәк бәгырьләренә үткән сорау бу.Менә бала 1нче сентябрь көнне зур үсүенә куана-куана мәктәпкә ашыга. Әмма 4-5 айдан мәктәптән бизә. Аларның 40%ы әти-әниләреннән куркып, барырга кирәк булганга күрә генә мәктәпкә йөри. 10% балада уенда лидерлык сыйфатлары көчле була, алар шуны җиңел генә мәктәпкә күчерәләр һәм мәктәпкә укырга дип түгел, уйнарга,күңел ачарга дип киләләр. 50%ы бөтенләй мәктәпкә барырга теләми. Мәктәптә дә,өйдә дә уку өчен бөтен шартлар тудырылса да,балалар төрле сәбәпләр табып мәктәпкә бармый калырга тырышалар. Мәктәпкә дип чыгып киткәннәренең дә шактые урамда өстерәлеп йөрүне хуп күрә я дәресләрдән качып китә. Укырга теләмәүнең сәбәпләре шактый Әйдәгез,бергәләп шуларны ачыклап карыйк әле.

Тормыш гыйбрәтләре.

Әти-әниләрнең күбесе мәктәптә ниләр эшләнгәнен,баласы укыган сыйныфта нинди хәлләр булып ятуын бөтенләй белмиләр.Үткән ел  “Ватаным Татарстан” газетасында бер бик гыйбрәтле язма басылган иде. “Күңелсез Белем көне, яки Рөстәм ни өчен мәктәптән елап кайткан?”дип атала ул. ( № 149 | 13.09.2013). Мәктәпнең сабыйны рәнҗетүен ачып салган бу мәкалә минем әлегә кадәр хәтеремнән чыкмый.Эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм,шулай да менә бу кечкенә генә берничә җөмләдән барысы да аңлашылыр дип ышанам. “…Ләкин бәйрәм көнне чәчәк бәйләме тотып килүче малайга якты чырай күрсәтүче булмады. Ул гына да түгел, яңа сыйныф җитәкчесе Мөнирә Борһановна, аяк тибеп, Рөстәм Сафиуллин минем класста түгел, бу – аңлашылмаучылык, сез дөрес аңламагансыз, дип кире борды. Чәчәк бәйләме тоткан Рөстәмне бу көнне күпләр кызганды”. Гаилә белән мәктәп арасында килеп чыккан аңлашылмаучылык аркасында бала күз яше түгәргә мәҗбүр була.Укытучылар да,директор да бала турында түгел,беренче чиратта, үз сүзләрен өскә чыгару турында уйлыйлар.Мәктәпләрдәге шәфкатьсезлек мисалының берсе генә бу,ә язылмаганнары,яшереп калдырылганнары күпме? Мисал эзләп ерак китәсе юк. Әгәр шушы теманы дәвам итәрлек мисал үземдә булмаса,мин бу мәкаләне язып та тормас идем.Ә ул моннан гыйбарәт.

Үзебезнең мисал.

Дүртенче сыйныфта укучы оныгыбыз көзге каникулда авылга кайтты.Хәл-әхвәл белешкәннән соң сүз ,билгеле инде, беренче чирек  йомгакларына күчте. Онык уңайсызланып кына ике фәннән: татар һәм рус телләреннән “4”ле чыгуы турында әйтте.Моңарчы гел “5”легә генә укып килгән малайның күңеле төшкән,алга таба аның ул билгеләрне “5”кә күтәрергә бик атлыгып тормавы күренә.Үзем укытучы булгач, мин моның шулай буласын җәйдән үк алдан сизенеп,чамалап куйган идем инде.

Үткән ел бер кайтуында киленебез укытучыларыннан бик зарланган иде: “Баланы яратмый,гел бәйләнеп кенә тора,җавап бирергә дип кул күтәреп торуын да ошатмый.Икенче мәктәп эзләмичә булмас”,- дигән иде.Малайның сорауларны күп бирүен дә ошатмый икән укытучы. Менә сиңа мә! Башлангыч сыйныф укучысының кул күтәргәнен яратмаган укытучы да була микәнни? Була икән шул,имеш,башкаларга җавап бирергә комачаулый икән безнең онык.Киленгә ачыктан-ачык дәрестә һаман кул күтәреп утырмасын дип “акыллы” киңәшен дә биргән бу югары категорияле  укытучы. Кыскасы,дәрестә тик кенә утырсын: сорамасын да,җавап та бирмәсен дигән. Димәк,укымасын!

Я,әйтегез,укырга дип мәктәпкә атлыгып торган баланы мәктәптән биздерүнең җинаятьчел мисалы түгелме бу? Шушы алда язылган мисаллардан сорауга беренче җавап килеп чыга. Ничек кенә гаҗәп яңгырамасын,ләкин мәктәптән биздерүче төп фигура-укытучы!

Баланы мәктәпкә беренче атлап кергәндә аны нинди укытучы каршы алуы аеруча мөһим.Укытучы  акыллы,иҗади эшләүче,шәфкатьле һәм үз эшенә намуслы карый икән,аңа эләккән балалар да бәхетле,мәктәпне яратачаклар дигән сүз.Ә инде язма башында телгә алынган Борһановналар шикелле туры килсә,бу балалар гомер буе мәктәпне сөймәячәкләр.Чөнки башлангыч сыйныфларда укытучы авторитеты шулкадәр зур була ки ,укучы үзенә карата аз гына гаделсезлек,кимсетү,түбәнсетү сизә икән,ул аның өчен зур стресска әйләнә һәм бала  аны бик авыр кичерә.

Инде берсен әйткәч,икенчесе дә калмасын.Монысы каникулга бирелгән өй эшләренә кагыла.Хәзер укучыларның һәр фәннән эш дәфтәрләре бар.Анда үтелгән темалар буенча укучылар өйдә эшләп килү өчен өстәмә биремнәр язылган.Ул дәфтәр дәрестә алган белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү максатыннан булдырылган.Һич кенә дә бала каникулда эшләп утырсын өчен чыгарылмаган.Оныгыбыз галәмәт зур сумкасына китап-дәфтәрләрен төяп кайтып төшкәч бик аптыраган идем.Ә инде күпме эш башкарырга тиешлеген белгәч,бөтенләй егылыплар китә яздым.

Рус теленнән 15 бит бирем,математикадан 10 бит,татар теленнән тагын шуның кадәр.Шуларга өстәп “Ак тәпи” дигән хикәя укыйсы.Ике көндә ерып чыктык чыгуын,әмма эш анда түгел.Нигә баланы каникулда өй эше биреп җәзаларга? Мин, гомумән, укучыларга өй эше бирү ягында түгел.Уйланылмыйча берьюлы өеп бирелгән мондый өй эшләренең өч тиенлек тә файдалары юк,ә менә зыяны баштан ашкан.Педагогик яктан ялгыш бу гамәлнең баланы мәктәптән читләштерүгә китерүен ,шәт аңлагансыздыр, дип беләм.

Бала шәхесен бетерү.

Икенче сәбәп: бала мәктәпкә аяк басу белән шәхес булудан туктый чөнки,чул бертөрле соры массадан торган укучылар коллективына килеп эләгә.Ә бу нәрсә дигән сүз һәм ул нәрсәсе белән куркыныч? Төрле гаиләләрдә төрлечә тәрбияләнеп үскән балалар мәҗбүри рәвештә бер сыйныфка тупланалар.Алар уртак хисләр,карашлар,теләкләр һәм максатлар буенча берләшмиләр.Алар дуслар да түгел,чөнки 20-25 бала берьюлы дус була алмый,булса 2-4 бала дуслашып йөри.

Аларның уртак шөгыльләре дә юк. Әмма шуңа карамастан, алар күп вакытларын бергә үткәрергә мәҗбүр ителәләр.Балада өйне сагыну хисе өскә калкып чыга.Өйдә барысы да әйбәт: тәртип тә,җиһазлар да,ашау-эчү дә. Өйдә аны яраталар,иркә сүзләр әйтәләр.Ә монда ул ялгыз.Аның белән кызыксынучы да,уйнаучы да,сүзләренә колак салучы да юк. Менә шушы ялгызлык,коллективта үз кеше булып китә алмау баланы мәктәптән читләшүгә этәрә.

Административ идарә итүгә нигезләнгән берләшмәләрдә (ә мәктәп нәкъ шундый оешма) иң әрсез,иң агрессив,иң оятсызлар гына өскә чыгалар,башкаларны үзләренә буйсындырып,хакимлек итә башлыйлар.Армиядәге шикелле.Төрмәдәге шикелле. Һәм иң аянычы: мәктәпләрдәге мондый хәл укучылар тарафыннан да,укытучылар тарафыннан да нормаль хәл буларак кабул ителә.Моңа түзәргә кирәк.Бу бит шулай 11 ел буе дәвам итә!

Бала – авторитар система корбаны.

Шушы мөхит өченче сәбәпне китереп чыгара.Мәктәптәге авторитар идарә итү системасы баланы куркуга төшерә.Чөнки укытучылар да,класстагы лидерлар да аның берсүзсез буйсынуын таләп итәләр.Аңа бәйләнәләр,физик кимчелекләре булса, кимсетәләр,мыскыл итәләр,акча сорыйлар,вак-төяк йомышка йөгертәләр һ.б.Мондый хәлдән чыгу юлы бар билгеле,әмма аның өчен бик акыллы сыйныф җитәкчесе булуы кирәк.

Хәзерге вакытта күп укытучыларның моның ише вак-төяк белән шөгыльләнеп торырга ,гомумән, вакытлары юк.Кәгазь боткасыннан башы гына күренеп торган укытучы очы-кырые күренмәгән конкурсларга катнашсынмы,БДИга әзерләнсенме, ачык дәресләр үткәрсенме, аттестация үтсенме, конференцияләрдә чыгыш ясасынмы?..

Дүртенче сәбәп: мәктәп программаларының уртача укучыга исәпләнгән булуы.Хәзерге вакытта сыйныфның 25-30%ы программаны үзләштерә алмаучылардан тора,10-15%ы өчен ул артык җиңел һәм аларга дәрестә утыру кызык түгел.Нәтиҗәдә 30-40% укучы өчен мәктәпкә йөрү кирәкмәгән авыр бер йөккә әйләнә.

Начар укучылар һәм яхшы укучылар белән индивидуаль эшләгән өчен укытучыга  бер тиен дә өстәмә түләмиләр,шулай булгач бер генә  укытучы да 45 минутлык дәресен үткәргәннән соң алар белән шөгыльләнми.Хәзерге укытучыларның күбесе дәрес вакытында да олимпиадага алып баручы укучылары белән генә эшләргә тырышалар.Чөнки укытучы эшенең сыйфаты сыйныфтагы 25 баланың “4”-“5”кә укуы белән билгеләнми,олимпиадада катнашып призлы урыннарны алуы белән билгеләнә.

Социальләштерү.

Шушы урында аңлар өчен шактый гына кыен булса да бер педагогик-философик термин- “социальләштерү”дигән сүзне ачыклап китик әле. Шуннан башка язма башына куелган сорауга тулы җавап биреп булмаячак. Чөнки бүгенге Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясе шәхесне социальләштерү идеясе белән сугарылган дип ышандырырга тырышалар.Педагогик күзлектән караганда, бу  түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1.   шәхесне яңа тормыш кагыйдәләре формалаштыруның мөһим факторына әверелдерү;
  2. шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим һәм перспектив ихтыяҗларына туры килә торган заманча сыйфатлы тәрбия бирүгә ирешү;
  3. милли мәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүе, шәхеснең башка халыкларга түземле булуы, аларның мәдәниятен өйрәнүе, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү;
  4. шәхеснең үзенә тормыш юлын мөстәкыйль сайларга һәм әхлакый сыйфатларны тупларга әзер булуы;
  5. шәхесне укыту һәм үстерү процессына интеграцияләнгән мәгариф системасында тәрбиянең өстенлекле булуы.

Һәрбер пункт буенча педагогик темага бер докторлык диссертациясе язарлык нинди матур һәм соклангыч җөмләләр.

Гадиләштереп әйткәндә : социальләштерү- җәмгыятьтә яшәргә өйрәтү дигән сүз (ягъни,тормышка җайлаштыру), ул илебезнең чын гражданнарын тәрбияләүне күздә тота, тугрылыклы әгзалар тәрбияләү дигәнне аңлата. Мәктәп яшенә җиткән бала тәрбияләүдә төп бурыч – социальләштерү. Мәктәпкә йөрү максаты да укырга, язарга, санарга өйрәнү генә түгел, ә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнү, җәмгыятьтә яшәү күнекмәләре алу, әйләнә-тирәне танып-белү һ.б.булырга тиеш.

Мәктәпне модернизацияләргә омтылучылар тарафыннан социальләштерү ниндидер позитив бер нәрсә буларак тәкъдим ителә.Ләкин бүгенге мәктәптә без нәрсә күрәбез: хаталар өчен җәза (өй эшен эшләп килә алмаган өчен “2”ле,залда чабып йөрсәң линейка каршында басып тору);башкалардан аерылып торсаң,”дошман”га әйләнү. Бүгенге мәктәп менә  нәрсәләргә өйрәтә: кысылма,тыгылма,үз фикереңне белдермә.Башкалар нинди,син дә шундый бул.Ягъни урталыкта тор,уртача укы (“3”легә дигән сүз).

XXI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп, ул алып бара торган тәрбия эше зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин: «Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына алып бара торган юлларның иң тугрысы — гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер», — дигән.Менә нәрсә булырга тиеш мәктәпнең төп бурычы.Урыс реформаторларының Р.Фәхреддинне белмәүләре ай!, кызганыч.

Мәгариф тарихыннан билгеле булганча, әгәр дә тәрбия «Ничек итеп лаеклы яшәргә?» дигән сорауга җавап бирми башласа, торгынлык башланырга, шуның нәтиҗәсендә җәмгыять үзенең гуманистик функциясен: әхлакый һәм гуманистик үсешне тәэмин итүче ролен үтәүдән туктарга мөмкин.  Мәгълүм ки, чын-чынлап үзгәртеп корулар иң беренче чиратта кешене реформалаштырудан, аны рухи интеллектуаль-әхлакый яктан үзгәртүдән башланган. Бу — аңлашыла да. Чөнки кеше үзе үзгәрү белән бергә тирә-юньдәге чынбарлыкны да үзгәртә.

Баланы мәктәптән биздерү.

Бүген баланы шәхес буларак үстерү — мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшчәнлегендә төп юнәлеш буларак тәкъдим ителә. Ләкин бу эштә баланы мәктәптән биздерүче күп кенә  кимчелекләр дә бар. Хәзер аларны санап үтик:

  • мәктәпләрдә тәрбия эше нигездә төрле тәрбия чаралары, дөресрәге төрле бәйрәмнәрне үткәрүгә генә кайтып кала. Бу— шәхесне үстерүнең мөһим шарты булган тәрбия системасын булдыруга ярдәм итми;
  • тәрбиягә авыр бирелә торган балаларга тиешле дәрәҗәдә шәхси педагогик тәэсир ителми,алар белән даими эшләнелми, бу исә аларның социаль якланмавы турында сөйли. Шуның нәтиҗәсендә алар теләсә кайсы вакытта хокук тәртибен бозарга мөмкин;
  • әлегә кадәр гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбиянең эчтәлеге ачыкланмаган (илеңне ярат дип кенә илне яратып булмый), укучыларның һөнәри үзбилгеләнү системасы барлыкка килмәде;
  • укучылар үзидарәсе балаларда лидерлык сыйфатлары, мәктәп тәмамлаучыларның һәрберсендә көндәш булырга сәләтлелек тәрбияләүгә, аларның чын тормышка ияләшүенә тулы көченә ярдәм итми;
  • ата-аналарга психологик-педагогик белем бирүдә лекцияләр уку белән генә чикләнелә: аларга конструктив аралашу күнекмәсе бирелми, бу юнәлештәге эштә гаилә һәм халык педагогикасы чаралары файдаланылмый.   Ата-аналар мәктәп эшчәнлеге белән идарә итүдә аз катнаша.Алар мәктәпне балалары өчен акча җыю оешмасы дип кенә беләләр.

Шуңа күрә безгә икенче төрле социальләштерү кирәк.Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр уртак хис-омтылышлар һәм күңел ятулар(симпатия) нигезендә барлыкка килергә тиеш. Балалар мәктәптә дусларча аралашуның мисалларын һәрвакыт күреп торырга,аның уй-фикерләрен хөрмәт итүләрен белеп торырга,ярдәм кирәк булганда үзенә булышучылар барлыгына ышанырга тиеш.Кызганычка каршы, болар мәктәптә әлегә юк дәрәҗәсендә.Һәм гаиләләрдә дә.Шулай булгач, алдагы уку елларыннан башлап кына балалар мәктәпкә теләп йөри башларлар дигән өмет тә юк.

Фәрит Вафин. (Бу мәкалә “Мәгариф” журналының  2015нче ел №1  санында  басылып  чыкты).

у

Шәрехләү