fbpx
12.04.2021

“ Мин –татар малае”  бәйгесен үткәрү сценариесе


мин татар малае
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “ Арча 10 нчы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Гарифуллина Рәмзия Хәйдәр кызы. Тема: “ Мин –татар малае”  бәйгесен үткәрү сценариесе

Татар  җырлары яңгырый, музыка астына бер малай  һәм бер кыз  чыга.

 

Малай. Исәнмесез,хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Бүген без сезне биредә күрүебезгә чиксез шатбыз.

Кыз. Чыннан да бүген безнең әниләребез аеруча матур, аеруча гүзәл, аеруча серлеләр. Чөнки бүген аларның бәйрәме- Әниләр көне.

Малай( аптырап) Әниләр көне??? Тукта, тукта, Гөлназ, син ни сөйлисең? Әллә инде авырып киттеңме? Әниләр көне үтте бит инде.

Кыз. ( аптырап) Данил, алайса син мине нинди бәйрәм үткәрергә чакырдың соң?

Малай.( сузып әйтә)Башка бәйрәмне.

Кыз. Ничек инде башка? Бу вакытта бит бары Әниләр көне генә бәйрәм ителә. Мин башка бәйрәмне белмим.

Малай. Белмисеңме?

Кыз. Юк, белмим.

Малай. Берни ишетмәдеңдәме?

Кыз. Ишетмәдем, Данил.

Малай. Гөлназ, алайса тыңла, безнең бакчада ел саен тәрбиячеләрләр, балалар, әти-әниләр  җыелып зур тамаша- бәйгеләр уздыралар бит. Бүген “Мин – татар малае” бәйгесе уза. Бүген, менә мондааа…

Кыз. Шулаймыни? Бирегә чын татар малайлары җыелачакмы?( чәчләрен , күлмәкләрен рәтли)

Малай. Әйе, Гөлназ. Малайлар дигәч, син дә икенчеләнеп киттең әле(елмаеп)

Кыз. Әлбәттә.Дөрес, минем дусларым арасында рус, татар малайлары бар. Әмма әбием миңа гел “ Чын татар кызларына чын татар егетләре генә тиң”- дип өйрәтә.

Малай( мактанып) Шулай, татар малайлары иң-иңнәре инде!!! Безгә тиңнәр юк.

Кыз. Тукта әле, Данил, мактанырга иртә, менә бәйге төгәлләнгәч, кемнең нинди икәнен белербез.Бәйгене башлар вакыт җитте, нишлибез?

Малай. Дөрес әйтәсең. Әйдә безне татар телендә матур итеп сөйләшергә өйрәтүче Рәмзия апабызны чакырыйк әле. Ул безгә ярдәм итми калмас.

Тәрбияче(чыга). Ишетәм, ишетәм, нәни дусларым!Исәнмесез, матурларым!

Бер күрешү- үзе бер гомер дип
Борынгылар юкка әйтмәгән.
Бер очрашып серләр бүлешү-
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Исәнмесез, хәерле көн, мөхтәрәм милләттәшләр, хезмәттәшләр, балалар! Без бүген бирегә  “Мин- татар малае” бәйгесенә җыелдык. Чын татар малайлары нинди булып үсәргә тиеш, бүген сез шушы сорауга җавапны белеп,күреп китәрсез. Әйдәгез, хәерле сәгатьтә башлап җибәрик.

Кыз.

Бүген Сезгә сәлам юллыйбыз :
Сәлам Сезгә безнең бакчадан.
Сәлам Сезгә нәни дусларыбыздан
Сәлам Сезгә тәрбияче  апаларыбыздан.

Малай .

Без бит татар угыллары
Бу- дәрәҗә, горурлык.
Татар егетләре һәрчак

Берсе унга торырлык.

        Кыз.

Яңа бакчага йөрибез,

Арча- матур калабыз.

Саф татарча сөйләшәбез.

Дингә тугры калабыз.

Малай  Әнием дә татар кызы

Әтием дә татар улы.

Шулай булгач мин үзем дә

Олуг татар оныгы.

        Тәрбияче. Иң җитез, иң кыю малайлар

Килгән бүген бирегә.

Татар егетләре шундый була

Сынатмыйлар һичкемгә.

Мондый бәйгедә катнашу

Үзе зур бер батырлык.

Уңыш телик һәммәсенә

Ә чыгышлары булсын

Сокланырылык.

  Кадерле дуслар, сезне бәйгенең тәртибе белән таныштырып китик. 1 бәйге- үз-үзең белән таныштыру- визитканы ирекле формада тәкъдим итү. 2 бәйге- сәнгатькә осталыгыңны күрсәтү. Ә хәзер көчле алкышлар белән шушы конкурста катнашучы малайларны бирегә чакырыйк.

Җиңүчеләрне сайлау эше мөхтәрәм жюрига тапшырыла. Алар белән танышыйк( жюри белән таныштыру)

Тәрбияче. Хәзер,дуслар,бәйгене башлыйк,
Осталар алга чыксын.
Һәрбер малай  тел байлыгын,
Сәләтен  һәм тапкырлыгын,
Игътибарын, шаянлыгын
Эшкә җигәргә тырышсын.

         Беренче бәйгене башлыйбыз. Ул “Үз-үзең белән таныштыру”

          2 бәйге  – сәнгатькә осталыгыңны күрсәтү.

          Жюри нәтиҗәләрне әзерләгән вакытта бергә-бергә төрле татар халык уеннары уйнала. Ахырда жюри нәтиҗәләрне әйтә.

Алып баручы.Без татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык,
Без татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья, бар халык.

Татар булып туганбыз икән милләтебез исеменә тап төшерми яшик, балаларыбызны чын татар кызлары-егетләре итеп тәрбиялик. Бүгенге бәйгедә катнашучы малайларга, аларны әзерләгән тәрбиячеләргә, бәйгене оештыруга көчләре кергән һәммәгезгә дә, жюригә  чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Саулык- сәламәтлек, озын гомер теләп без сезнең белән саубуллашабыз.

Күчереп алу өчен файл: Мин- татар малае

Шәрехләү