fbpx
20.02.2022

Әниләр бәйрәме. Әдәби кичә.


әниләр бәйрәме
ТР Балтач районы Смәел урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зиннәтуллина Гөлназ Рафис кызы. Тема: Әниләр бәйрәме (Әдәби кичә).

“Әни кирәк” җырының видеоклибы куела.

Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

 Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

 Иминлекнең терәге сез.

 Һәркемнең кирәге сез.

 Сез чаялар, сез батырлар,

  Сез дөньяда иң матурлар.

 Сез булганга тормыш ямьле,

  Сез булганга яшәү гамьле.

1 ук. Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!      Мәдинә 

2 ук. Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.  Рүзәл

3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.     Нәфисә

4 ук. Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.     Самат

5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.     Алисә

1.Әнием – син минем бердәнберем,

   Мин сине бик тә яратам.

   Синең күзләреңә карыйм да

   Барлык борчуларым таратам.      Мәдинә

  1. Булышсам, ничек шатланасың,

    Бүләк итеп кабул итәсең.

    Килә минем сиңа һәркөн шулай

    Гел шатлыклар бүләк итәсем!      Рүзәл

  1.   Әни сүзе – иң бөек сүз,

         Юк аңа һичбер алмаш.

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.     Алинә

  1. Учларымда кояш минем,

    Күңелемдә гел яз минем,

    Син булганда янәшәмдә,

    Бердәнберем, газиз әнием!    Булат

  1. Һәркемгә дә газиз әни

    Әни сүзе – изге сүз.

    Күпме наз һәм нур сибелә

    Бу гади сүз үлемсез.       Инзилә

  1. Әниләрнең назы белән

    Без керәбез һәр көнгә

    Кояш кирәк җир йөзенә,

    Әни кирәк һәркемгә.       Самат

  1. Дөньяда иң яхшы әни,

    Беләсезме, кемнеке?

    Белмәсәгез, үзем әйтәм,

    Ул әни бит – минеке.       Нәфисә

8.Күмәкләшеп, бергә , дуслар

   Җырлап алыйк, әйдәле.

   Котлы булсын, гөрләп торсын

   Әниләрнең бәйрәме.     Ильяс

Җыр башкарыла. “Әниләр бәйрәме”

  1. Әни кебек булсам иде! –

      Аның назлы сүзләре.

      Их, яратам әниемне-

     Аның нурлы күзләре.   Алисә

  1. Әни кебек булсам иде!

      Гел елмаеп торсам иде.

      Тирә – юньгә, әни кебек

      Гел нур чәчеп торсам иде!   Айзат

  1. 11. Әнием минем матур

      Күзләре якты, көләч.

      Шундый күңелле була

      Ул өйгә кайтып кергәч.     Дилбәр

  1. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

      Әниләрнең белик кадерен.

      Җил – давыллардан саклап үстерә ул

      Кызганмыйча бөтен гомерен.     Инзилә

  1. Гел шулай нур сибеп

      Яшә син, әнием!

      Исәнлек – саулык сорап,

      Дога кылам,

      Әниемнән аермасын

      Берүк Аллам!     Дилбәр

Укытучы.Әниләребезне дә ял иттереп алыйк әле.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала. Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

–         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

–         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

–         Ана куены (туннан җылырак)

–         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

–         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

–         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

–         Алтмышка җитсен бала (ана өчен һаман да бала.)

Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсен нинди?

– Балагыз  ничәнче сыйныфта укый ?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Зилия җыр “ Иң кадерле кешем”

  1. Чәчәкләрдән җем-җем итеп

                Якты нурлар бөркелә.

                Бүген минем дә әнкәмә

                Рәхмәт әйтәсем килә.     Алинә

         – Миңа гомер биргән өчен,

         – Кадерләп үстергән өчен,

         – Назлы карашлары өчен,

         – Пешергән ашлары өчен,

         – Йөрәк җылылары өчен,

         – Шәфкатьле куллары өчен,

         – Барсы, барсы, барсы өчен    Алисә

           Рәхмәт сиңа, сөенечем,

           Котлы булсын бәйрәмнәрең,

           Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

      Укучылар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.

    Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр.      Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Шәрехләү