fbpx
25.08.2015

Сөт бәясе


Сөт бәясе-сөт бәласе.

   СыерХалыктан җыйган сөтнең бәясе 1нче апрельдә литры 16сум 50 тиен иде, 15нче апрельдән 15сум 50тиенгә калды.Ә кибеттә  сатыла торган сөтнең бәясе бер тиенгә дә төшмәде. Унбиш көн эчендә бер сум кая китте? Ул бит язгы кар сулары белән агып китә алмый.Ә менә кемнеңдер кесәсенә агып керә ала.Чөнки сөт бүгенге көндә түрәләр өчен стратегик әһәмияткә ия булган табыш китерүче  продуктка әйләнде.Үзе теләгән бәяне куеп,инвестор бары бер максатны- түләнми калган акчадан өстәмә табыш ясап,халык хезмәте хисабына баюны күздә тота. Сөт патшаларының намусы уянып, халыкка урланган акчасын кире кайтарып бирсәләр яки ил­нең авыл хуҗалыгы җитәкчелеге карак чиновник­ларның нәфесләрен тыярлык  көч таба алса, авыл хуҗалыгы иркен сулыш алачак,билгеле.Әмма монысы Рәсәй дигән илдә чынга ашмаслык матур хыял гына булып кала.Хыялын хыял,билгеле, ләкин шул уңайдан Швециядәге бер яңалык турында әйтеп китим әле.Алардагы азык-төлек кибетләре бер литрлы савытлардагы сөтнең бәясен күтәреп, килгән табышны фермерларга бирергә булганнар. Бу идея бер литрлы сөтнең сатылуын арттырган. Ләкин  безнең Рәсәйдә мондый хәл булмаячак һәм гомумән,булырына ышанып та булмый. Ә шулай да бүген җавап ишетәсе килә: ул сөтне халыктан сатып алу суммасы каян килеп чыга икән? Ни өчен,мәсәлән,өч ай эчендә аның бәясе шулкадәр төшеп, бүгенге көндә ул 13сум гына булып калды ,ә менә кибет киштәләрендә сату бәясе бер дә үзгәрми? Бу сорауга түрәләр беркайчан да җавап бирмәячәк. Шулай да соңгы атналарда ”Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы сөтнең бәясе ник кимүне болай аңлатырга тырышты: янәсе,сыерлар көтүлекләргә чыккач, бушка ашый башлаганнар икән, шуңа күрә сөтнең үзкыйммәте кимегән һәм, табигый инде, бәясе дә төшкән. Шулай итеп кышын сөт ташлап, кыйммәтле терлек азыгы ашап, зыянга эшләгән сөтле­бикәләрдән җәйгә чыгу белән табыш алу хыяллары чәлпәрәмә килде. Авыл кешесенең сыердан табыш алырга хакы юк икән, имеш, бәяләр үзкыйммәт дәрәҗәсендә генә булырга тиеш…Мантыйкка сыймый торган бу җавап мине канәгатьләндермәде һәм шуңа күрә мин үзем җавап эзли башладым.Интернетта актарына торгач, халыкара “Трансперенси Интернешнл” (“Transparency International”)дигән халыкара оешманы эзләп таптым.Ул 90 дәүләт вәкилләрен берләштерә һәм ел саен коррупция күләме турында доклад чыгара икән.Соңгысында 178 ил тикшерелгән һәм бу исемлектә Россия 154нче урында тора.Рәсәй коррупционерларының еллык кереме 300 миллиард доллар тәшкил итә.Мине сөт өлкәсе кызыксындыра,шуңа күрә мин сөт коррупциясеннән генә мисаллар китерәм.Дәүләт тармагында да,шәхси тармакта да сөт бәясендәге коррупция өлеше 15%тан  30%ка кадәр тәшкил итә икән.Бу әгәр сөтнең бәясе 40 сум торса,сатып алучы коррупция өчен 6 сумнән 12 сумга кадәр артык түли дигән сүз.13 сумга сатып алынган сөтнең кибеттә 57-60 сум торуы менә шуның аркасында килеп чыга да инде.Монда бернинди базар икътисады дигән нәрсә юк.Бары авыл кешесен кычкыртып талау гына бар.Әгәр елына статистика күрсәткәнчә,җан башына 262кг.сөт кулланыла дип алсак,сөтне сатып алганда коррупция өчен түләү 1572 сумнан 3144 сумга кадәр булырга мөмкин.Беренче карашка,артык күп тә түгел шикелле,ләкин бу бары бер төр продуктка гына бит әле.Куллану кәрҗинендә сөттән башка шушындый ук табыш китерүче яшелчә,җиләк-җимеш,икмәк,йомырка һ.б.бар,алар барысы бергә хан сарайларына тиң икешәр-өчәр катлы коттеджлар,чит илләрнең диңгез ярларында балкып торучы виллалар булып калкып чыгалар.

Авыл кешесе сыерын шулар өчен асрыймы? Берәү дә сыерны эш юклыктан кызык өчен асрамый. Ит-сөт җитештерү җиңел һәм арзан эш түгел, продукциянең сату бәясе дә күп очракта аны канәгатьләндерми. Моңа нигез дә бар: сәүдә нокталарында, әнә, 13-15 сумга җыйган сөтнең литрын 56сум 90тиеннән , кайнатылганына 72 сумга кадәр акча сорыйлар. Ә мал хуҗасы,башка чарасы булмагач, бәяләрнең түбән булуына зарлана-зарлана булса да, үзеннән арткан сөтне сатарга мәҗбүр була. Аны чиләге белән әчетеп ташлап яки кош-кортка ашатып бетереп булмый бит. Ашлык бәясе булса да каплансын дип сата. Ә 2-3 баш яки аннан да күбрәк мал асраучылар өчен бу күпмедер дәрәҗәдә акча керү чыганагы да булып тора.

Агрофирмаларда җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте тиененә кадәр исәпләнсә, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үстерү, мал асрау өчен тотылган чыгымнарны  берәү дә исәпләп тормый.. Санаган очракта да, терлек авызына кергән ашлык-печәннең бәясе бар һәм ул билгеле, ә аларны хәзерләү, алып кайтып, саклауга урнаштыру, малны ашату, тиресен җыештыру, көтүгә йөртү, дәвалау белән бәйле хезмәтнең һәм чыгымнарның күпмегә төшкәнен кем исәпләп бетерер?   

Абзарны ачуга сыер күшәгәнгә, сарык бәэлдәгәнгә ияләнгән авыл халкы. Мал-туардан башка абзарлар буш, нурсыз кебек тоела. Җәен кояш белән бергә торган хуҗаның мал кууына көтүченең чыбыркы тавышы кушыла. Кич белән бу вакыт үзенә бер төрле ямьгә ия. Капка төпләренә күрше-тирә җыела, тузан болыты туздырып, авылга көтү керә. Үлән исе, сөт исе бөтен авыл өстенә тарала…Хыялга бирелебрәк киттем ахрысы. Көтүнең бер башы югары очка менеп җиткәндә , икенче башы туплауга керә торган заманнар артта калды, күз ачып йомганчы кайтып бетә хәзер терлекләр. Безнең Яңа Кенәр авылында заманында һәрберсендә сиксәнешәр сыер йөргән дүрт көтү булган булса,хәзер 15-20 сыеры булган барлы-юклы бер көтү калды.  Авыл да шәһәрләшеп, мал-туар асраудан баш тартып, кибет сөте эчә бүген.Ләкин сугыш вакытында да сыер бетермәгән хуҗалыклар  һаман да  җиң сызганып тормыш алып барырга, терлек асрарга тырыша…

 Әмма берәү дә сөт бәясе арзан булганда, шактый чыгымлы булган сыерны асрарга ашыкмый, шулай бит. Кибет киштәләренә күз салсаң, сөтнең җыелган бәясеннән 3 тапкыр кыйммәт булуын күрәсең. Ни өчен әле сөт порошогыннан ясалган, «сөт» дигән исеме генә булган сыекча табигый сөттән кыйммәт соң?!  Димәк,кемнәргәдер шулай кирәк,алар кесәсе өчен шулай файдалы.Шулай булмаса, Татарстан дигән бөтенесен булдыручы республиканың   шәхси хуҗалыкларында быелның беренче яртыеллыгында сыерларның баш саны 6 меңгә кимемәс иде. Сыерлар бөтенләй җан-тәслим кылмасыннар дип ахрысы,быел зурдан кубып,сыер асраучыларга 3 мең сум бирергә җыеналар.Паспорт,ИНН копияләрен беркетеп гаризаларны җыйдылар инде.Адәм көлкесе,өч төргәк печән бәясе бит ул.Сыер кадәр сыерны ел буена шуның кадәр генә азык  белән асрап була микәнни? 30мең дисәләр,үзеңне кешегә санап сөйләшкәннәренә куаныр да идең,ә болай әкият сыманрак килеп чыга.Ни хәл итәсең,алдауга ышанып яшәргә дә өйрәтеп бетерделәр шул инде.Ни булса да шул булыр,әмма хәлләр болай барганда сыер дип,сөт дип сөйләшүләр телдә генә калмагае.Чөнки кадерле хөкүмәтебез терлекләр һәм кош-корт санына чикләүләр кертергә җыена.Өч һәм аннан да күбрәк сөтлебикәсе булган хуҗаларга саллы гына налог салыначак.Шулай булгач,13 сумга сөт тапшырып ятучы юләрләр дә акылларына килеп,сыерлары белән бәхилләшерләр.Шуның белән сөт бәясе дә авыл кешесе өчен бәла булудан туктар.

Шәрехләү