fbpx
12.10.2018

Салават күпере буйлап сәяхәт.


салават күпере
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Ханова Гульназ Ришат кызы. Тема: «Салават күпере буйлап сәяхәт». Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгыль.
Максат::  Уеннар аша балаларның алган белемнәрен ныгыту. Бурычлар:     Тирә-юндә ориентлашу, санау, саннарның күршеләрен табу, кушуга һәм алуга мәсъәләләр чишү, сүзләрне уку, сүздәге иҗекне билгеләү, сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту. Игьтибарны, фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне, сорауларга тулы җавап биру осталыгын үстерү.  Балаларны игьтибарлы, ихтирамлы булырга, бер-берсен тыңлап, юл куеп коллективта эшләргә өйрәтү. Балаларда яхшы эмоциональ халәт булдыру. Әсбаплар: 3 өстәл,  2 магнит тактасы, куян рәсеме, 7шт. картоннан киселгән төсле куяннар, 20шт.  картоннан киселгән тамчылар (артында саннар), саннар составына “өйләр”,табышмаклар, ребуслар, кызыл, яшел, зәнгәр фишкалар, сүзләр язылган карточкалар, 5 геометрик фигура (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак), дәфтәр бите, туп, карточкалар белән саннар, акварель буяулар, пумалалар, банка белән су, тастымал, палитра, интерактив такта, кушуга һәм алуга мәсъәлә өчен кәрзин белән кишерләр. Шөгыль барышы. Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар . Кәефләрегез ничек? Яхшымы? Әйдәгез әле, хәзер уч төпләрен бер-берсенә ышкып җылытыйк . Уч төбегезнең җылысын тоясызмы? Хәзер уч төпләрен күршегездәге дустыгызның уч төпләренә куегыз. Бер-берегезнең җылысын тоясызмы? Менә без сезнең белән бер-бербезгә уч төпләребезнең җылысы аша дусларыбызга күнел җылыбызны һәм яхшы кәефебезне бирдек. Кәефләрегез тагын да күтәрелеп киткәндер дип ышанам. Тәрбияче: Балалар, безгә бүген бер кунак килде. Бу – кечкенә куян, куркак куян. Ул бөтен нәрсәдән, кешеләрдән бик курка, шуңа күрә ул бер хәреф тә, бер сан  да белми, ә  иң кызганычы, аның бер дусты да юк.  Мин бу куянны бик кызганам. Әйдәгез әле, балалар, куянга ярдәм итик. Сез ризамы? (балалар җавабы). Тәрбияче: Ә безгә салават күперендә яшәүче куяннар ярдәм итәрләр. Сез салават күперенең нәрсә икәнен беләсезме? (балалар җавабы) Тәрбияче: Дөрес балалар, салават күпере – ул  табигатьтә була торган күренеш, ул яңгырдан соң кояш чыгуга күктә күренә. Салават күперендә ничә төс бар, нинди төсләр бар? (балалар җавабы) Тәрбияче: Балалар, без килгәнче монда яңгыр явып үткән икән. ( тактадагы янгыр тамчыларына игьтибар итү. Тамчыларга 1-20 кадәр саннар язылган. Балалар башта 1-20 кадәр саныйлар, аннары кирегә 20 дән 1 кадәр).  Уен «Кайсы сан югалды?» (балалар күзләрен йомалар,тәрбияче икешәр санны, аннары өчәр, дуртәр санны яшерә. Балалар кайсы сан югалганын тулы җөмләләр белән җавап бирәләр). Тәрбияче: .Менә безнең янга салават күперендә яшәуче беренче куян-кызыл куян килде. Балалар, бу куян укырга бик ярата (кызыл куянны тактага беркетү). Менә сезне дә укый белгәнегезне, сүзләрнең нинди авазлардан торганын, аларның схемаларын төзи белгәнегезне тикшереп карар өчен, ул бирем алып килгән. Хәзер сез ике командага бүленәсез.  Кулыгыздагы карточкада ничә саны, сез нәкь шул сан астындагы өстәл артына барып утырасыз. Өстәлләрдә хәрберегез алдында нинди дә булса сүз язылган карточка бар. Сез бу сүзне укып, каршыгыздагы зәңгәр, кызыл, яшел фишкалар ярдәмендә, аның схемасын төзергә тиеш. Һәм бу сүзне ничә иҗектән торганлыгын әйтергә кирәк. Өстәлдә утыручы хәрбер бала эшләп бетергәч кенә, безнең өстәл әзер дип, менә шундый фишкаларны   күтәрергә кирәк. Тәрбияче: Бик яхшы, булдырдыгыз балалар. Хәзер минем янга бу өстәлгә килегез әле. Менә сезнең каршыда буяулар һәм кисточкалар бар. Әйдәгез әле, хәзер кисточкаларны дөрес итеп тотып, суга манып алыйк та, кызыл белән сары төсне бергә кушып нинди төс килеп чыкканын ачыклыйк. Нинди төс килеп чыкты?  Кызыл-сары, бик дөрес. Димәк, безнең янга  нинди төстәге куян ашыга икән?  Бу куян бик шаян, туп белән уйнарга ярата. Ул безгә туп алып килгән, хәзер аның белән бергә уйнап алабыз.(Куянны тактага беркетү). Уен  «Капма-каршысын әйт» дип атала, туп әссе, кулны пешерә, тиз-тиз әйтергә кирәк (ак-кара, җылы- суык, биек-тәбәнәк, озын –кыска, ерак-якын, өс-ас, каты- йомшак, матур-ямьсез, саран- юмарт, киң- тар ). Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Булдырдыгыз. Хәзер кайсы куян киләсен белер өчен сезгә берничә табышмакка җавап табарга кирәк булачак. Табышмакларны тыңлаганда паласка утырып торсагыз да була. 1.Лампа түгел яктырта, мич түгел җылыта. (кояш) 2.Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат (Суган) Өй өстендә ярты күмәч (ай) Йомры, йомшак сары йомгак. Йөгереп йөри чирәмдә (чеби) Балалар, бу кояш, суган, ай, чеби сүзләрен нәрсә берләштерә?  Балалар: Алар бөтенсе дә сары төстә. Тәрбияче: Димәк, безнең янга нинди куян ашыга? Дөрес, сары куян. Ул үзе белән бирем алып килгән. (Куянны тактага беркетү).Ул сезгә ребуслар алып килгән (интерактив тактада ребуслар чишү). Тәрбияче:. Бик яхшы, балалар. Бәлки сез әйтерсез, хәзер безгә нинди куян килергә җыена икән? Бик дөрес, безгә менә яшел куян килеп җитте (Куянны тактага беркету). Бу куян биергә, җырларга бик ярата икән. Анын безнең белән биеп, җырлап аласы килә. Әйдәгез әле, бергәләп биеп, җырлап алыйк(«Эзлә» уены). Тәрбияче:. Балалар, без яшел куян белән җырлап, биеп күнел ачкан вакытта монда сыек зәңгәр төстәге куян да килеп җиткән. Ул да шулай ук үзе белән бирем алып килгән.(Куянны тактага беркетү). Карагыз әле, аның кәрзине тутырык кишер (тактада 10 эчендә кушу һәм алуга  мәсьәлә төзү һәм чишү). Тәрбияче: Балалар, ә хәзер безнең янга нинди төстәге куян килер икән. Бик дөрес, куе зәнгәр төстәге куян (Куянны тактага беркетү).  Бу куян безне үзе белән саннар яши торган шәхәргә чакыра. Ләкин бу саннарның күбесе өйдә юк икән. Әйдәгез әле, аларны өйләренә кертеп утыртыйк (тактада эш, һәр балага бирелә, күршесе тикшерә) Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Карагыз, салават күперенең сонгы куяны- шәмәһә куян да килеп җитте (куянны тактага беркетү) Ул буш кул белән килмәгән,  «Геометрик фигураны ата һәм дәфтәр битенә урнаштыр» биремен алып килгән (дәфтәр  битендә ориентлашуга уен). Тактадагы куяннарга карагыз әле, балалар, менә безнең салават күперенең төсләре килеп чыкты, монда ничә төс, нинди төсләр? Салават күперендә төсләр менә шундый тәртиптә урнаша икән. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.Ә хәзер, әйдәгез, бу куяннарның икенче ягын әйләдереп куйык әле.  Балалар, бу куяннар барысы бергә нинди сүз барлыкка китерделәр? ДУСЛЫК! сүзе килеп чыга.(балалар бергә укыйлар.). Бик дөрес, балалар. Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән кемгә ярдәм иттек? Без аңа ничек ярдәм иттек? Ниләр эшләдек? Дөрес балалар, сез бүген бик дус булып, безнең кечкенә куркак куяныбызга ярдәм иттегез, аңа дуслар таптыгыз. Менә карагыз әле, ул бик шатлана, анын  хәзер дуслары бар.  Балалар, мин сездән бик канәгать, сез барыгызда  молодцы!

Шәрехләү