fbpx
10.01.2019

Хуш,сөекле бакчабыз! Мәктәпкә озату кичәсе.


Хуш бакчабыз

Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе Кодаш балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Мөгалимова Илсөяр Әкрәм кызы.  Мәктәпкә озату кичәсе   “Хуш, сөекле бакчабыз!”

Алып  баручы.  Уза гомер аккан сулар кебек.

                           Үсеп бара безнең балалар.

                           Бакчабызда үскән сабыйлар

                           Мәктәпләргә инде баралар.

  Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!

Бүген  безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!

Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә дә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Здравствуйте дорогие ребята, дорогие родители и гости, Мы рады приветствовать вас на нашем замечательном празднике.! Сегодня у нас торжественный и немного грустный день – выпускной бал. Мы провожаем своих ребят в школу. Несмотря на расставание, мы надеемся, что этот вечер будет приятным! Ведь с детьми мы связываем свои надежды, несбывшиеся мечты и, конечно же, мы хотим, чтобы они были счастливы.

Встречайте неповторимых, дорогих

И всех по- своему любимых

И одинаково родных

Встречайте их! Выпускники детского сада «Родничок» 2015 года:

Каршы алыгыз! Сезнең алдыгызда “Чишмәкәй”балалар бакчасының 2015 елгы чыгарылыш балалары.

(Музыка яңгырый,балалар керәләр)

1.Килеп җитте бакчам белән     Алина

Саубуллашыр көннәр дә.

Озакламый барыбыз да,

Китәрбез без мәктәпкә.

2.Хушлашабыз бүген бакча белән,     Сөмбелә

Ә күңелләр тулган шатлык белән.
Барлык килгән кунак безне котлый,
Бәйрәм белән, дуслар, бәйрәм белән               Җыр: “Без инде хәзер зурлар”

Алып баручы:Балалар,мин сезне могҗизалы сәяхәткә чакырам.

Сәяхәткә кузгалганчы

Бер сорауга җавап бирик:

Сез төрле хәлләрдән курыкмассызмы?

Артка чигенмәссезме?

Балалар: Юк!                    ( Көй янгырый)

(Игьтибар, игьтибар, «Сау бул, балалар бакчасы, исәнме, мәктәп»исемле тиз йөрешле белем поезды жирле вакыт белән  16 сәгать 15 минутта «Чишмәкәй» балалар бакчасы платформасыннан кузгалып китәчәк.)

Танец “Паровоз Букашка”

1.«Балачак дөньясы» тукталышы

Менә, балалар, беренче тукталышка да килеп життек.

(Музыка яңгырый,кечкенәләр керә)

Котлыйбыз, котлыйбыз,   Таһир

Чын куңелдән котлыйбыз!

Сез инде укучылар,

Сезне көтә парталар.

Миннән дә бәләкәй булгансыз   Алия

Сез бакчага килгәндә.

Кара нинди зур ускәнсез

Китәр вакыт житкәндә.         (Балалар бүләккә шарлар бирәләр)

2.“Тикшеру тукталышы”

Хужа Насретдин керә

Әсссәләмәгәләйкум!!! Машинамның бензины бетеп китте. Шушында заправка бар дип әйткәннәр иде, ялгышып килеп кердем әле мин сезгә.

Алып баручы. Әйе, хөрмәтле Насретдин ага, бераз гына ялгыштың. Заправка юл чатында, ә бу безнең – балалар бакчасы.

Хужа Насретдин: Нәрсә нәрсә, чәчеп устердегезме әллә боларны?

Алып баручы. Юк инде, хөрмәтле кунак. Без балаларны тәрбияләп устердек. Бүген безнең яраткан балаларыбыз мәктәпкә китәләр. Мәктәпкә озату кичәсенә рәхим ит.

Хужа Насретдин: Хай, бик әйбәт.

Әле менә килгәндә бер Камиль исемле малайны очраттым.Менә шушы хатны балалар бакчасына илтергә кушкан иде.Димәк мин дөрес килгәнмен.Бу хат сезгәдер.

Хужа Насретдин: Ярар, миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар, кунаклар.

Алып баручы (хатны ача).Балалар бу хат былтыр безнең бакчабыздан киткән әлеге вакытта 1 нче сыйныфта укучы балалардан килгән.Алар сезгә кызыклы мәсьәләләр ,табышмаклар җибәргәннәр.    (Табышмаклар чишәләр)

I Уен «Сүзләр төзү  »

3 .«Туган тел» тукталышы.

Алып баручы. Таңнар аяз күгемдә

                       Яшим бәхет илендә.

                       Тукай теле – туган тел

                       Жанга газиз булган тел.

Балалар менә сез тиздән мәктәпкә китәсез. Туган телебезне һәм рус телен ничек итеп үзләштердегез икән.

Йөрәгемә иң якын тел   Самира        На пять татарский надо знать   Аида

Туган телем – үз телем                      И русский надо знать на пять

Ярдәмең белән өйрәнәм                     Вокруг два языка слышны

Иң бөек тел – рус телен                     Они нам дороги ,нужны

Ал.баручы. Безнең балалар рус телендә бик матур жыр жырлыйлар. Рәхим итеп тыңлагыз.         Җыр. “Круто ты попал в детский сад”.

  1. «Әкияттә кунакта» тукталышы.

Алып баручы:.

Былтыр исемле егет кайсы әкият герое    Шүрәле

Как назывался дом, который стоял в поле и приютил много животных?    Теремок.

Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер     Бүре башы

Сколько понадобилось животных, чтобы вытянуть репку?                Три.

У него румяный бок. Его дразнят                                                        Колобок.

Әкиятләр гадәттә ничек башлана                                             Борын-борын заманда

Как звали пса, который жил в деревне у Дяди Федора?                           Шарик.

Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы                 Песи

III Уен: Рәсемне җый ”Әкиятләр”

5.”Балалар бакчасы”тукталышы

          Детский сад у нас хорош!

         Лучше сада не найдешь.

         И споем мы о том,

         Как мы весело живем.      Песня :”Детский сад”

( Икеле килеп чыга,балаларны үрти,чәчләрен тарта,”борын”күрсәтә).
Икеле: Кая барырга җыендыгыз тагын ?Мәктәпкәме? Яратмыйм мин ул мәктәпне . Анда укыйлар да укыйлар, рәхәтләнеп уйнарга миңа иптәш тә юк. Лучше урамда гына уйнап йөрегез.Барып та тормагыз, мәктәптә барыбер мин хуҗа.
Алып баручы: Юк, икеле син ялгышасың. Уйнап кына йөреп бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый бит

Икеле:Ярар,алай мәктәпкә барырга җыенгансыз икән мин сезгә “Начар гадәтләр мәктәбенә”барырга тәкъдим итәм.

Алып баручы: Ул мәктәптә нинди фәннәргә өйрәтәләр соң?

Икеле:Анда әләкләшергә,дәрестә сөйләшеп утырырга,сугышырга һәм тагын әллә нинди кызыклы әйберләргә өйрәтәләр.

Алып баручы: Безнең балаларның андый мәктәпкә барасылары килми  Юк бит балалар.Юк.

Икеле:Ә миндә шундый кызыклы уенчыклар да бар әле.Кем минем белән дуслаша мин аңарга берсен бүләк итәм.(балалар янына килеп сорый )

Минем белән дус буласыңмы? (балаларга рогатка,пистолет,кнопка бирә)

Алып баручы :Бар үзеңнең билгеләр иленә кайтып кит.
Икеле:  Минем белән дус булырга теләмиләр дә, ярар, ярар күрсәтәм әле мин сезгә. Мин үзем дә сезгә ияреп мәктәпкә барам.
( Икеле , берле билгеләрен чәчеп чыгып китә).

Алып баручы: Балалар бу икеле билгеләрен чәчеп китте, әйдәгез шушы икеле , берлеләрдән бишле билгесе төзик әле.Әгәр дә төзи алсагыз икеле сезгә иярә алмас.
– булдырдыгыз , балалар, икеледән котылдык ахры.

6.Әти – әниләр тукталышы.

Алып баручы:. Балалар мәктәпкә әзер, ә безнең әти-әниләр әзерме?

Әти – әниләр, сезнең өчен яңа тормыш башлана. Хәзер сез гади генә әни-әтиләр түгел, ә укучыларның әти-әниләре. Ә сез мәктәпкә әзерме соң?

Әти-әни: Әйе.

А вот интересно, а  мамы и папы, сами готовы идти с ребятами в школу?

Ведущая: Скоро учиться ребенок пойдет,

Школьная жизнь для вас настает.

И мы при всех здесь сейчас погадаем,

Что будет в семьях, сегодня узнаем…

Уважаемые родители, предлагаем вашему вниманию школьную лотерею. На мой вопрос билет тяните, и ответ громко говорите.

1.Кто будет вечером будильник заводить?

  1. А кто за формой первоклашки следить?
  2. Кто в 6 утра будет вставать?
  3. Кому же придется портфель собирать?
  4. 5. Кто будет букварь ежедневно читать?
  5. 6. Кто будет плакать, оставшись без сил?
  6. 7. Кто виноват, если ребенок 2 получил?
  7. 8. Кто на собрания будет ходить?
  8. 9. Кому первоклассника в школу водить?

На листочках:

дядя, тетя, мама, папа, сосед, вся семья, кот Мурзик, дедушка, бабушка.

IV Игра «В школу по будильнику»

Танец флешмоб

7.Саубуллашу тукталышы.

Алып баручы: Балалар, сез бу бакчага берничә ел йөрдегез. Бергәләп үстегез, шөгыльләндегез, укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәндегез.

Без барыбыз да дусларга әверелдек, ә дуслар бер-берсен онытмый, кирәк чакта ярдәмгә килә, булыша. Сез дә безне онытмагыз, кунакка килегез.

Ә хәзер балалар, рәхмәт сүзләрен әйтик.

Барыгызга да зур рәхмәт   Алина

Бакчада эшләүчеләр.

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

Вы жалели нас, любили,     Сөмбелә

Вы нас, как цветы, растили.

Жаль, что мы не можем вас

Взять с собою в первый класс.

Бергә: Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә.

Җыр “Сау бул бакча ”

Ведущий:   Сегодня мы приготовили сюрприз.

Для детей, родителей,гостей!

Мы вам честно скажем:

Жизнь в детсаде нашем яркая, чудесная.

И мечтали мы давно

Про жизнь такую снять кино…

Где воспитатели- режиссеры, дети- актеры, гости- зрители.

Видеофильм «Выпуск 2015»

Ведущий: вот и закончился наш фильм, а с 1сентября можно начинать снимать новый фильм « Школьные годы».

Мы от души желаем вам, чтобы к концу съемок того, другого фильма. Вы остались такими же  счастливыми, добрыми, здоровыми, дружными, любящими.

Алып баручы: Менә инде бәйрәмебез дә ахырына якынлашты.Сезгә бары тик уңышлар гына телибез.Хушыгыз!Сау булыгыз,балалар!

Дипломнар ,бүләкләр тарату

Мөдиргә , әти-әниләр комитетына сүз бирелә.Балаларны котлаулар.

дәрес планы

Шәрехләү