fbpx
16.10.2020

Табигатьтә су. Тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге.


Актаныш районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү учреждениесе “ Гомуми үсеш бирүче 7нче Актаныш балалар бакчасы”ның I квалификацион  категорияле тәрбиячесе Галимова Рима Николай кызы. Тема: “ Табигатьтә су” (Район балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсендә уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгән тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге)

Максат: Балаларның су турындагы белемнәрен киңәйтү, су белән тәҗрибәләр үткәрергә өйрәтү,  кызыксынучанлыкларын арттыру, экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау: савыт белән кар,  һәр балада стакан белән су, кечкенә тарелкалар, салфетка, һәр өстәлдә төрле төстәге буяулар, ташлар, пипетка, фильтр, пихта, әфлисун майлары, магнитофон, чишмә челтерәве яздырылган кассета.

Чара барышы:

  1. Оештыру моменты.

Тәрбияче:-Балалар, игътибар белән тыңласагыз менә бу серле тартмада нәрсә барын белерсез.( Музыка куела. Балалар чишмә чылтыравын тыңлыйлар.)

– Әйе, балалар, дөрес уйлыйсыз. ( Тәрбияче серле тартмадан банка белән су чыгара. )

  1. Кереш әңгәмә. Тәрбияче:– Балалар, су кайларда була? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
  2. Рәсем-схема күзәтү. Тәрбияче:– Су ни өчен кирәк? (Балалар рәсем схема буенча күзәтеп, берәм- берәм җавап бирәләр: Үсемлекләргә су сибү өчен, бит-кул, уенчыклар, керләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, савыт-сабалар юу өчен, ризык әзерләү өчен кирәк)
  3. Сюрприз момент. Тамчыкай керә:- Исәнмесез! Хәерле иртә! Мин Тамчыкай булам. Сезнең су турында сөйләшкәнегезне ишетеп килдем.

Тәрбияче:– Тамчыкай, каян килдең соң син?

Тамчыкай:– Мин сез алып кергән кардан сикереп төштем.

Тәрбияче:– Ничек инде кардан сикереп төштең?

  1. Тәҗрибәләр үткәрү.Тамчыкай:– Ышанмасагыз, үзегез тикшереп карагыз! (Тамчыкай балаларга кар бирә.) Кулыгыздагы карны кысып тотыгыз әле. Ул нишли? (Балаларның җаваплары.)

Нәтиҗә ясыйлар: Димәк, кар җылыга кергәч, эри һәм суга әйләнә.

Тамчыкай:– Дуслар, бу банкада сез алып кергән карның суы. Аның турында нәрсә әйтә аласыз? ( Балаларның җаваплары тыңланыла: чиста, салкын, төссез )

Тәрбияче:– Әйдәгез, тикшереп карыйк: чыннан да су салкын микән? (Балалар бармакларын суга тыгып, суның бик үк салкын булмаганын ачыклыйлар.) Ә чисталыгын тикшерү өчен, сөзеп карыйк. (Тәрбияче фильтр аша кар суын сөзә)

Нәтиҗә ясыйлар: Димәк, кар суы пычрак, чөнки фильтрда чүпләр калды.

Тәрбияче: -Димәк,балалар кар нинди икән? Карны ашарга да һәм суын да эчәргә ярамый икән.

Тамчыкай:-Табышмак әйтим әле, җавабын кем әйтер:

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Балалар табышмакка җавап бирәләр)

Тәрбияче: – Әйдәгез, суны иснәп карыйк. (Балалар өстәлдәге стаканнарындагы суны иснәп карыйлар.)

– Мин хәзер суларыгызга ис кертәм. (Тәрбияче пипетка белән стаканнарга пихта, әфлисун майлары тамызып чыга.)

– Суга  нинди ис керде?

Нәтиҗә ясыйлар: Димәк, суның исе юк. Ләкин аңа төрле исле әйберләр кушып, ис кертеп була

Тәрбияче:

– Хәзер суның төссез икәнлеген тикшерик. Стакандагы суга таш салабыз. Таш күренәме? Су үтә күренмәле булгач, ташны күреп була. Хәзер суга төсле буяуларны салыгыз, ташны күрәсезме?

Нәтиҗә ясыйлар: Димәк, суның төсе юк. Ләкин аңа төрле буяулар салып төс кертеп була.

  1. Физминутка

Елгаларда су ага

Дулкыны ярга кага

Балыклар суда йөзә

Күлдә бака сикерә

  1. Сюрприз момент

Бака керә:           – Бака-ка, бака-ка,       ай-яй эчем авырта!

Тәрбияче:  Нәрсә булды бакакай?

Бака:                              Мин яшәгән күл буенда

Абый машина юды

Күлнең суы пычранды

Авызга бензин тулды.

  1. Йомгаклау. Тәрбияче: Шулай шул, бакакай, менә без бүген су турында күп өйрәндек. Суга төрле төсле, исле әйберләр тамса, ул пычрануын һәм исләнүен белдек. Ә кешеләр бары тик чиста су гына эчәргә тиеш. Табигатьтә чиста сулы чишмәләр бик аз. Шуңа күрә суны сакларга, чишмә буйларына чүп ташламаска кирәк. Балалар, әйдәгез, эшчәнлегебезне җыр белән тәмамлыйк. (“Чишмә” М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы)

Күчереп алу өчен: Табигатьтә су

Шәрехләү