fbpx
29.04.2022

Математикадан өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. 5 кл. СИПР.


математика
Арча районы «Сәламәтлек мөмкинлекләре  чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр  мәктәп-интернаты” укытучысы Зарифҗанова Гөлсәрия Гаптелфәрит кызы. Тема: Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. (математика фәненнән уздырылган ачык дәрес планы. 5Б  сыйныф. СИПР).

Максат: 1) Тема буенча алган белемнәрне ачыклау,өйрәнгән саннар нумерациясен ныгыту.

2) Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

3) Укучылар арасында дуслык,бердәмлек хисләре тәрбияләү.

План.

1.Оештыру өлеше.

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Укучылар бер-беребезгә хәерле көн теләп смайликларны күтәреп бер-беребезне сәламлик әле.

Без бүгенге дәрестә сезнең белән өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатларбыз.

  1. Төп өлеш.

Укучылар “Йомры икмәк” әкиятендәге геройларны искә төшерик әле.

(Әкият геройлары рәсемнәре күрсәтелә).

“Йомры икмәк “әкиятендәге музыка яңгырый.

-Укучылар безнең дәресебезгә “Йомры икмәк” әкиятендәге геройлар кунакка киләләр. Алар сезнең математика фәнен ничек үзләштерүегез белән кызыксыналар. Сезгә бүген бик тырышырга туры киләчәк.

Куян керә.

-Исәнмесез укучылар. Мин сезнең математика фәнен ничек үзләштерүегезне

беләсем килде.Сезгә биремнәр алып килдем.

Бирем :алма,конфет,чокырлар санау.

-Рәхмәт сезгә балалар минем биремнәремне үтәдегез. Сез бик тырыш икәнсез. Минем башка укучыларга да биремнәр бирәсем бар. Дәрес ахырында очрашырбыз. Уңышлар сезгә!

Бүре керә.

-Исәнмесез укучылар. Мин сезнең математика фәнен ничек үзләштерүегезне беләсем килде. Сезгә биремнәр алып килдем.

-Укытучы: Балалар бүре нинди биремнәр алып килде икән. Конвертны ачып карыйк әле.

Бирем: Нокталарны тоташтырып геометрик фигуралар сызу.

Ак кәгазь битендә,дәфтәрдә нокталарны тоташтырып геометрик фигуралар сызу.

Бүре: Молодцы!  Сез бик тырыш укучылар икән.Геометрик фигураларны да бик тигез итеп сыздыгыз. Минем башка укучылар янына керәсем бар. Дәрес ахырында очрашырбыз.Уңышлар сезгә!

3.Физкульминутка.

“Куш кулым” җырына хәрәкәтләр ясау.

Урман буйларына менәм.

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм

Айрылмаска мәңгегә.

-Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым.

Менә сиңа куш кулым.

-Аю керә.

Исәнмесез укучылар.Мин сезнең математика фәнен ничек үзләштерүегезне  беләсем килә. Мин үзем белән “Серле сандык “ алып килдем. Сандык эчендә геометрик фигуралар бар. Шушы геометрик фигуралардан машина,ракета,өй төзеп күрсәтерсез.  Молодцы  укучылар!Мин биргән биремнәрне үтәп чыктыгыз.Минем башка классларга да керәсем бар. Дәрес ахырында очрашырбыз. Уңышлар сезгә!

-Төлке керә.

-Исәнмесез балалар.Мин дә сезгә биремнәр алып килдем.

-Укучылар ,төлке нинди биремнәр алып килде икән. Конвертны ачып карыйк әле. Монда безгә мисаллар эшләргә кушылган.

1+1        4-2      4+1   2+2   2+1

2-1        3-1       3+1   5-1    5-5

Булдырдыгыз укучылар. Молодцы!

Төлке:

– Укучылар мин дусларымны класска чакырыйм эле. Бергәләп биеп алырбыз.

-Түгәрәк уены уйнау.

4.Йомгаклау.

-Укучылар бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Дәрескә кайсы  әкияттәге әкият геройлары килгән?

-Әкият геройларының исемнәрен атарга?

-Дәрес сезгә ошадымы?

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү