fbpx
07.04.2016

Тукай юбилее илә…


i (6)   Тукай юбилее илә мөгаллим өмидләре.

                              Бу мәкалә “Мәгариф” журналының №4 (апрель,2016) санында басылып чыкты.

I.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

                                                                                        Шәйхзадә Бабич.

Тукай!

Бу исем минем күңелемә мәңгелеккә урнашкан. Бөек шагыйрь исеме гомер буена йөрәк түремдә сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Минем шикелле гади бер авыл мөгаллименә сүзен Тукай исеме белән башлап җибәрү, бәлки, килешеп тә бетми торгандыр. Ләкин мин дә бит дөньяга бөек Тукайны тудырган татар халкының бер улымын. Әле беренче сыйныфта ук даһи шагыйрь белән бергә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле:

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, –

дигән юлларны бөтен ихласлыгым белән кабатлап йөргәнем һәм сәхнәләрдән сөйләгәнем хәтердә. Минем күңелемдә туган якны, туган халыкны, туган илне ярату хисләре Тукай исеме белән бергә туды. Ул хис – шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя барды. Хәзер дә “күңелем төшеп, эчем пошса”  мин кулыма аның китапларын алам, иң акыллы киңәш һәм җавапларны шуннан табам.Бүгенге көннең кайбер эреле-ваклы әдәбият галимнәре Тукайның бөеклеген,кыйммәтен киметергә тырышып,нинди генә сүзләр әйтсәләр дә, мин үзем Тукайның бөеклеге, аның даһилыгы – шигырьләрендәге һәр кәлимә сүз, һәр строфасының нәкъ бүгенге көнгә туры килеп заманча яңгыравында дип беләм. Ул ятимлек ачысын күпме генә татыса да, мескенлеккә төшеп, елак шигырьләр язмаган. Нинди генә кыенлык, җәбер-золымнарга дучар ителсә дә, кайгы-хәсрәткә чумып сыкранмаган. Ул үзе турында түгел, ә халкы турында борчылган; татар милләтен киләчәктә азат, тигез хокуклы бөек зат итеп күрергә теләгән.

II.

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!

                                       Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?!

                                                                                                                                        Г.ТУКАЙ.

 

Әйдәгез,үзебезгә  бер сорау биреп карыйк әле: безнең татар халкы Тукайның бөеклеген аңлап, аның белән горурлану дәрәҗәсенә күтәрелгән халыкмы соң бүген?

Мин ел саен дип әйтерлек Тукай туган көннәрдә үз укучыларымны Яңа Кырлайга һәм Кушлавычка алып бара торган идем, чөнки Тукайның бөеклегенә төшенү һәм шигырьләренең аһәңен, сәнгатьчә эшләнешен аңлау өчен шагыйрь туган һәм яшәгән урыннарда кеше үзе булырга, ул эчкән чишмә суларын үзе татып карарга, ул йөргән инеш буйларында үзе йөрергә тиеш. Ләкин Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылганда шунда юл өстендәге Өчиле авылына кереп булмый, ник дигәндә монда әлегә кадәр Тукай исеме белән бәйләп балаларга күрсәтерлек әйбер юк.Дөрес,мәктәптә укытучылар тырышлыгы белән шактый гына бай материал тупланган туган як музее бар. Әмма ул Тукайның Өчиле белән бәйле тормышын бик аз яктырта. Ә бит Өчиле Тукай биографиясен сөйләгәндә Кырлай белән бер тигезлектә торырга тиешле авыл.Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче галимнәр,язучылар бу авылның нәни Габдулланы дүрт тапкыр(!) ач үлем тырнагыннан алып калуы турында ассызыклап үтәргә тиешләр иде.Аннан булачак шагыйрьне дөньяга тудырган,баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана- Зиннәтулла хәзрәт белән Бибикамилә абыстай кызы- Бибимәмдүдә шушы Өчиле авылы кызы бит әле. Кушлавычта Габдуллаҗан туып дүрт кенә ай яшәп кала- әтисе Мөгәммәтгариф вафат була.Ире вафатыннан соң,күрәсең,Мәмдүдә апа белән аның улына биредә урын калмый.шул ук елның декабрь салкынында ул,улы Габдулланы күтәреп,Өчилегә әтисе Зиннәтулла хәзрәт гаиләсенә кайтып сыена. Габдулланың Өчиле белән беренче очрашуы әнә шулай башлана. Ул монда нәкъ ике ел-1888нче елның декабренә кадәр яши. Журнал битләрендә киңәеп, Тукайның Өчиледә  тагын өч тапкыр булуы турында язып тора алмыйм,искәртеп кенә үтәм.Соңгы тапкыр ул Өчилегә 1911нче елның декабрендә Кәбир мулла белән Рәбига абыстай гаиләсенә кайта.Сәбәбе: шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый һәм аны дәвалаучы докторлар Тукайга авыл һавасында булырга,яңа сауган җылы сөт эчәргә кушалар. Өчиледә Габдулла Тукай җанына,тәненә дәва гына түгел,иҗатына да илһам таба.Бу соңгы кайтуында ул 13-14 шигырен яза.Кызганычка каршы,Тукай исеме  белән Кушлавычка,Кырлайга караганда да ныграк бәйләнгән Өчиле авылы әлегә кадәр бөек шагыйребезне искә алганда һаман да үги бала хәлендә кала.   Ә дөньяда шундый халыклар бар. Алар үзләренең атаклы кешеләре кереп сыра эчеп чыккан кабакларны да музейга әйләндереп, бөтен дөньяга күрсәтәләр. Шуның белән шәхесләрен дә, үзләрен дә күккә күтәрәләр. Уфтанасың да, әле ярый шул юбилейлар бар, дип уйлап куясың. Югыйсә, атаклы шәхесләребез бөтенләй онытылыр иде.

Без чәчәкләр аша тапшырырга

Тиеш тә бит сиңа сәламне…

Ел буена тик бер генә тапкыр

Күрәсең син, Тукай, аларны, –

дип шагыйрь Х.Туфан  юкка өзгәләнмәгән инде. Әллә артык күп инде алар бездә, шуңа кыйммәтләрен белеп бетермибезме? Арча районындагы кадәрле музейлар, белмим, тагын кайда бар икән? Ләкин истәлекле урыннарның артыгы булмый. Шуның һәр бөртеген күз карасыдай саклаган халыкның гына кадере һәм киләчәге бар. Димәк, дөньяга Тукайны биргән төбәк буларак, аның халкында да Тукай белән горурлану хисе, аның мирасын саклау омтылышы көчлерәк балкырга тиештер. Өчиле авылы халкының да Тукайны үз улы итеп санарга тулы хакы бар. Бабасы Зиннәтулланың йорт урынында Тукайга һәйкәл-обелиск кую бик муафыйк эш булыр иде. Илебезнең төрле почмакларыннан халык сөекле шагыйренең туган ягына килә, аның исеме белән бәйле һәр нәрсәне үз күзе белән күрә, колагы белән ишетә, ул йөргән эзләрдән йөри. Арчага Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылырга килгән кунаклар Өчилегә дә тукталып, Тукай яшәгән нигезгә чәчәкләр куйсалар, дәрәҗәбез һәм хөрмәтебез артыр гына иде.

Кырлай-Өчиле-Кушлавыч өчпочмагын берләштереп, Тукайның бердәм тарихи-ядкарь комплексын булдырырга күптән вакыт.Бу юл Тукайга килгән кешеләрнең туристлык юлы булырга тиеш. Юк,бернинди алга китеш юк.Кырлайдагы Тукай музее да 10-20 ел нинди булган булса, хәзер дә тузып баруын исәпкә алмасаң,шул хәлендә тора бирә.

Университетның соңгы курсында укыганда без казах һәм кыргыз мәдәнияте һәм әдәбиты белән танышу өчен Алма-Ата белән Фрунзе шәһәрләренә бардык. Мин алардагы Абай һәм Фрунзе музейларын  күреп шаклар каттым. Андагы затлылык, андагы бөеклеккә исләр китәрлек иде. Музей экскурсоводының  һәр әйберне үз әнисен иркәләгән шикелле кадерләп сыйпап торуы мәңгегә истә калды. Халыкның яраткан шагыйренә мәхәббәте ничек булырга тиешлеген мин беренче кат менә шунда күреп кайттым.

Тукай музеен якын киләчәктә читтәге кешеләр күбрәк Кыш бабай резеденциясе буларак кына беләчәкләр.Ул акча эшләүче шомагурлар кулына эләкте. Бер авыз татарча сүз белмәгән урыс Кыш бабае Тукай геройлары,Тукай исеме белән кыш буе акча эшли.Рухи кыйммәтләрнең юкка чыга баруына ап-ачык бер мисал бу.

III.

 

Укып мантыйк булдык палач,

Чәйнәп сагызлар лач та лоч:

Ни он түгел, камыр түгел, –

Булдык без пешмәгән калач.

                                  Г.ТУКАЙ.

Мин гомеремнең дистә елдан артыгын урыс мәктәбендә татар телен укытуга сарыф иттем. Еллар үтеп, кайсы да булса берәр укучым белән очрашсам, аның: “Спасибо, Фарит абый, ты меня научил разговаривать по-татарски”, – дип әйтәчәгенә мин ышанмыйм. Чөнки татар телен өйрәтүдә бер адым алга атланса, ике адым артка чигелә. Мин үзем укыган чордагы (60-70 нче еллар) урысчаны белүебез белән бүгенге урыс баласының татарча белүен чагыштырып карыйм. Җир белән күк арасы! Без урта мәктәпне бетергәндә “Война и мир” буенча сочинение язып чыктык. Университетка урыс теленнән изложение язып кердек. Урыс классикларының әсәрләрен безнең башыбызга гомер буе онытылмаслык итеп сеңдергәннәр. Ә бүген хәтта татар мәктәбен тәмамлаучы укучылар да Җәлил белән Тукай шигырьләрен бутыйлар. Урыс баласына исә Тукай шигырьләренең эчтәлеген, идея-эстетик кыйммәтен төшендерү матур хыял гына булып кала.

Мин урыс теле һәм әдәбияте дәреслекләренә кызыгып яшим. Ел саен дип әйтерлек ялтырап торган калын тышлы, эчләре матур төсле рәсемнәр белән бизәлгән уку китаплары кайтып тора. Ә минем тегеннән-моннан юнәткән дәреслекләрем тузып, төссезләнеп беткән. Ярдәмлекләр, кулланма әсбаплар турында әйтеп тә торасы юк. Урыс сыйныфларында татарча укытучылар төрле авторларның төрле система буенча төзелгән дәреслекләре белән эшләп җәфа чигә. Әлеге дәреслекләрдә Тукайга аз урын бирелүе шулай ук кәефне  җибәрә. Дәреслекләрдә шагыйрьнең матур рәсеме дә юк. Заманында Тукай балалар өчен үзе уку әсбаплары төзергә керешкән кеше. Аның безгә мәгълүм шигырьләре өстенә балалар өчен махсус язылган бик күп чәчмә әсәрләре бар. Алар әлегә кадәр балалар күңеленә барып җитмичә, хәтта киң катлау укучыларга да билгесез булып кала бирә. Һәр сыйныфта Тукайның һич югы 4-5 шигырен укып, 2-3сен ятламаган килеш Тукай кадәр Тукайны ничек өйрәтмәк кирәк?!

Баланы беренче сыйныфтан башлап ахырына кадәр Тукайдан аерырга ярамый. Мәктәпне бетереп чыкканда аның күңелендә Тукайга зур бер ихтирам тамыр җибәрергә, аның хәтерендә Тукайның дистәләгән шигыре сакланырга тиеш. Коры сүз һәм дәреслек белән генә моны эшләве бик кыен. Мәктәптә бала Тукай белән бергә үссен, бергә уйлансын. Татар дөньясында Тукайның бөеклеген аңлаган аерым шәхесләр көче белән генә Тукайны Мәскәүләргә күрсәтеп булмый шул. “Мәскәүләр якаңнан алмаслык” итеп Тукайның даһи шагыйрь икәнлеген исбатларга, дәлилләргә, күрсәтә белергә кирәк. Тукай үз халкына һәрвакыт ышанган, “халык зур ул, көчле ул…” дигән. Үләренә унсигез көн кала язган бер мәкаләсендә: “Сабыр кирәк, килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”, – дип әйтеп калдырган. Соңлап булса да, хәзер әнә шул Тукай әйткән заман килде. Бөек шагыйрьнең халкына биргән бәясен кадерләп сакларга кирәк.

Татар баласы Пушкин белән Лермонтовны ничек белсә, урыс баласы Тукай белән Җәлилне шулай белергә тиеш. Татар теле дәүләт теле булгач, аны урыс балаларына укыту эше дә дәүләт югарылыгында хәл ителергә ләзимдер. Кызык, татар теле дәүләт теле булды, ул хәзер урыс теле белән тигез хокукта дип сөйләнгәннәребезне, әгәр Тукай ишетсә, нишләр иде икән? Мөгаен. үтергеч сатирасы белән җавап бирер иде.

Вакыт бара. Гавәм көтә, һаман нидер өметләнә. Мин фәкыйрегез дә Җәлилнең 100,110 еллыгы уңае белән мәктәпләргә яңа альбомнар, шагыйрьнең яңа китаплары, аудио-видеофильмнар кайтыр дип өметләнгән идем. Юкка көткәнмен. Көч-хәл белән “Яңа гасыр” каналыннан әллә кайчангы концерт һәм берничә иске фильм-спектакльләрне яздырып укучыларга күрсәтә алдым. Ә Мәскәүнең ике төп каналы 15 февраль көнне Муса Җәлилне турында бер тапшыру да күрсәтмәде. Күңел әрнеде…

Тукайның һәр юбилее алдыннан бөек шагыйребезне бөтен ил белән тыңлауларын күрәсе килә. Һаман үз казаныбызда кайнап яшәргә димәгән бит инде.

Тукайның үзе язган “Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул” дигән сүзләрен тузан капламасын иде. Олуг юбилее көннәрендә генә булса да Тукай Русия күгендәге сүнмәс йолдыз рәвешендә балкып алсын иде.

 

IV.

                                                                                    …Баш очыңда ясин чыга

                                                                        Урыс башлы татарларың.

                                                                                                  (Л.Лерон).

Апрель – Тукай ае, татар ае һәм ул татар мәдәнияте, сәнгате исеме астында уза. Әлеге айда Тукай бүләге ияләре билгеләнә. Бу – татар сәнгате, мәдәнияте, язучылары, шагыйрьләре бер кубарылып ала торган вакыт. Әмма татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнне, ягъни 26 апрельдә үткәрелә торган Шигырь бәйрәме елдан-ел күңелсезләнә, сүлпәнәя бара. Мин инде аның шәһәр халкыннан качып, кеше йөрми торган аулак бер почмакта үткәрелүенә тукталып тормыйм, чөнки татар булгач, шулай булырга тиештер дигән фикер инде башыбызга сеңдерелгән. Бу бәйрәмгә (әгәр шулай дип әйтергә яраса) килүчеләр елдан-ел азая, сөйләүчеләр һаман да бер үк кала бирә. Башка вакытта милләт, татар дип шар ярып йөрүчеләр дә никтер катнашмыйлар әлеге чарада. Язучылар берлегендә исәптә торучы 300дән артык кеше бердәм булып шушы истәлекле көндә Тукай һәйкәленә килсәләр генә дә, мәйдан ул кадәр шыксыз, ялангач булмас иде. Бу Шигырь бәйрәме мин университетта укып йөргән җитмешенче еллар азагында ничек узса, хәзер дә нәкъ шулай уза, ә аңа бит инде 40 елдан артык вакыт үткән! Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин ел саен “Тукай атналыгы” уздырам. Ләкин үткән уку елында булган кичәләрне, тамашаларны, концертларны без бу уку елында кабатламыйбыз, яңаларын уйлап табабыз. Шулай булмаса, балалар аның белән кызыксынмаячак, чараларда катнашмаячак. Шуның кадәр язучы арасыннан Шигырь бәйрәмен күңелле, кешене җәлеп итәрлек, истә калырлык итеп үткәрерлек сценарий яза алучы бер генә кеше дә юк микәнни инде? Карап торган бер Тукаебыз бар, шуны да башкалабыз Казанда туган көнендә тиешенчә хөрмәт белән зурлап искә алмауларына ачу чыга.

Бу көнне Казан шаулап-гөрләп торырга тиеш. Иң яхшы бию коллективлары, иң яхшы җырчылар сәхнә түренә күтәрелеп, Тукайның бөеклегенә мәдхия җырласыннар. Тукай шигырьләре яңгырасын. Анда берничә елак шагыйрьнең көйли-көйли үз шигырьләрен укып торуыннан ни мәслихәт? Үткәр шушы көнне сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе. Артистлар сөйләсен, студентлар, мәктәп балалары сөйләсен. Халык могҗиза күрергә дип, үзе агылып килә торган тамаша булсын ул. Халык бу көнне үзенең Тукайлы булуы белән горурлансын, шатлансын, хозурлансын. Татарлыкны коймак белән чәй эчеп, мәйданда чүлмәк ватып кына күрсәтеп булмый, татарлыкны шагыйрьнең туган көнендә бөтен халыклар күрерлек итеп үткәрә белергә кирәк. Татарлыкны миллионнар түләп керткән голлар саны да билгеләми, рок-фестивальләр, кытай цирклары да күтәрми аның дәрәҗәсен. Үз улын хөрмәтләмәгән халыкны башкалар мыскыл итә башлый. Казан мәктәпләрендә йөзләгән татар теле укытучылары бар. Тукайга мәхәббәтне парта арасында гына түгел, әнә шундый мәйданнарга алып чыгып та тәрбияләргә кирәк. Ни кызганыч, әлегә боларның берсе дә юк шул.

Фәрит Вафин.

Шәрехләү