fbpx
17.01.2019

“Песнәк белән Әнисә”. Г.Лотфи хикәясе. 4нче сыйныф. Әдәби уку.


Песнәк белән Әнисә
Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы. Тема: “Песнәк белән Әнисә”. Г.Лотфи хикәясе. (4нче сыйныфта әдәби укудан үткәрелгән дәрес планы) 

Белем бирү максаты:

1.“Песнәк белән Әнисә”  текстын аңлап, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.

2.Эчтәлекне үзләштерү, тәрҗемә итү , сораулар буенча сөйләү күнекмәләре формалаштыру.

3.Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә

4.Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

5.Укучыларда “Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча табигатькә, кошларга,  мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: “Песнәк белән Әнисә”дәге төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

 биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау:“Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча эшләнгән презентация,карточкалар,дәреслек,сүзләр,сораулар.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү. 

Дәрес барышы.

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.
Укытучы:  Исәнмесез, хәерле иртә укучылар!

Хәерле иртә телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы иртә телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле иртә телик барчабызга,

Хәерле иртә телик үзебезгә.
Укучылар:

Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә аңа!

Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле иртә барыбызга да!

-Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик!

Ә хәзер бер-беребезгә елмаеп карагыз һәм хәерле эш сәгате теләп әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

1.Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау;

2.Проблема кую.

Укучылар мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез җавабын әйтергә әзерләнеп торыгыз.(слайд)
Түшләрендә кояш төсе 
Аркасында яз төсе.
Кышын тәрәзәмә килеп:
“Таныйсыңмы?” ди төсле.

 Бу нәрсә?песнәк.(слайд)
Дөрес, укучылар.

Укучылар, без бүген сезнең белән Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе белән танышып китәрбез.(слайд)Ә хәзер дәреслегегезнең  58нче битен ачып, хикәяне табыгыз.Хикәя белән танышканчы безгә очрый торган яңа сүзләр белән танышып китәргә кирәк.Игътибар белән экранга  карагыз әле.Бирелгән сүзләрне берәм –берәм укыйбыз.(слайд)

Кунды- подсела

Чукый башлады- начала клевать

Аның ашыйсы килгән-она проголодалась

Канатын какты-махнула крылышком

Ияләште –привыкла.

Булды,яхшы.Әйдәгез әле бу сүзләр белән җөмләләр дә төзеп карыйк әле.(берничә укучыдан укыту).

Хикәяне бер кат үзегез укып чыгыгыз әле.Булдымы? Яхшы,игътибар белән мине тыңлагыз,мин укып китәм.

Песнәк белән Әнисә.

Кыш көне иде. Көннәр бик салкын. Беркөнне тәрәзәгә бер   песнәк  кунды. Ул тәрәзәне чукый башлады.

– Әни, нигә песнәк тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.

– Тышта нинди салкын! Аның ашыйсы килгән, – диде әнисе.

– Алайса мин аны ашатам, – диде Әнисә. Ул  тәрәзәне ачты   һәм бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Канатын какты, Әнисәгә рәхмәт әйтте.

Песнәк көн саен тәрәзәгә килеп куна иде. Ул Әнисәгә ияләште һәм  ачык тәрәзәдән өйгә  керә башлады.

III.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Хикәяне кем ничек аңлады?Хикәядә сүз нәрсә турында бара? (дуслык турында). Кемнәр арасындагы дуслык турында (кешеләр белән кошлар арасындагы). Ә сез Әнисә белән дус булыр идегезме? Ни өчен? Әнисә нинди кыз?(тәртипле,ярдәмчел,мәрхәмәтле,игелекле кыз)

-Килешәсезме? Яхшы.

Алга таба дәвам итәбез,мин сезгә хикәя буенча сораулар бирәм сез җавап бирергә әзер булыгыз.(слайд)

– Көн нинди ?
– Тәрәзәгә нәрсә кунды ?
– Әнисә әнисеннән нәрсә дип сорый?
– Ни өчен песнәк тәрәзәне  чукый?
– Әнисә песнәккә ашарга бирәме ?
– Ул аңа нәрсә бирә ?
– Кош Әнисәгә рәхмәт әйтәме? Бик яхшы укучылар.

Хикәяне чылбыр ярдәмендә укыйбыз, шунда ук тәрҗемә дә итеп барабыз.. Беренче җөмләне Динә укый, тәрҗемә итә. Шулай дәвам итәбез.Башладык.

Сезнең өстәлләрегездә конвертлар бар,1 саны язылган конвертны бер укучы ала, эчендәге биремнәрне һәр укучыга өләшә,булдымы. Ә хәзер әйдә Алинә укып кит әле нәрсә эшләргә кушылган микән?

“Җөмләләрне “Песнәк белән Әнисә”хикәясе эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга”.

Беркөнне тәрәзәгә песнәк кунды.Кыш көне иде.Песнәк тәрәзәне чукый башлады.”Песнәкнең ашыйсы килгән”,-диде әнисе.Песнәк Әнисәгә ияләште.Әнисә тәрәзәне ачты һәм бер кисәк май куйды.Песнәк Әнисәгә рәхмәт әйтте.башлады.Песнәкнең ашыйсы килгән”

Аңладыгызмы биремне. Сезгә моның өчен 2минут вакыт бирәм. Кайсы өстәл әзер кулларыгызны күтәрерсез. Башладык.

Вакыт бетте, ручкаларны куйдык.Әкрен генә урыннардан торабыз, урындыкларны этеп куябыз, өстәлләр белән алмашынабыз, 1 нче өстәл 2нче, 2нче өстәл 3нче, 3 нче өстәл беренче өстәлгә барып эшләгән эшләрне тикшереп чыгабыз,дөрес булмаса төзәтәбез.

 Булды, урыннарыгызга утырыгыз да экранга карап эшләрегезнең дөреслеген тикшерегез.(слайд) Булдымы.Хаталар бармы? Әйдә Марсель укып кит әле.Яхшы, утыр.

Алга таба киттек,шулай ук төркемнәрдә эшлибез. 2нче номерлы конвертларны алабыз,шулай ук бер укчы биремнәрен алып башкаларга өләшеп чыксын әле, булдымы? биремен укыйбыз. Никита укып кит әле.

1.Көннәр бик салкын. 2.Беркөнне тәрәзәгә песнәк кунды. 3.Тәрәзәне чукый башлады. 4.Песнәкнең ашыйсы килә иде. 5.Әнисә песнәккә май бирде.6.Песнәк бик шатланды. 7.Песнәк Әнисәгә ияләште.

 Моның өчен сезгә  3 минут вакыт бирелә. Башладык.

Яхшы булды. Ә хәзер эшләгән эшегезнең  дөреслеген тикшерү өчен, шулай ук өстәлләр белән алмашынабыз, 1 нче өстәл 2нче, 2нче өстәл 3нче, 3 нче өстәл беренче өстәлгә барып эшләрне тикшерәбез.Битләрегезнең астына күпме хаталары бар шуны язып куегыз.Матур итеп урыннарга утырабыз да, эшләгән эшләрегезнең дөреслеген экранга карап тикшереп чыгабыз.(слайд) Даяна укып чык әле. Яхшы утыр.

Дәреслекнең  ….битен ачыгыз әле,6нчы күнегүне табыгыз.Алинә биремен укы(СЛАЙД)

-Көннәр салкын түгел иде.

-Песнәк ишек янына килде.

-Песнәк тәрәзәне чукый башлады.

– Песнәкнең ашыйсы килә.

– Песнәкнең өйгә керәсе килә.

– Әнисә песнәкне ашатмады.

– Песнәк майны ашап бетерде.

– Песнәк Әнисәдән курыкмады.

– Песнәк Әнисәгә ияләште.

– Песнәк өйгә керә башлады.

Сезгә хикәядән шушы раслауларның кайсысы дөрес икәнлеген табарга кирәк була.Игътибарлы булуыгыз сорала.Бу эшне дә төркемнәрдә эшлибез,10 секунд вакыт бирәм уйларга.Булды.2минут вакыт эчендә эшләп бетерергә тиеш буласыз.Вакыт бетте.Җавапларыгызны безнең дә ишетәсебез килә бит, кайсы өстәл башлыйм,ди.Дөресме җавабы, килешәсезме?Шулай дәвам итәбез.Яхшы булдырдыгыз.

Киттек алга таба. ..күнегүне карыйбыз. Руслан укы биремен.Яхшы.(слайд)

– на улице холодно;

синица проголодалась;

-Аниса накормила синицу.

3нче күнегүне карап китик әле.Илсинә биремен укып кит әле.Төркемнәрдә эшлибез. 2 мин.вакыт бирелә.Экранга карап дөреслеген тикшереп китик әле.(слайд) Беренчесен Лидия укый. Икенчесен…..Яхшы булдырдыгыз. Ә хәзер шушы план буенча хикәяәне сөйләп карыйк әле, сөйли алырсыз микән, хикәяәне аңладыгыз микән. Кайсыгыз сөйлим ди. Килешәсезме укучылар? Яхшы утыр.алга таба дәвам итәбез.

1.Көннәр бик салкын.

2.Әни белән кыз.

3.Әнисә песнәкне ашата.

4.Песнәк Әнисәгә рәхмәт әйтә.

5.Песнәк Әнисәгә ияләшә.

Ә хәзер ситуатив күнегүләр эшләп алабыз. Игътибар белән экранга карыйбыз.(слайд)

Спроси у друга:

-любит ли он птиц;

-помогает ли он птицам;

-сделал ли он кормушку;

-кормит ли птиц;(как, с чем) 

5нче күнегү телдән.Биремен Кирил укып китсен әле.Песнәк ишек янына килде.

Cезнең алдыгызда А4 битләре бар. Сез хәзер шунда

Әгәр Әнисә яхшы күңелле кыз булмаса, кошларны яратмаса (если бы не любила птиц),хикәя ничек үзгәрер иде? дигән темага хикәя язып карарга тиеш буласыз. Иң элек уйларга 10 секунд вакыт бирәм.Уйлыйбыз. Булдымы.Ә хәзер сез барыгыз да төркемнәрегездә хикәя язасыз. Сезгә 5 минут вакыт бирәм. Башладык. 

  1. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы?

Нәрсәләр аша?

Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды?

Нинди яңалыклар белдегез?

-Үзбәя бирү.

Сезнең өстәлләрегездә 3 төстә карточкалар бар.

-Әгәрдә сез дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам дип уйласагыз, яшел төсне аласыз;

-Әгәр дә әйбәт эшлим, материалны аңладым дип уйласагыз сары төсне аласыз;

-Бөтенләй бернәрсә дә аңламадым, эшләмәдем дип уйласагыз кызыл төсне алыгыз.

Өй эше.(слайд)

1.Яшел  төсне сайлаган укучылар песнәк турында шигырьләр,рәсемнәр алып килә;

2.Сары төсне сайлаган укучылар хикәянең эчтәлеген сөйләргә әзерләнеп килә;

3.Кызыл төсне сайлаган укучылар хикәяне сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килә. 

дәрес планы

Шәрехләү